Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясаячак


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

Русияне шулай ук Этери Тутберидзеның башка ике укучысы – Анна Щербакова һәм Александра Трусова тәкъдим итәчәк.

Русиянең фигуралы шуу федерациясе Русиянең Пекиндагы Олимпиадада катнашачак җыелма такымы составын атады.

Хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә илне Русия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева, шулай ук Этери Тутберидзеның башка ике укучысы – Анна Щербакова һәм Александра Трусова тәкъдим итәчәк. Европа чемпионатында алар көмеш һәм бронза медальләр алган иде.

Русия чемпионатында җиденче урында булган Елизавета Туктамышева һәм сигезенче урынны алган Майя Хромых җыелма такымның запасында булачак диелә.

Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Тимераякта шөгыльләнүен 3,5 яшендә Казанда башлый. 2012 елда Камиләнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, 2018 елдан ул Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә башлый. Юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. 2021 елның Русия чемпионы.

Күптән түгел Камилә Вәлиева Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә узган Европа беренчелегендә хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә 259,06 балл җыеп, алтын медаль яулады. 13 январьда кыска программада 94,45 балл җыеп, ул дөнья рекорды куйган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG