Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Блинкен һәм Лавров сөйләшүләре узды


Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров
Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров

Лавров белдерүенчә, Америка тарафы киләсе атнада Русиянең "иминлек гарантияләре" турындагы таләпләренә язмача җавап бирергә вәгъдә иткән.

21 гыйнварда АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сөйләшүләре узды. Очрашу делегацияләрнең әгъзалары катнашында үтте.

Сөйләшүләр 1,5 сәгать дәвам иткән. Лавровның да, Блинкенның да йомгаклау матбугат конференцияләре Настоящее время телеканалында трансляцияләнде.

Лавров белдерүенчә, Америка тарафы киләсе атнада Русиянең "иминлек гарантияләре" турындагы таләпләренә язмача җавап бирергә вәгъдә иткән.

Русиянең тышкы эшләр министры раславынча, очрашуда Украина тирәсендәге вазгыять, шул исәптән АКШның, Русия бу илгә һөҗүм итәргә мөмкин, дигән сагаюлары турында фикер алышулар булган.

Лавров сүзләренчә Русиянең рәсми вәкилләре беркайчан да "Украина халкына" янамаган. Аның сүзләренчә, Русия Украинага каршы агрессия ниятләмәве турында берничә мәртәбә белдергән.

Очрашу башында Лавров дәүләт секретаре белән Русия өчен иминлек гарантияләре турында фикер алышырга теләвен белдергән. Ул әлеге очрашудан "алга китеш" көтмәвен, әмма аның АКШ карашын ачыкларга булышачагына өмет итүен әйткән.

Үз чиратында Блинкин бу очрашу — Русиянең Украинага каршы яңа агрессиясен булдырмау уңаеннан, АКШ һәм аның беректәшләре куйган көчнең бер өлеше дип әйткән. Ул янә, Украинага һөҗүм иткән очракта, беректәшләр тарафыннан Русиягә тиз һәм бердәм җавап булачагын кабатлаган.

Шулай ук Блинкен Русия колонияләрендә тотылучы АКШ ватандашлары темасын күтәрәчәген белдергән. Дәүләт секретаре барлык фикер төрлелекләренең бер очрашу дәвамында хәл ителәчәген көтмим дигән, әмма низагны дипломатик хәл итү юлларын эзләүне дәвам итәргә кирәк дип белдергән.

Блинкен белән Лавровның сөйләшүләре турында бу атнада гына билгеле булды. Соңгы көннәрдә АКШның дәүләт секретаре Киевтә һәм Берлинда булды, анда ул Кушма штатларның беректәшләре һәм партнёрлары вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде. Узган елның көзеннән АКШ Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануын хәбәр итеп килә.

Соңгы атналарда Көнбатыш илләре Украинага Русия һөҗүме янавы турында ачыктан-ачык сөйли.

Узган елның декабрендә бу вазгыятьтә Русия АКШ һәм НАТОга кайбер таләпләр куйды – аерым алганда, НАТОга Украина һәм Грузияне кабул итмәскә, шулай ук Европада Төньяк Атлантика берлегенең кораллы көчләрен һәм хәрби инфраструктурасын 1997нче елгы хәленә кире кайтарырга.

Узган атнада Русия һәм Көнбатыш илләре арасында әлеге гарантияләр мәсьәләсе турында сөйләшүләр узды. Көнбатыш Русия таләпләрен кире какса да, Мәскәү язмача җавап таләп итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG