Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәяләр арту Башкортстанда да социаль шартлауга китерә ала"


Альберт Рәхмәтуллин пикетта тора. 30 гыйнвар 2020 ел

"Стоп БашРТС" хәрәкәте координаторы Альберт Рәхмәтуллин бәяләр арту, социаль якланмау Башкортстанда да Казакъстандагы кебек халык ризасызлыгын тудырырга мөмкин дип саный. Әлеге хәрәкәт республикада коммуналь тарифлар артуга каршы инде ике ел көрәшә. Азатлык бу хакта активистның үзе белән сөйләште.

— Сез инде берничә ел буе Башкортстанда торак-коммуналь тарифларның үсүенә каршы көрәшеп киләсез. Казакъстандагы хәлләр дә сыекландырылган газ бәяләре артудан кабынып китте. Андагы хәлләрдән соң хакимият сезне ишетер дип өметләнәсезме?

— Башкортстанда бу мәсьәләнең күтәрелүенә Казакъстандагы хәлләр этәргеч булмады. Без инде ике ел буе коммуналь бәяләрнең, җылылык һәм су бәяләренең нык арттырылган булуын әйтеп киләбез. Без Русиядә иң югары тарифлар булган төбәкләрнең берсе.

Казакъстандагы хәлләр безнең игътибарыбызны шуңа җәлеп итте — Казакъстанда җылылык бәяләре бездәгедән өч мәртәбә азранрак икән. Машиналар өчен сыекландырылган газ бәясе бер литрына Русия акчасы белән 20 сум чамасы булгач, анда протестлар башланды һәм газ бәясе төшерелде, хәзер ул 8-9 сум чамасы тора. Ә безнең Башкортстанда шул ук газ бәясе — 27-29 сум. Башкортстанда хезмәт хакларының Мәскәүдәгегә караганда күпкә азрак булуын да онытмаска кирәк. Бездә хезмәт хакы якынча Казакъстандагы кебек, ә Казакъстанда социаль әһәмияткә ия тауарлар, хезмәтләр — торак-коммуналь хезмәтләре, бензин, газ күпкә арзанрак тора.

Казакъстандагы протестлар Башкортстан хакимиятләренең без инде ике ел буе әйтеп килгән нәрсәләргә колак салуына ярдәм итәр дип өметләнәбез. Колак салулары гына түгел, вазгыятьне, социаль ризасызлык шартлавы булу мөмкинлеген аңлаулары зарур.

— Социаль ризасызлыкның нәрсәдән килеп чыгуы ихтимал?

Соңгы елларда азык-төлек, бензин, төзелеш материаллары бәяләре нык артты һәм бу халыкның тормыш дәрәҗәсенә дә тәэсир итә. Хәтта рәсми инфляция 9 процентка якын булганда да, пенсияләрне, ялгышмасам, 6 процентка гына арттырдылар, хезмәт хакларын да арттырмыйлар. Нәтиҗәдә халык ярлылана.

Казакъстандагы хәлләр сурәтендә халыкны социаль яклау, тарифлар мәсьәләсен тагын бер мәртәбә күтәрәбез

Монополистларга, олигарх структураларына, зур ширкәтләргә пандемия сәбәпле төрле ташламалар булдырыла. Мәсәлән, күптән түгел Башкортстан парламенты нефть чыгаручылар өчен яңа ташламалар турында карар чыгарды. Хакимият бары зур ширкәтләргә генә ярдәм итә. Ә республика халкының 90 проценты бу югары тарифлардан зур зыян күрә. Һәм бу хәл безне бик нык борчый. Менә хәзер Казакъстандагы хәлләр сурәтендә республика хакимиятләре алдында халыкны социаль яклау, тарифлар мәсьәләсен тагын бер мәртәбә күтәрәбез.

— Сез узган ел Уфада хөкүмәт бинасы янына ризасызлык белдерергә чыккан идегез, аннан соң берни дә үзгәрмәдеме?

— Әйе, бер ел элек без хөкүмәт бинасы янында җыелып, премьер-министр белән очрашу таләп иттек. Безнеңчә торак-коммуналь тарифлары турында мәгълүмат республика җитәкчелегенә йә бөтенләй җиткерелми, йә дөрес итеп җиткерелми. Без аңарчы ел буе төрле министрлыкларда, муниципалитетларда, хакимият оешмаларында булдык, әмма анда безне аңларга теләүчеләр булмады, шуннан соң без республика башлыгы белән очрашу өчен тырыша башладык. Кызганыч, ул безне кабул итмәде. Нәтиҗәдә мине чынлыкта булмаган урам чарасын оештыруда гаепләделәр һәм 10 тәүлек утырып та чыктым. Шулай да ул хәлләрдән соң республика хакимияте түләүләрнең нык арттырылуына игътибар итә башлады. Әмма алар бу мәсьәләне чишүне муниципаль хакимиятләргә йөкләү белән генә чикләнде.

Әйе, торак-коммуналь хезмәтләр түләүләренең югары булуы муниципалитетларның тиешенчә эшләмәве белән дә өлешчә бәйле. Әмма тарифлар бит региональ хакимият дәрәҗәсендә хәл ителә. Мин былтыр Мәскәүгә барып Русия президентының кешеләрне кабул итү бүлмәсендә дә, Монополиягә каршы хезмәттә дә, Баш прокуратурада да булдым. Алар миңа һәр төбәкнең тарифларны үзе билгеләвен әйтте. Димәк, кайбер губернаторлар торак-коммуналь түләүләренең халык өчен социаль әһәмияткә ия булуын аңлый һәм аларны авызлыклап тотарга тырыша, Башкортстандагы кебек эш итми. Ә Башкортстан хакимияте безне ишетергә теләми.

— Ризасызлык торак-коммуналь хезмәт бәяләренә генә кагыламы?

— Без ул түләүләрдән тыш башка социаль мәсьәләләрне дә күтәрергә телибез. Бу — башка тауарлар бәяләре, республика халкының социаль хәле, пенсияләргә өстәмәләр, бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыру, торак-коммуналь түләүләренә бирелүче ярдәмне алу шартларының киртәсен төшерү. Хәзер бездә коммуналь түләүләр гаилә кеременең 20 процентыннан артса гына пособие бирелә. Без аны 10 процент итеп үзгәртү өчен тырышабыз. Чөнки хәзер кайберәүләрнең азык-төлек, дарулар алганнан соң коммуналь түләүләр өчен акчалары калмый. Кешеләр түли алмый.

Шөрепләрне тагын да кыссалар, бу социаль шартлауга китерә ала

Нәтиҗәдә Башкортстан җылылык челтәрләре (БашРТС) ширкәтенә генә дә түләнмәгән бурычлар күләме 8 млрд сумга якынлашкан, аның 3 миллиарды халык бурычлары. Тарифлар тагын да арттырылса, халыкның, акчасы җитмәү сәбәпле, гомумән түли алмаслык хәлдә калачагын аңларга тиешләр. Репрессияләр, мәхкәмә аша банк хисапларын туңдыру, милекне тартып алу кебек чаралар белән шөрепләрне тагын да кыссалар, бу чыннан да социаль шартлауга китерә ала.

— Казакъстандагы хәлләр сурәтендә Башкортстанда коммуналь түләүләрнең, бензин бәяләренең киметелүенә өмет итеп буламы?

— Бернинди ди киметү булмаячак. Республика җитәкчелеге ул юлдан барырга курка. Мәсәлән, безне җылылык белән тәэмин итүче БашРТС — җылылык һәм электр энергиясе җитештерүче Башкорт генерация ширкәтенең кече ширкәте. Ә Башкорт генерация ширкәтенең хуҗасы — "ИнтерРАО". Ә "ИнтерРАО"ның хуҗалары олигархлар, Путинның дуслары Игорь Сечин һәм Борис Ковальчук. Әлбәттә, Радий Хәбиров федераль дәрәҗәгә чыгып, дәүләт олигархлар структураларының аппетитын киметү мәсьәләсен күтәрә алмый. Алар 2013 елда җылылык-энергетика комплексыбызны кулларына төшергәннән соң мөмкин булган барлык юллар аша үз керемнәрен арттыру турында гына уйлый. Бездә тарифларның югары булуы нәкъ менә БашРТСның лоббизм мөмкинлекләре зур булу белән аңлатыла. Алар үз хуҗаларын кулланып ел саен бәяләрне арттыра гына бару турында килешә.

Шул ук вакытта төбәк хакимиятләренең бензин бәяләренә берничек тә тәэсир итә алмавын да аңларга кирәк. Хәзер Башнефть тә Сечинныкы. Шулай да төбәк хакимиятләре үз халкын кайгыртып бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрә алыр иде.

Шулай ук без халыкка финанс ягыннан социаль ярдәм күрсәтелүен таләп итәбез. Мәскәүдә, мәсәлән, пенсияләргә өстәмә түләүләр бар, ә бездә юк, Мәскәүдә күп кенә ташламалар бар, ә бездә алар минималь күләмдә генә. Былтыр Башкортстанда тормыш дәрәҗәсе бик нык төште, безнең төбәктә яшәүчеләрнең керемнәрен мәскәүләрнеке белән чагыштырырлык түгел.

Казакъстандагы хәлләр төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге хакимиятләрнең социаль мәсьәләләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлавына этәргеч булсын иде. Коронавирус белән бәйле дөньякүләм кризисның бөтен авырлыкларын гади кешеләр җилкәсенә генә өю, шул ук вакытта монополист ширкәтләргә, олигархларга, эре бизнеска төрле ташламалар булдыру дөрес түгел. Былтыр Русия миллиардерларының керемнәре арткан, ә безгә, коронавирус сылтавы белән түзәргә кушалар. Һәм шул ук вакытта олигарх структуралары бәяләрне күтәреп үз халкын талый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG