Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Беларус түрәләрен һава пиратлыгында гаепләде


Ryanair очкычы Минскига килеп төшкәч, 2021 елның 23 мае
Ryanair очкычы Минскига килеп төшкәч, 2021 елның 23 мае

Гаепләү "Белаэронавигация" баш мөдире Леонид Чурога, аның урынбасары Олег Казючицка, шулай ук Беларус КГБсының ике хезмәткәренә белдерелгән.

Узган елның маенда Мински һава аланында Ryanair очкычын мәҗбүри төшереп утырту белән бәйле рәвештә, АКШ хакимиятләре дүрт Беларус түрәсен һава пиратлыгы максаты белән сүз куешуда гаепләде.

АКШның Юстиция министрлыгы сайтында әйтелгәнчә, гаепләү "Белаэронавигация" баш мөдире Леонид Чурога, аның урынбасары Олег Казючицка, шулай ук Беларус КГБсының ике хезмәткәренә белдерелгән, аларның фамилияләре әйтелми, берсенең исеме һәм әтисенең исеме генә китерелгән – Андрей Анатольевич.

Америка хакимиятләре фаразынча, гаепләнүчеләр очкычта шартлаткыч җиһаз турында ялган мәгълүмат чыгарган. Моны Афинадан Вильнюска очучы рейс белән идарә итә алу өчен эшләгәннәр.

Алар экипажны курстан читләшеп, Минскига төшеп утырырга мөҗбүр иткән, бу Беларус хакимиятләре әлеге рейс белән очкан Беларус оппозиционер блогеры Роман Протасевичне һәм аның юлдашы – Русия ватандашы Софья Сапеганы тоткарлый алсын өчен эшләнгән диелә.

Әлеге сүз куешу халыкара нормаларны һәм АКШның җинаять кануннары җыелмасын бозып кына калмаган, барлык гаепсез юлчыларның гомерләрен куркыныч астына да куйган, дип искәрткәннәр оешмада. Гаепләнүчеләргә АКШта 20 елдан башлап гомерлек төрмә яный.

АКШның юстиция министрлыгында әйтүләренчә, шартлау куркынычы турындагы ялган хәбәрне Чуро диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләренә очкыч Афинадан очканчы ук, шәхсән үзе хәбәр иткән һәм пилотка лайнерны Минскига төшереп утыртырга әйтсеннәр дип күрсәтмә биргән.

Гаепләү фаразынча, Олег Казючиц Беларус һава диспетчерларына бу хәл турындагы ялган хисаплар бирергә кушкан. КГБның бер хезмәткәре бомба турындагы ялган мәгълүматны тапшыруда катнашкан, диспетчерлык пунктындагы сөйләшүләр белән идарә иткән һәм хәлләрнең нинди үсеш алуы турында башка бер КГБ хезмәткәренә җиткереп торган, диелә АКШ юстиция министрлыгының хәбәрендә.

Минскида ашыгыч рәвештә очкычны төшереп утырткан һава диспетчеры Олег Галегов Беларустан җәй көне үк күченеп киткән иде, ул Польша хакимиятләренә күрсәтмәләр бирде.

Аның әйтүенчә, Протасевич утырган очкычны җиргә төшергәндә Беларусның КГБ хезмәткәре һава диспетчерлыгы хезмәтен күзәтү астына алган булган.

Декабрьдә Польша хакимиятләре Мински һава аланы диспетчеры һәм Ryanair очкычы пилоты сөйләшүенең аудио язмасын чыгарган иде. Язмада диспетчерга өченче бер кешенең русча консультация биргәне ишетелә.

23 майда Ирландиянең Афинадан Вильнюска очкан Ryanair ширкәте очкычы, шартлаткыч куелуы турындагы мәгълүмат аркасында, мәҗбүри рәвештә Минскига төшереп утыртылды, соңрак шартлаткыч куелуның ялган мәгълүмат булуы ачыкланды.

Очкычны Nexta Telegram-каналын оештыручы, Беларуста каршылык чаралары оештыруда һәм аларны яктыртуда гаепләнүче Роман Протасевичны һәм аның дустын, Русия ватандашы София Сапеганы тоткарлау өчен Беларус хакимиятләре боерыгы белән төшереп утыртулары ачыкланды.

Аларга каршы Минскида киңкүләм чуалышлар оештыру һәм хакимият вәкилләренә социаль дошманлык уяту турында җинаять эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG