Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токаев Иминлек шурасы башлыгы вазифасын Назарбаевтан үзенә алды


Касым-Җомарт Токаев
Касым-Җомарт Токаев

Назарбаев Иминлек шурасын 2019 елда, президент вазифасыннан киткәч җитәкләгән иде.

Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев Иминлек шурасы башлыгы вазифасыннан киткән. Оешманы Казакъстанның гамәлдәге президенты Касым-Җомарт Токаев җитәкләячәк. Бу хакта ул халыкка мөрәҗәгатендә белдерде.

Токаев сүзләренчә, киңкүләм каршылыклар вазгыятендә чаралар җитәрлек түгел. Президент тәртипсезлекләр артында торучылар"матди яктан кызыксындырылган", аларның "җентекле уйланылган нияте бар" дип саный.

"Шуңа күрә, дәүләт башлыгы һәм бүгенге көннән алып Иминлек шурасы рәисе буларак, мин булдыра алганча кырыс эш итәргә ниятлим" дип белдергән Токаев, бу хакта РБК яза.

Ул үзенең илдән качып китүе турындагы мәгълүматларны кире каккан һәм тиздән Казакъстанны "сәяси үзгәртүнең яңа тәкъдимнәре белән" чыгыш ясаячагын әйткән.


Назарбаев Иминлек шурасын 2019 елда, президент вазифасыннан киткәч җитәкләгән иде.

Алданрак Нурсолтан Назарбаевның туганнан туганы Абиш Самат Сатыбалдыулы Республиканың дәүләт иминлеге комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасыннан алынды. Аның урынына президент хакимияте җитәкчесе урынбасары Мурат Нуртлеу киләчәк. Бу хактагы фәрманны Касым-Җомарт Токаев имзалаган дип хәбәр ителгән президентның матбугат хезмәте Twitterында.

Шулай ук бүген Казакъстан президенты хөкүмәтне вазифасыннан алды. Шул ук вакытта министрлар кабинеты яңа состав расланганга кадәр үз вазифаларын үтәүне дәвам итәчәк.

Казакъстанда протест чаралары Җанаөзендә 2 гыйнварда булган митингтан башланды, анда йөзләгән кеше килгән иде. Өч көннән соң митинглар дистәләгән шәһәр һәм авылларда узды, каршылык күрсәтүчеләр Алматы һәм Актүбәдәге хакимият биналарын чолгап алды.

Протестларда катнашучылар полиция белән бәрелешә, хакимият биналарын чолгап алып, ут төртә, кибетләр һәм офисларны талый. Кайбер төбәкләрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG