Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоганның Кырым турындагы сүзләреннән соң Русия Төркия помидорларында чир тапкан


Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган
Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган

Алданрак Төркия “Әнкара элеккегечә Украинаның бөтенлеген хуплый һәм Кырымны канунсыз аннексияләүне танымый" дигән һәм Кырымдагы сайлауларны танымавын белдергән иде. Русиянең моңа кадәр дә, тышкы сәясәт коралы буларак кулланып, башка илләрдән азык-төлек китерүне тыйганы бар иде.

Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәте (Россельхознадзор) Төркиядән килгән җиләк-җимешләрдә көрән монилиоз череге, ә помидорларында коңгырт җыерчыклык чире тапкан. 23 сентябрьдә оешма хезмәткәрләре Төркиянең авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек һәм күзәтү баш идарәсе белән сөйләшүләр уздырган.

Русия хакимиятләре азык-төлекне тикшерүне көчәйтү өчен чаралар күрүне" үтенгән.

Шулай ук Россельхознадзор Төркиядән кертелгән яшелчәләрдә һәм җиләк-җимештә пестицидлар күләменең югары дәрәҗәдә булуын хәбәр иткән. Оешма мәгълүматына күрә, 2021 елда Төркиядән кертелгән азык-төлектә пестицидлар һәм химикатлар микъдарының гигиена нормаларыннан артып китүенең 79 очрагы ачыкланган.

Төркиянең чирле помидорлары турында хәбәрләр Русия һәм Төркия лидерлары очрашуына берничә көн кала чыкты. 29 сентябрьдә Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган Сочида сөйләшүләр уздырачак. Төркия президенты Сүрия һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турында сөйләшәчәкләрен белдергән иде.

22 сентябрьдә Эрдоган Нью-Йорктагы БМО Генассамблеясендә чыгыш ясаганда Төркиянең Украина бөтенлеген саклау яклы булуын һәм беркайчан да "Кырым аннексиясен" танымаячагын белдергән иде.

20 сентябрьдә исә Төркия тышкы эшләр министрлыгы Әнкара "элеккегечә Украинаның бөтенлеген хуплый һәм Кырымны канунсыз аннексияләүне танымый" дип белдерде. Бу сәбәпле, Кырымда узган сайлаулар "юридик көчкә ия түгел" дип ачыклады Төркия министрлыгы.

Русия башка илләрдән азык-төлек китерүне беренче тапкыр гына тыймый. Ул моны сәяси корал буларак куллана. 2014 елда Европа берлеге Кырымны аннексияләү уңаеннан Русиягә чикләүләр кертте. Җавап буларак Русия азык-төлек эмбаргосы кертеп, бу илләрдән кайбер азык-төлекне кертүне тыйды. Исемлеккә җиләк-җимешләр, яшелчәләр, сөт һәм ит продукциясе керде.

2019 елда Русия һава ширкәтләренә вакытлыча Грузиягә очу тыелды, шулай ук бу илдән кертелгән шәрабның "куркынычсызлыгын күзәтү" көчәйтелде. Рәсми сәбәп – русияләрнең иминлегенә куркыныч янау һәм Грузия шәрабларының сыйфаты начараю. Әмма моның Гөрҗистан парламентындагы ызгыш һәм Тифлистәге берничә көнгә сузылган протестлар аркасында булы да мөмкин.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан иткән иде. Төркиядән томатлар кертү тыелды. Ул вакытта Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев моны илдәге тауар җитештерүчеләргә ярдәм дип аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG