Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Аңа орденны дәүләт алдындагы зур хезмәтләре өчен биргәннәр диелә. Изге апостол Андрей Первозванный ордены – Русиянең иң югары дәүләт бүләге булып санала.

Русия Президенты Владимир Путин Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырган. 20 гыйнварда ул 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәртүенчә, Миңтимер Шәймиевкә орденны дәүләт алдындагы зур хезмәтләре өчен биргәннәр.

Кремль са йтында Путинның Шәймиевкә котлау телеграмы да чыккан.

Изге апостол Андрей Первозванный ордены – Русиянең иң югары дәүләт бүләге.

Аның белән Русия алдындагы казанышлары өчен илнең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук чит дәүләтләрнең башлыклары һәм җитәкчеләре бүләкләнә.

1998 елда торгызылган Андрей Первозванный орденының кавалерлары — барлыгы 15 кеше.

Беренче булып бу орденга, ватан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Русиянең фәннәр академиясе академигы Дмитрий Лихачев лаек булды.

Миңтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. 1954 елда Пучыда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Механикалаштыру факультетын тәмамлап, 1969 елга кадәр авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли. 1969-1983 елларда республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры була.

1983 елда ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Шәймиев 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли. Аннан соң ул – ТАССР Министрлар шурасы рәисе. 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре була. 1990 елда ТАССР Югары шурасы рәисе итеп сайлана.

Миңтимер Шәймиев 1991 елның 12 июнендә Татарстан президенты итеп сайлана. Татарстан белән 2010 елның 25 мартына кадәр җитәкчелек итә. Бүген Шәймиев – Татарстан Дәүләт киңәшчесе.

XS
SM
MD
LG