Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дини китапларны тыю мәсьәләсен исламның 1100 еллыгында күтәрү кирәк"


Гыйнвар башында Русия мөфтиләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, хокук белгечләре видеоконференция уздырып, Русия мәхкәмәләре тарафыннан Коръән тәфсирләре, Бохариның хәдисләр җыентыклары һәм ислам тәгълиматы нигезе булган башка китапларның тыелуы проблемы хакында фикер алышты.

Конференциядә Русиянең төрле мәхкәмәләрендә ислам китапларын яклау белән шөгыльләнүче адвокатлар Равил Тугушев, Руслан Нәгыев, Марат Ашимов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Ульян өлкәсе мөфтие Мөхәммәд Байбиков, Мәскәү мөфтие, Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Әләүтдинов, шулай ук Пенза, Мордовия, Киров, Әстерхан өлкәләреннән дин әһелләре дә катнашты.

Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка сөйләгәнчә, утырышта сүз нигездә Лаеш мәхкәмәсе карары турында барган. Узган елның декабрь башында бу мәхкәмә өч китапны – Габдерахман әс-Сәгыйдинең Коръән тәфсирен, "Сәхих әл-Бохари", "Бүлүк әл-Мәрам" җыентыкларын экстремист дип таныган иде.

Адвокат ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы, бер гамәл кылырга да тырышмавы шундый хәлләргә китерә.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

"Беркем дә бу эшкә игътибар итми, беркем борчылмый. Чынлыкта безнең китапларыбызны мәхкәмәләрдә адвокатлар гына яклый, 3-6 адвокат нидер эшләргә маташа, тик дин әһелләре тарафыннан ярдәм, теләктәшлек бик аз. Без еш кына мәхкәмәләрдә ишетәбез – менә сез бу әдәбиятны яклап йөрисез, ә мөфтиләр үз якларыннан бер яклау сүзе дә әйтми, шулай булгач, бәлки чыннан да бу әдәбият начардыр, аны беркем дә якламагач?" ди адвокат.

Без үзебез моңа килеп җиттек, үзебезнең пассив булуыбыз гаепле

"Шулай пассив була торгач, тыюлар ислам тәгълиматының нигезе булган Коръән һәм хәдисләргә кадәр килеп җитте", ди Марат Ашимов. "Хәтта Бохариның сәхих (дөреслегендә шик булмаган) хәдисләрен дә тыя башладылар. Коръәнне генә тыясылары калды, ләкин тыя алмыйлар, чөнки канун бар. Ләкин Изге Китапның тәфсирләрен һәм сәхих хәдисләрне тыюга кадәр килеп җиттеләр. Болар бит безнең динебездә төп чыганаклар. Хәлләр начар һәм без үзебез моңа килеп җиттек, үзебезнең пассив булуыбыз гаепле", дип борчылып сөйләде адвокат.

Конференциягә җыелучылар Лаеш мәхкәмәсе карары турында җәмгыятьтә шау-шу күтәрергә кирәк дигән уртак фикергә килгән. Чарада катнашкан һәркем бу Лаеш мәхкәмәсе карарын Югары мәхкәмәгә шикаять итсен, шул рәвешле мәгълүмати дулкын тусын дигән карарга киленгән. Ашимов сүзләренчә, китапларны тыю турында чыгарылган мәхкәмә карарын теләгән һәр мөселман шикаять итә ала, чөнки ул теләсә-кайсы мөселманның хокукларына кагыла.

"Элегрәк мондый практика кулланган бар иде. Краснодар мәхкәмәсендә Равил Тугушев Эльмир Кулиев китапларын яклаганда булды ул. Аннары Көньяк-Сахалинскида мәхкәмә узды. Анда да адвокатлар һәм гади мөселманнар шикаять итте", дип искә ала адвокат.

Ашимов сүзләренчә, мондый гамәлләр билгеле бер нәтиҗәләргә китерә, чөнки мәхкәмә дә, әсәрләргә анализ ясаучылар да теге яки бу эшнең халыкта, җәмгыятьтә билгеле бер иҗтимагый канәгатьсезлек китереп тудыруын күрә.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, "бу темаларны җомга намазларында күтәрергә кирәк, шулай ук ислам китаплары тыелуы турында төбәкләрдәге диния назәрәтләре чыгара торган газетлар, сайтларда язарга кирәк", дип тәкъдим итте.

Лаеш мәхкәмәсе карарын 9 декабрьда чыгарды, 10 гыйнварда аны шикаять итү вакыты тәмамланды. Конференция нәтиҗәсендә дистәләгән адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе бу карарга каршы Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Алар арасында адвокатлар, юристлар да, гади мөселманнар да бар иде. Адвокатлар Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Марат Ашимов, Мансур Усманов, Татарстан, Мордовия республикалары, Пенза, Ульян, Сарытау, Самар өлкәсе мөселманнарыннан шикаятьләр җибәрелгән. Мөселманнар һәм мөселман оешмалары исламның классик китаплары булып торган һәм шул ук вакытта ислам фикеренең һәйкәлләре булган әлеге китапларны нигезсез рәвештә тыюны туктатуны таләп итәләр.

Моннан тыш, ислам бизнесы Халыкара берлеге президенты Марат Кабаев та ислам әдәбиятын мәхкәмәләр белән тыюга каршы чыкты. Ул да Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Марат Кабаев Лаеш мәхкәмәсе чыгарган карар нигезсез дип саный, ул ислам бизнесы берлеге әгъзаларының хокуклары һәм бурычларына кагыла дип белдерә.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин да дини китапларны яклап берничә шикаять юллаган. Атап әйткәндә, ул Самар мәхкәмәсе караган эшкә шикаять йөзеннән Русия Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте имзалаган, шулай ук Лаеш мәхкәмәсе карарына да аппеляция шикаяте юллаган.

2020 елның августында Самар шәһәре Красноглински районы мәхкәмәсе Коръән тәфсирләрен – гарәпчәдән Эльмир Кулиев тәрҗемәсендә Абд ар-Рахман әс-Саади аңлатмалары белән бирелгән "Облегчение от Великодушного и Милостивого" (1нче һәм 3нче томнар) китапларын экстремист дип таныган иде. 2021 елның гыйнварында Самар өлкә мәхкәмәсе район мәхкәмәсенең карарын гамәлдә калдырды.

Бу мәхкәмәләрдә Равил Гайнетдин вәкиле буларак адвокат Равил Тугушев катнашкан. Тыелган китаплар мәсьәләсе күтәрелгән конференциядән соң адвокат үзенең Facebook битендә болай дип белдерде: "Конференция барышында исламның төп китаплары булган хезмәтләрне тыю белән бәйле күп кенә сораулар күтәрелде. Мөселманнар үз эченә йомылып ятмаска, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән күбрәк аралашырга тиеш дигән фикерләр яңгырады. Без, Русия мөселманнары, безнең уртак Ватаныбызның башкалар кебек үк кануннарны төгәл үтәүче ватандашлары. Соңгы 20-30 ел эчендә начар ниятле медиалар тарафыннан көчләп тагылган стереотипларны җимерергә күптән вакыт. Без үзебезнең Конституция биргән хокукларыбызны якларга әзербез, ләкин моны катгый рәвештә Русия Федерациясенең гамәлдәге кануннары кысаларында гына эшләргә чакырабыз."

Бу мәсьәләне ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да күтәрергә кирәк

"Шикаять итү – бу беренче адым, аны 10 гыйнварга кадәр биреп өлгерергә кирәк иде. Максатыбыз исә – бу темага мөмкин кадәр күп кешенең игътибарын җәлеп итү. Шикаять биргәннән соң безнең алга таба ниндидер гамәлләр кылыр өчен ике ай вакытыбыз булачак. Без бу теманы иҗтимагый өлкәдә күтәрәчәкбез. Адвокатлар һәм мөфтиләр генә түгел, бөтенебезгә дә активлыкны арттырырга кирәк. Бу мәсьәләне ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да күтәрергә кирәк. Безгә "монда ислам дине күптәннән, бу китаплар – безнең тарихи китапларыбыз, ә китапларны тыю процессы дәүләтнең дә, хакимиятнең дә башка илләр алдында абруена, имиджына зыян китерә" ди Марат Ашимов.

Адвокат сүзләренчә, бу китапларга экспертиза профессионал булмаган кешеләр тарафыннан ясала, ә еш кына алар әлеге китаплар экстремист дип танылсын дип тырышучылар да булып чыга.

Марат Ашимов Азатлыкка әйткәнчә, адвокатлар һәм дин әһелләре шундый ук очрашуны тагын бер тапкыр уздырырга ниятлиләр.

  • 2017 елда Казан һава аланында Руслан Хәйретдинов исемле кешедән алты китап алынган иде. Болар – Габдерахман әс-Сәгыйдинең "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы, һәм "Сәхыйх әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Булүк әл-Мәрам" исемле хәдисләр җыентыклары. Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде. Прокуратура соравы нигезендә Казандагы төбәкара эспертиза үзәге бәяләмә әзерләде. Бу белешмәдә әлеге әдәбиятта "бүгенге дәүләтнең дөньяви системын танымау белән бәйле аерым тезислар", башка дин кешеләренә дошманлык уяту билгеләре, исламның өстенлеген пропагандалау һәм мөселманнарны көч куллану гамәлләренә этәрү бар диелгән.
  • 2019 елда бу китапларны нәшер итүчеләрнең вәкилләре булган адвокатлар әлеге экспертизаны тиешенчә башкарылмаганын ачыклады һәм экспертизаны яңадан уздыруны таләп итте. Мәхкәмә аларның таләбен үтәде. Икенче экспертизаны Мәскәү ислам институты башкарды. 2021 елда өченче экспертиза ясалды, һәм мәхкәмә аның нигезендә ахыргы карарын чыгарды. Нәтиҗәдә Лаеш районы мәхкәмәсе бу алты хезмәтнең өчесен экстремист материал дип таныды. Габдерахман әс-Сәгыйдинең "Изге Коръән тәфсире"нең бер томы, "Сәхих әл-Бохари" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" хәдисләр китапларын мәхкәмә экстремист материал дип тапты һәм тыйды.
  • 2021 елның гыйнварында Самар өлкә мәхкәмәсе Самар шәһәренең Красноглински район мәхкәмәсенең Коръән тәфсирләрен экстремист дип тану турындагы карарына шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты. Район мәхкәмәсе 2020 елның августында гарәпчәдән Эльмир Кулиев тәрҗемәсендә Абд ар-Рахман әс-Саади аңлатмалары белән бирелгән "Облегчение от Великодушного и Милостивого" (1нче һәм 3нче томнар) китапларын экстремист дип таныган иде. Мәхкәмәдә прокуратура вәкилләре бу җыентыкны тыю таләбе аның Самар өлкәсендәге Красный пахарь бистәсендә мөселман гыйбадәт йортында "сәләфиләр төркемендә" шартлаткыч белән бергә табылуы белән бәйле дип аңлаткан.
  • 2018 елның мартында ФСБның Самар идарәсе башкарган экспертиза китапларда "дингә карата ("яһүдиләр", "христианнар", "кәферләр" төркемнәренә карата) нәфрәт, дошманлык яки ызгыш уятуга юнәлтелгән экстремист сыйфатлы гыйбарәләр" тапкан иде.
  • Бу китап Асламбек Эжаевның "Умма" нәшрият йортында "Ислам китапханәсе" сериясендә дөнья күргән. Аңа кадәр Самарның Красноглински район мәхкәмәсе бу сериядә чыккан ун китапның сигезен шулай ук тыйган иде.
  • Самарның Красноглински район мәхкәмәсендә мөселман дини китапларына каршы мәхкәмә эше 2019 елның 31 гыйнварында каралды. Әс-Саади тәфсиреннән кала, прокуратура "Китаб" һәм "Эксмо" нәшриятларының "Комментарий к Великому Корану Мухтасар" (кыскартылган), Абу-ль-Фидаа Исмаил ибн Умар ибн Касир ад-Димашкның "Тафсир аль Куран аль-Азым" китапларын да экстремист дип тыюны таләп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG