Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Кырымны оккупацияләүгә Төркиянең каршы булуы турында Путинга гел әйтәм


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Ул Русиянең Украинаны оккупацияләвен “чынбарлыктан ерак” дип атаган. Эрдоган искәртүенчә, “мондый адымга бару өчен Мәскәүдә дөньядагы һәм ил эчендәге вазгыятьне анализларга тиешләр”.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган "Путин белән һәр әңгәмәсе вакытында"
"Кырымны оккупацияләүгә Төркиянең каршы булуын" белдерүе турында хәбәр итте. Бу хакта Төркия лидеры Албаниягә сәфәре вакытында журналистларга әйткән, дип җиткерә Төркиянең "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы.

"Путин белән һәр әңгәмәм барышында мин Кырымны оккупацияләүгә Төркиянең каршы булуын белдерәм. Русия тарафына шушы ук карашларны Төркиянең тышкы сәясәт оешмасы да җиткерә. Ягъни, бу мәсьәләдә Төркиянең карашы аңлаешлы", дигән Эрдоган.

Ул Русиянең Украинаны оккупацияләү мөмкинлеген "чынбарлыктан ерак" дип атаган. Эрдоган искәртүенчә, "мондый адымга бару өчен Мәскәүдә дөньядагы һәм ил эчендәге вазгыятьне анализларга тиешләр".

Төркия президенты Украинадагы вазгыять турында Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән фикер алышырга ниятләвен хәбәр иткән.

"Мин Илһам Алиев белән сөйләшермен. Билгеле, бу мәсьәләләр турында Путин
белән фикер алышу мөһим. Чөнки бу төбәкләр яңа сугыш йөген ташый алмый. Бу дөрес булмас иде. Сәяси көн кадагыннан сугыш ихтималын тулысынча алып атар вакыт җитте", дип белдергән Эрдоган.

Эрдоганның бу белдерүенә әлегә Русиянең җавабы юк.

2021 елда Эрдоган Нью-Йорктагы БМО Генассамблеясендә чыгыш ясаганда
Төркиянең Украина бөтенлеген саклау яклы булуын һәм беркайчан да "Кырым
аннексиясен" танымаячагын белдергән иде.

Кремльдә Эрдоганның сүзләре аның Русиягә килүенә йогынты ясамаячак дип
әйттеләр.

Эрдоган Русия белән Украина мөнәсәбәтләрендәге киеренкелекне җайга салуга
Төркия өлеш кертергә әзер, дип тә җиткергән иде.

Узган ел 26 ноябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Эрдоган аша Путинга Украинаның сәяси тоткыннары исемлеген тапшыруын хәбәр итте, Киев аларның азат ителүен таләп итә.

Русия хакимиятләре Зеленскийның бу белдерүен шәрехләмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG