Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсенең 6нчы колониясендәге җәфалаулар турында сөйләгән тоткын Марсель Әмиров кабат ачлык тота башлаган


Марсель Әмиров
Марсель Әмиров

Марсель Әмиров ачлык игълан иткән Ул үзенә канунсыз бирелгән дисциплинар җәзаларны гамәлдән чыгаруны, табиб бирүне һәм үзе теркәлгән урындагы – Ульян өлкәсендәге төзәтү колониясенә күчерүләрен таләп итә.

Киров өлкәсе Омутнински районының 6нчы төзәтү колониясендә җәфалаулар турында сөйләгән тоткын Марсель Әмиров кабат ачлык игълан иткән. Ул, аның фикеренчә, үзенә канунсыз бирелгән дисциплинар җәзаларны гамәлдән чыгаруны, табиб бирүне һәм үзе теркәлгән урындагы – Ульян өлкәсендәге төзәтү колониясенә күчерүләрен таләп итә.

Әмиров яңа ачлыктны 2022 елның 11 гыйнварыннан тота, тик бу хакта хәзер генә - аның янына адвокаты Татьяна Шабанова баргач кына билгеле булды. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Киров өлкәсендәге идарәсенең матбугат хезмәте әлеге уңайдан бернинди рәсми хәбәрләр бирмәде. Хәзерге вакытта Әмиров Кировның 2нче тикшерү изоляторында тотыла, аның белән тикшерү эшләре уздырыла. Тоткын адвокаты аша туганнарына хат тапшырган.

"2022 елның 11 гыйнварыннан краннан килгән суны гына эчәм. Миңа сезгә шалтыратырга, кибеттән әйбер сатып алырга бирмиләр, хәзер ясалма рәвештә вакыйгалар китереп чыгардылар – хәтта өчне", дип язган ул.

Тоткын әйтүенчә, имештер ул алюминий калак белән күрше камерага ярык чокырга тырышкан һәм сүгенгән. Бу хокук бозулары өчен аны озак вакытка штраф изоляторына урнаштырганнар.

"Монда булган бөтен хәлләр дә - 12нче дәвалау-төзәтү оешмасы һәм 2нче тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең, мин Бибик А. М. турында зарлануым өчен, үч алуы. (Александр Бибик – 6нчы төзәтү колониясе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы – ред.) Ул Киров өлкәсенең ФСИН хезмәткәрләре өчен Алла кебек. Аңлавымча, мине үтерергә, ачлыктан тилмертергә, яшелчәгә әйләндерергә телиләр" диелә Әмировның хатында.

Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары 18 ноябрьдә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Ул 6нчы төзәтү колониясендә үзен бәдрәф шакшылары салынган тазга йөзе белән чумдыруларын һәм швабра сабы белән көчләүләрен хәбәр итте. Соңрак Әмиров үз күрсәтмәләрен адвокат Татьяна Шабановага кабатлады һәм аларны мәгълүмат чараларында бастырырга рөхсәт бирде. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Киров өлкәсендәге идарәсе Әмировны җәфалауларын кире кага.

"Киров өлкәсенең төзәтү оешмаларында җәза үтәү дәверендә хөкем ителүчегә карата физик көч һәм махсус чаралар кулланылмады, нинди дә булса рухи яки физик басым күрсәтелмәде, хакимият тарафыннан Әмировка мыскыллаулар, янаулар, шулай ук кеше абруен төшерүче мөгаләмәгә юл куелмады", дип хәбәр итте оешманың матбугат хезмәте.

Омутнински районара тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Олеся Махнева Марсель Әмировның гаризасы нигезендә тикшерү уздырды.

"Тикшерү барышында күрсәтелгән дәлилләр расланмады һәм тупланган материаллар җыелмасы белән дөрес түгеллеге исбат ителде", дип нәтиҗә ясаган тикшерүче Махнева.

Тикшерү барышында Махнева колония җитәкчесе Александр Бибиктан, шулай ук Санниковтан, Змеевтан, Мәхмүтовтан, Прошкиннан һәм 6нчы төзәтү колониясенең башка хезмәткәрләреннән сорау алган, алар тоткын әйткән фактларны расламаган, "хөкем ителүчеләрне колониягә кабул итү һәм аларны төзәтү оешмасында тоту – җинаять-процессуаль кануннар җыелмасының таләпләренә ярашлы тормышка ашырыла" дип аңлаткан.

Тикшерү уздырылганнан соң Әмировка Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә ("Белә торып ялган әләк") җинаять эше ачылды. Хокук яклаучылар 6нчы төзәтү колониясенә килгәннән соң Киров өлкәсенең тикшерү комитеты һәм прокуратурасы да тикшерү уздырган иде, әмма аның нәтиҗәләре турында әлегә кадәр билгеле түгел.

Әмиров узган елның ноябрендә 22 көн ачлык тоткан иде, әмма аның проблемнарына игътибар итүче булмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG