Америка конгрессменнары 35 русиялегә, шул исәптән миллиардерларга, түрәләргә һәм аларның якын туганнарына каршы санкцияләр кертү турында канун өлгесе әзерләгән. Андагы исемнәр Алексей Навальный такымы тәкъдим иткән исемнәр белән туры килә. Документны The Washington Post газетасы чыгарды.
"Путин җаваплылыгы турындагы канун"ның өлгесен 150 консерватив канун чыгаручыдан торган "Республика тикшеренү комитеты" төркеме әзерләгән, дип яза газета.
Аның авторы - төркемнең башлыгы, конгрессмен Джим Бэнкс диелә, документны аның 30дан артык хезмәттәше хуплаган да инде.
Документ АКШ президентына чикләүләр исемлегендәге затларның милкен томаларга рөхсәт бирә, бу кешеләргә илгә керүне тыярга мөмкин булачак. Документ Русияне террорчылыкка иганә итүче ил дип, ә Русия хуплаган Донбасс сепаратистларын – террорчылар дип тануны таләп итә.
Канун өлгесе американнарның Русия дәүләт бурычы белән бәйле операцияләрен шактый чикли.
Шәхси санкцияләрне миллиардерлар Роман Абрамович, Алишер Усманов, Геннадий Тимченко һәм Олег Дерипаскага; "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинга, "Транснефть" башлыгы Николай Токаревка, "Газпром" башлыгы Алексей Миллерга һәм ВТБ башлыгы Андрей Костинга; Мәскәү мэры Сергей Собянинга, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Петербур губернаторы Александр Бегловка, ФСБ башлыгы Александр Бортников һәм аның улы Дениска, Иминлек шурасы сәркатибенең улы Николай Патрушевка, Путин хакимиятенең элеккеге җитәкчесе Игорь Шуваловка, президент хакимияте җитәкчеләре, шул исәптән элеккеге премьер-министр Сергей Кириенкога, хөкүмәтнең гамәлдәге башлыгы Михаил Мишустинга, барлыгы - 35 кешегә каршы кертергә тәкъдим ителгән.
Исемлеккә шулай ук RT Русия дәүләт телеканалы башлыгы Маргарита Симоньян һәм Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнст, Путин сүзчесе Дмитрий Песков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова эләккән.
Гомуми исемлек узган елның гыйнварында Алексей Навальный такымы ясаган санкцияләр кертү турындагы тәкъдимне тулысынча кабатлый.
Моннан тыш конгрессменнар, канун үз көченә кергәч, ярты ел эчендә АКШ президенты командасын, Русия президенты Владимир Путинның, аның гаилә әгъзаларының һәм гимнастка Алинә Кабаеваның (аны беничә мәртәбә Путин белән бәйләделәр) шәхси мал-мөлкәте һәм керем чыганаклары турында хисап чыгарырга мәҗбүр итмәкче.
Конгресста Бэнксның канун өлгесе Русиягә, аның түрәләренә һәм эшкуарларына каршы санкцияләр турындагы башка берничә тәкъдимнәр белән көндәшлек итәчәк. Шул ук вакытта бу атнада Русия президенты Владимир Путинга каршы чикләүләр кертү тәкъдим ителгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!