Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгына азык-төлек бяәләре артуга зарланганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Ит турында күптән оныттык, рагу өчен туралганын, элек этләргә ашата торган кисәкләрен алабыз. Без деликатеслар сорамыйбыз, беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә булса да бәяләр үсүен туктатыгыз”, дигән башкортстанлы Людмила Иванова.

Башкортстанда яшәүче Людмила Иванова республиканың башлыгы Радий Хәбировка азык-төлек бәяләре артуга зарланган. Үзенең борчуы белән ул аның ВКонтактедагы язмасы астында фикерен калдырган.

"Язам һәм елыйсы килә. Бездә беренче чирата кирәкле азык-төлек тауарларына бәяләр кайчанга кадәр артачак? Йомшак каплы сөт сатып алырга бардым: ноябрьдә - 45 сум, декабрьдә - 49 сум, гыйнварда – 53 сум. Пенсияләр шулай тиз артса иде, пенсионерлар болай да үзләрен бөтен әйбердән кысып кала. Ит турында күптән оныттык, рагу өчен туралганын, элек этләргә ашата торган кисәкләрен алабыз. Без деликатеслар сорамыйбыз, беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә булса да бәяләр үсүен туктатыгыз", дип язган ул.

Людмила Иванова шулай ук республикада коммуналь хезмәтләр өчен дә бәяләрнең артуын искәрткән, аның сүзләренчә, торак өчен түләгәннән соң, пенсиясеннән 4-4,5 мең сум гына акчасы кала.

Алданрак Башкортстанның премьер-министры Андрей Назаров, азык-төлеккә бәяләрне төшерү өчен, җирле авыл хуҗалыгы үсешенә көч куярга кирәген белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG