Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан каршылыгы: протестлар чуалышларга әверелде


Алматыда хакимият бинасы
Алматыда хакимият бинасы

Алматыдан тыш, Җаңаөзен һәм Актауда да каршылык күрсәтүчеләр таралмый. Полиция аларга каршы көч куллана.

Алматыда каршылык күрсәтүчеләр җирле хакимият (акимат) бинасына бәреп кергән, дип хәбәр итә Orda.kz.

Басма мәгълүматына күрә, җирле хакимият бинасы каршындагы мәйданда 10 меңләп каршылык күрсәтүче җыелган, алар җилем чукмарлар белән коралланган. Куәт оешмасы вәкилләре протестчыларга каршы тавыш белән миңгерәтүче гранаталар кулланган диелә.

Sputnik Казахстан агентлыгы да каршылык күрсәтүчеләрнең бинага керүен раслый. Агентлык мәгълүматына күрә, бина эчендә полиция булган, алар тавыш белән миңгерәтүче гранаталар кулланган. Каршылык күрсәтүчеләрдә дә тавыш белән миңгерәтүче гранаталар, шулай ук калканнар һәм таяклар бар, диелә. Бина янында куе кара төтен күтәрелә, эчке якта янгын башланган.

Казакъстанда протестлар чуалышларга әверелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Каршылык күрсәтүчеләр шулай ук президентның Алматыдагы иске резиденциясенә бәреп керергә тырышкан, дип хәбәр итә Sputnik Казахстан.

5 гыйнвар иртәсендә йөзләгән протестчы Алматыдагы Толе би урамыннан йөреш белән узып, шәһәрнең акимат бинасы урнашкан үзәк өлешенә юнәлгән.

Алар, үзләре әйтүенчә, 4 гыйнварда "полиция машинасы таптаган" кешенең җәсәден бирүне таләп итә.

"Без тыныч митингка чыктык. Беркемгә карата көч кулланмадык. Киресенчә, алар безгә карата көч кулланды, менә ни өчен бу хәл килеп чыкты", дип сөйләгән Азатлыкның казакъ редакциясенә каршылык күрсәтүчеләрнең берсе.


Аның сүзләренчә, хакимият диалог булдырырга тырышмый һәм көч куллана.

"Акиматтан яныбызга беркем дә чыкмады. Алар көч кенә куллана. Маңгыстау өлкәсендә, Җаңаөзендә каршылык күрсәтүчеләр янына чыгалар. Ә безгә беркем килмәде. Кичекмәстән безнең янга килсеннәр", дигән митингта катнашучыларның берсе.

Толе би урамында транспорт хәрәкәте чикләнгән, машиналар урамның бер ягыннан гына хәрәкәт итә.

Шул ук вакытта шәһәрдә интернет әле дә эшләми. Социаль челтәрләр һәм мессенджерлардан бары тик VPN ярдәмендә генә кулланырга мөмкин.

Хакимиятләрнең каршылык күрсәтүчеләр таләбен кабул итеп, сыекландырылган газга бәяләрне төшерергә вәгъдә итүенә карамастан, Актауның үзәк мәйданында да меңләгән протестчы торуын дәвам итә.

Каршылык күрсәтүчеләр премьер-министр Аскар Маминның вазифасыннан китүе турында хәбәрдар. Әмма алар бер түрәләрне башкаларына алыштыру нәтиҗәләр китермәячәк дип саный һәм хөкүмәтнең тулысынча читләштерелүен таләп итә. Җыелучылар парламент таратылырга тиеш дип белдерә.

Протестлар 2 гыйнварда башланган Җаңаөзендә дә кешеләр мәйданда кала бирә.

Сәяси таләпләр

Җаңаөзендә яшәүчеләр сәяси таләпләр куя: хөкүмәтне тулысынча отставкага җибәрергә, сайлауларга үз намзәтләрен тәкъдим итүче бәйсез намзәтләрне уздыру өчен, сайлау турындагы кануннарны үзгәртергә, президент вәкаләтләрен чикләргә һәм парламент вәкаләтләрен киңәйтергә, 1993 елгы Конституциягә кире кайтырга.

5 гыйнварда Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы "иҗтимагый тәртипне бозганы өчен" 200 дән артык кешене тоткарлавы турында белдерде. Хакимиятләр демонстрантлар арасында җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр итмәде. Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, "хакимият вәкиленә көч куллану, хулиганлык, дәүләт оешмалары биналарына һөҗүм итү" турындагы 13 факт нигезендә эшләр тикшерелә.

"Канунсыз гамәлләр нәтиҗәсендә эчке эшләр оешмаларының 95 хезмәткәренә тән җәрәхәтләре ясалган. 37 хезмәт машинасына зыян килгән", дип белдерделәр министрлыкта.

5 гыйнвар төнендә мәйданнарда булган хәлләрне хакимиятләр "тәртипсезлекләр" дип атады һәм митингта катнашучыларны күз яше газы һәм тавыш белән миңгерәйтүче гранаталар кулланып бастыра башлады.

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрде. Премьер-министр вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп Казакъстан премьер-министрының беренче урынбасары Алихан Смаилов билгеләнде. Алматыда һәм Казакъстанның Маңгыстау өлкәсендә гадәттән тыш хәл һәм комендант сәгате кертелде.

Казакъстан төбәкләрендә каршылык чаралары, Маңгыстау өлкәсенең Җаңаөзен шәһәрендә 2 гыйнвардан дәвам иткән, сыекланган газга бәяләр артуы сәбәпле булган митинглардан соң башланды.

Маңгыстау өлкәсендә каршылык күрсәтүчеләргә теләктәшлек белдерү чаралары Алматы, Нур-Солтан, Шымкент, Тараз, Уральски, Атырау, Караганда кебек эре шәһәрләрдә узды.

Казакъстандагы кризиска нәрсә китерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG