Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов Азатлыкка әйтүенчә, Истанбулда концерт оешыру идеясы белән музыкант, "Gauga" рок-төркеме солисты Оскар Юнысов чыкты.
"Оскар миңа Истанбулга барырга тәкъдим итте, Төркиядә яшәүче татарлар да концерт турында сорашты, шуңа без анда шундый очрашу оештырырга булдык. Безгә Истанбулда яшәүче татарлар Илшат Нәҗипов, аның хатыны Зилә булышты, Алсу Рәхмәтуллина гитар тапты, кешеләр белән сөйләште. Вәкиллек тә, аңлавымча, ярдәм күрсәтте", дип сөйләде Рәдиф.
Аның әйтүенчә, концертка 50ләп кеше килгән.
"Ул Истанбулның Үскудар бистәсендә узды. Концертка татар телле татарлар да, телләре төрекләшкән татарлар да һәм төрекләр дә килгән иде. Мин шулай күп кеше килер дип көтмәгән идем. Хәтта Казанда да андый чарага 50 кеше килсә, ул күп дип санала", дип өстәде Рәдиф.
Чарада катнашкан "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу концерт татарлыкка сусаган татарлар өчен бер мөһим чара булуын әйтте.
"Истанбулдан гына түгел Бурсадан да килүчеләр бар иде. Яшьләр күп булды. Хәтта концерт тәмамлангач та халык тиз генә таралмады, аралаштык, киләчәккә планнар кордык.
Кыска гына вакытка булса да татар мохите булдырылды һәм килүчеләр татарлык рухына чумды. Мондый концертлар Истанбул һәм гомумән Төркиядәге татарлар өчен бик кирәк", диде Нәбиуллин.
Gauga төркемен солисты Оскар Юнысов тумышы белән Башкортстанның Бөре шәһәреннән. Төркемнең "Nindi rahat" һәм "Shilma" альбомнары бар, ул "КУ" рок-спектакле һәм "Буяулар" вербатимында катнашты, Татарстан хоры белән хезмәттәшлек итә, кинода төшә. Казан белән беррәттән Уфада да ел саен концерт куя.
Журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов җырлар иҗат итү белән 2013 елдан ныклап шөгыльләнә башлый. 2015 елда Петербур, Казан, Мельбурн, Һелсинки һәм Түбән Новгородтагы дуслары белән "Тамгалар" альбомын яздыра, ә 2017 елда "Өмет станциясе" җыентыгын чыгара.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!