Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "омикрон"ның беренче очраклары теркәлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

11 очракның тугызында авыруны читтән керткәннәр, калган очракларда – элемтәләр нәтиҗәсендә йоккан диелә.

Татарстанда "омикрон" штаммы йоктыруның беренче 11 очрагы теркәлгән. Бу
хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә, дип яза "Коммерсантъ". 11 очракның тугызында авыруны читтән керткәннәр, калган очракларда – элемтәләр нәтиҗәсендә йоккан.

Сигез кешедә авыру ОРВИ билгеләре белән теркәлгән, калганнарда симптомнар
юк. Барлык авыручыларны изоляцияләгәннәр, алар үзен яхшы хис итә диелә. "Омикрон" йоктыручылар белән элемтәгә кергән затлар ачыкланган һәм тикшерелгән, аларда "омикрон" ачыкланмаган.

Шул ук вакытта 18 гыйнвар көнне Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе дә республикада "омикрон" йоктыручыларның саны 23кә җитүен хәбәр итте.

17 гыйнварда яңа штаммны 8 кеше йоктыруы хәбәр ителгән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чикләү чараларын көчәйтү турында игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG