Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсе мәчете имамына "380 зур гөнаһ" брошюрасы өчен штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәчеттә табылган ике брошюра өчен имам Алмаз Кашаповны экстремист материаллар тарату маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар.

Оренбур өлкәсенең Абдулин районы мәхкәмәсе узган елның 28 декабрендә җирле мәчет имамы Алмаз Кашаповны экстремист материал тарату маддәсе нигезендә (Административ хокук бозулар кодексының 20.29 маддәсе) ике мең сумга штрафка тарткан. Мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәренә "Сова" аналитик үзәге игътибар иткән, дип яза "ОВД-Инфо" (Русиядә "ят агент" дип танылды).

Штрафның сәбәбе итеп XVI гасыр мөселман дин эшлеклесе Ибн Хәҗәр әл-Хайтаминың "380 зур гөнаһ" исемле иншасы атала, ул экстремист әдәбият исемлегенә кертелгән.

Тикшерү барышында мәчеттә шундый ике брошюра табылган. Тикшерүне кем уздырганлыгы билгеле түгел.

Мәхкәмәдә имам үз гаебен таныган һәм иншаларның экстремист әдәбият булып танылуын белмәвен әйткән.

"Сова" үзәге белгечләре фикеренчә, штраф сугулары – канунсыз, чөнки дин эшлеклесенең иншаларын тыю өчен җитәрлек нигез юк. Алар биш йөз ел элек булган дөньяга карашларны чагылдыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG