Казакъстанда газ бәясе кисәк артуга ризасызлыктан 2 гыйнварда башланган протестлар 5 гынйварга каршы төндә чуалышларга әверелде. Алматыда протест белдерүчеләр җирле хакимият бинасына бәреп керде. Иминлек көчләре белән протестчылар арасында бәрелешләр булды. Хакимият махсус техника кулланды. Протест чаралары илнең берничә шәһәрендә бара. Казакъстанның кайбер төбәкләрендә 19 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Ил хөкүмәте вазифасыннан алынды. Президент Касым-Җомарт Токаев илнең Иминлек шурасы секретаре вазифасын үз кулына алды. Моңарчы бу вазифада Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев иде.
мультимедиа
-
ноябрь 05, 2026Казан һава аланы татарчаны бик яратмый
-
ноябрь 04, 2026Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә тәре йөреше узды
-
октябрь 31, 2026Татарстан дикторы, туган якны өйрәнүче Абдулла Дубин вафат
-
октябрь 29, 2026"Башкирская сода" ширкәтенә һөҗүм
-
октябрь 28, 2026Русия мәктәпләрендә дрон дәресләре уза
-
октябрь 27, 2026Мобилизациягә китүчеләрне җирләүләр арта