Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевнең бүгенге роле нинди һәм хакимият алмашын кем ничек күрә


Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов
Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов

Миңтимер Шәймиевкә 85 яшь. Элекке президент бүгенге Татарстан сәясәтенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә һәм аның вазифасыннан китүе белән бәйле хакимият алмашы ничек узды?

Татарстанның элекке (1991-2010) президенты Миңтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды. Ай башында Казакъстанда булган вакыйгалар һәм Нурсолтан Назарбаевның хакимияттән тулысынча читләштерелүе уңаеннан күпләр Шәймиевнең дә 2010 елда Татарстан президенты вазифасын Рөстәм Миңнехановка тапшырып та, дәүләт киңәшчесе вазифасында калуын, аның улларының һәм якыннарының байлыкларын искә ала. "Бабай" кушаматы белән танылган һәм Татарстанда президент вазифасында булган беренче кеше буларак тарихка кереп калачак Миңтимер Шәймиев бүген республика сәясәтендә нинди роль уйный һәм республикадагы хакимият транзиты ничек узды? Азатлык сәясәт белгечләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләште.

Журналист Тәлгать Бариев Шәймиев президент вазифасына керешкән һәм Татарстан белән бергә күтәрелгән чорда республиканың беренче мәртәбә демократик рәвештә сайланган парламентында тәрҗемәче булып эшләде һәм соңрак та барлык сәяси вакыйгаларны якыннан күзәтеп барды.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

— Мәчет-чиркәүләр төзү мәсьәләләренә аның тәэсире бардыр, бәлки. Ә башка мәсьәләләрдә хәзер мин аның бер тәэсирен дә күрмим. Монда хәзер бөтен нәрсә мәскәүләр кулында. Мәгарифне бетерделәр, инде мәдәниятне дә кануннар чыгармый гына, мөһим вазифаларга үз кешеләрен кую юлы белән бетерә баралар. Кайберәүләр "Шәймиев кланы" дип сөйләргә ярата. Татарларда бернинди клан юк. Андый бүленеш, менә күптән түгел игътибар үзәгенә чыкты, казакъларда бар. Бездә теге төркем, бу төркем дип сайланып утырырга мөмкинлек юк та, күп кенә мәсьәләләрдә белгечләр кытлыгы зур, бигрәк тә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә. Белгечләр әзерләү мәсьәләсе 30 ел буена хәл ителми килде, - ди ул.

Бариев 90нчы елларда республиканың шактый гына мөстәкыйльлеккә ирешүендә Шәймиевнең роле зур булуын танырга кирәк, ул вакытта эш башында Гомәр Усманов (1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре - ред.) утырган булса, бернинди суверенитет та, мөстәкыйльлек тә булмас иде дип исәпли. Шул ук вакытта, Бариев фикеренчә, Миңтимер Шәймиевнең вазифаларга кешеләр билгеләүдә ялгышлыклары республикага зыянлы булган.

Шәймиев үзен мактаганны ярата

— Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов, үзен берәр кеше мактый башласа, аны шунда ук туктата. Ә Шәймиев үзен мактаганны ярата. Шуның аркасында үзен мактаган кешеләрне югары вазифаларга куйды. Җитәкче кеше мактауга бирешергә тиеш түгел, бүгенге президентыбызның өстенлеге — шул. Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев та шундый иде, үзенә "юлбасы" (юлбашчы) атамасын алды, һәйкәлләр куйдырды һәм шуның белән янды да, - ди заманында Татар милли хәрәкәте активисты да булган Бариев.

Аның фикеренчә, Шәймиев хәзер Татарстанның дәүләт киңәшчесе вазифасында булса да, Миңнеханов аннан тулысынча бәйсез, бу — Шәймиевне тәмам куып чыгармадылар дип әйтү өчен булдырылган бер абруйлы вазифа гына.

Сәясәт белгече Руслан Айсин республикада җитәкчелек алышынганда кайбер каршылыклар күренде, әмма Башкортстандагы белән һич тә чагыштырырлык түгел ди.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Татарстанда хакимият алышынуы камил рәвештә булмаса да, шактый уңышлы узды. Иске һәм яңа такым арасында икътисади мәсьәләләрдә, бигрәк тә ТАИФ тирәсендә бераз тарткалашулар сизелде, әмма каты сугышлар булмады. Шәймиев киткән чорда, 2010 елда аның туганы Илшат Фәрдиев өчен яңа министрлык булдырылды. Шул министрлыкны җитәкләгәндә Фәрдиев республиканың бөтен энергетика тармагын контрольдә тотты һәм премьер-министр урынбасары да булды. Әмма 2012 елда аны урыныннан алдылар һәм министрлыкны да бетерделәр. Шулай да, гомумән алганда, Татарстанда хакимият транзиты тотрыклы узды, келәм асты сугышларын без күрмәдек. Башкортстандагы транзит белән һич тә чагыштырырлык түгел. Анда Мортаза Рәхимов урынына Мәскәүдән Рөстәм Хәмитовны китереп куйдылар. Рәхимов такымы тар-мар ителде, - ди Айсин.

Сәясәт белгече "Шәймиев кланы" акрынлап тәэсирен киметкәндә Миңнехановның такымы көчәя барды, ә соңгы елларда республикага федераллар да килеп керде, 2000нче еллар башындагы кебек монополияләр хәзер бер төбәктә дә юк ди.

Әмма алар, ТАИФны сатмаган очракта, мәскәүләрнең аны барыбер тартып алачагын аңлый иде

— 2021 елда ТАИФны СИБУР йотты. Шулай итеп, Шәймиевләр такымының төп матди һәм икътисади таянычы булган ТАИФ мәскәүләр кулына күчте. Әмма алар, ТАИФны сатмаган очракта, мәскәүләр аны барыбер тартып алачагын аңлый иде, шуңа күрә сатарга булдылар. Шулай да, Русиянең башка төбәкләрендәге хакимият транзитларыннан аермалы буларак, Шәймиев үзенә бер урын саклап алды, - ди ул.

Айсин фикеренчә, Шәймиев хакимияттән киткәннән соң элекке көчен шактый югалтуына карамастан, күп кенә мәсьәләләрдә республикага ярдәм итеп һәм бәлки аны саклап та килә, үз сүзен дә әйтә.

Кайвакыт Миңнеханов әйтә алмаган нәрсәләрне Шәймиев әйтеп куя

— Мин Миңтимер Шәймиевне Татарстанның яңа дәүләтчелегенә нигез салган һәм аның әйдәманы булган шәхес итеп күрәм. Монда Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев белән дә охшашлык бар. Шәймиевнең Мәскәү алдында да абруе бар һәм бу Татарстанга да күпмедер ярдәм итәдер. Кайвакыт Миңнеханов әйтә алмаган нәрсәләрне Шәймиев әйтеп куя. Әйтик, тел мәсьәләләре турында, - ди сәясәт белгече.

2017 елда республикада татар теленә һөҗүм башлангач, Шәймиевнең кискен каршы чыкмавын Айсин моның Русия президенты Владимир Путинның шәхси позициясе булуы, Шәймиев булса да, Чечня президенты Рамзан Кадыров булса да, беркемнең дә Путин белән ачыктан-ачык каршылыкка керергә теләмәве белән аңлата.

Язучы, 1990-1995 елларда Татарстан Югары шурасы депутаты булган милли хәрәкәт ветераны Фәүзия Бәйрәмова исә Шәймиев әле дә хакимияттән тулысынча китмәде, Мәскәү президент вазифасына Миңнехановны куйгач та, хакимияттә Шәймиев калды дип исәпли.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Татарстанда аның сүзен тыңлыйлар. Русиядә инде бер татарның да сүзе үтмидер хәзер. Без демократик сайлаулар таләп иттек, хакимиятне кесәдән кесәгә тапшыруга, хакимияттән киткән булып уйнауга каршы чыктык. Миңнеханов аның сәясәтен дәвам итә, кайбер мәсьәләләрдә аннан да уздырып җибәрә әле. Шәймиев бераз саграк иде. Ул кешеләргә дә, дини мәсьәләләргә дә саграк карый иде. Әмма ул башка чор иде, турыдан-туры юк итеп ташлаулар, милли хәрәкәт кешеләрен, мөселманнарны төрмәгә ябулар юк иде. Миңнеханов исә уңга-сулга карап тормый, Мәскәүдән нәрсә әйтсәләр, шуны эшли, - ди Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова Татарстанның элекке президентын күп очракларда шәхсән тәнкыйтьләп килсә дә, Шәймиевкә, өлкән кеше буларак, хөрмәт белән карарга кирәк, татарда ул шулай булган ди.

Шәймиевнең иң көчле чагы 2000нче елларда куәтле такымы булган чор иде, ул чакта йөзләрчә мәктәпләр, мәчетләр ачылды, ә хәзер әшнәлеккә, үз кешеләргә генә кайтып калды дигән фикердә ул. Бәйрәмова да, Айсин кебек, ТАИФны алу белән мәскәүләр Татарстанга үз кулын тыкты, әмма шәймиевләрнең үзләренә җитәрлек мөлкәте әле калды дип исәпли.

Алар инде аласын алган, Татарстанга нәрсә кала, татарлар моннан ни күрә?

— Алар инде аласын алган, Татарстанга нәрсә кала, татарлар моннан ни күрә? Менә шушы мәсьәләне күтәрергә кирәк. Ә татар халкына бик эләкми, күреп торасыз, мәктәпләрдә татар теле бетә, мөселманнарны да күпләп төрмәләргә утырталар. Миңнеханов катнашмый, Шәймиевнең дә Мәскәүгә каршы киләсе килмидер, һәркемгә үз язмышы кадерле. 1991 елда ГКЧП күрсәтте бит аңа нәрсә буласын, халык яклап калмаса, алып китәселәр иде. Бүген дә, берәр каршылык булса, алып китәргә мөмкиннәр, - ди Фәүзия Бәйрәмова.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов исә Татарстанның элекке президенты чыннан да хакимияттән тулысынча китте һәм бу аның бик акыллы адымы булды дип исәпли. Шәймиев, китеп тә, китмичә халыкны алдарга маташкан Назарбаевтан акыллырак булып чыкты дип белдерде ул Азатлыкка.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Минемчә, Миңнеханов аннан тулысынча бәйсез. Әмма әдәпле кеше буларак, ул Шәймиевкә хөрмәт белән карый һәм аның фикерен тыңларга һәрвакыт әзер. Әмма Шәймиев үзенең аңа шалтыратып сөйләшү хокукын кирәгеннән артык кулланмый дип уйлыйм, - ди Галләмов.

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин элек Шәймиевнең матбугат сүзчесе булып эшләде. Вазифасыннан киткәч элекке җитәкчесе турында язмалары өчен, Шәймиев гаризасы нигезендә, Мортазин социаль төркем вәкиле булган хакимият вәкиленә карата нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнеп, бер елдан артык колониядә утырып чыкты. Аның сүзләренчә, Татарстанда җитәкчеләр бөтенесе дә бер-бере белән бәйләнгән, бернинди дә кланнарга бүленү юк, ә кемне дә булса төрмәгә утыртулар бары тик үзара чыккан низаглар нәтиҗәләре генә.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

— Шәймиевнең иң зур бәласе — аның тоткын булуы, ул берничек тә хакимияттән тулысынча китә алмый. Ул сәяси процесслардан читләшсә, шәймиевләрнең зур проблемнары башланачак. Аларның байлыкларына һөҗүмнәр башланачак. Болай да ТАИФны инде алдылар. Әмма "вегетариан" шартлары белән алдылар, акчалар бирделәр. Рәхимовларга карата булган рәхимсезлек күрсәтмәделәр. Рәхимовларны тар-мар иттеләр, Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов илдән качарга мәҗбүр булды, - ди Мортазин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG