Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар Юнысов: "Мин дөреслек өчен. Ялган ишетсәм, сугышасым килә"


Оскар Юнысов, Gauga төркеме
Оскар Юнысов, Gauga төркеме

Gauga төркеме җырчысы Оскар Юнысов алга таба гражданлык темасына да җырлар язарга тели. Ул бүгенге Русия сәясәтеннән читтә тора, ләкин "дөреслек өчен" позициясен алган. Ә яшьләрнең татар теле өчен көрәшергә әзер булуларында өмет күрә.

Gauga төркеме Казанның "Соль" барында быел беренче концертын куйды. Татарча рок стилендә башкаручының кичәсенә күбрәк урыс телле яшьләр, аеруча, кызлар күп җыелды. Тамашачы арасында Лилия Хәйруллина, Гүзәлия кебек җырчылар, Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин да күренде. "Син — секси" дип татарча кычкыручылар да булды.

Концерт алдыннан Оскар Юнысов белән сөйләшеп алдык.

— Концертың ураза вакытында туры килде.

— Без эчәргә, талашырга җыенмыйбыз бит. Үзем ураза тотмыйм. Кызганычка.

— Бу концертың нәрсәгә багышлана?

— Безнең төркемнең яңа составы. Яңа җырларны уйнап карыйбыз. Яртысы яңа, калганнары иске җырлар булачак. Бу концерт бер әйбергә дә бәйле түгелдер. Бәлки туган көнем уңаеннандыр. Бүген миңа 30 яшь тулды.

Оскар Юнысов: "Мин дөреслек өчен. Ялган ишетсәм, сугышасым килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Ешрак без фестивальда катнашабыз. Аерым концерт елга бер-ике тапкыр уза. Монысы быел беренче. Соңгысы булмасын дип өмет итеп калабыз.

— Ничек татар рокеры булып киттең? Сине нәрсә этәрде?

Татарча яхшырак килеп чыга икән

— Шулай килеп чыкты инде. Элек андый планнар юк иде. Чөнки мин гел урысча яисә инглиз телендә җырладым. Ə көннәрдән бер көнне татарча яза башладым. Һәм мин шуны аңладым, татарча яхшырак килеп чыга икән. Сыйфаты да, мәгънәсе дә яхшырак.

— Син Башкортстанның урыс шәһәре Бөрөдә туып үскәнсең. Казанга килүең татарлык белән бәйлеме?

— Төп сәбәбе – баскетбол булгандыр. Монда "Уникс" такымы бар иде. Гел баскетбол белән шөгыльләнә идем. "Уникс"та уйнарга теләп Казан дәүләт университетына укырга кердем. Такымга эләгә алмадык. Хәзер баскетбол бөтенләй артта калды. Уйнаган да юк.

Оскар Юнысов, Gauga төркеме
Оскар Юнысов, Gauga төркеме

— Ә кайчан татарча яза башладың?

— 2010 елда. Инде ун ел дәвам итәм. Беренче җырым мәхәббәт турында булгандыр инде.

— Шулай да урысча, инглизчә җырлаудан татарчага күчүеңдә төп сәбәп нәрсә булды?

Татар телендә беренче язудан ук чыкты

— Телне тою. Мин урыс телен тоеп бетермим. Сүзләрен язганда синең эчеңдә нәрсәләр булуны чыгарып бетерә алмыйсың. Ә татар телендә ул үзе чыга. Үзем дә башта аптырый идем. Урыс телендә шул ноктага барырга тырыштым. Телне тоеп, кулланыр өчен. Əмма килеп чыкмады. Татар телендә беренче язудан ук чыкты.

— Аңа кадәр татар рокерларын тыңлый идеңме?

— Ишеткән дә юк иде. Татарчадан мин халык җырларын тыңлап бардым. Балачактан шулай килде. Аннары Мубайны бер ишетеп алдым. Əмма алар белән таныш түгел идем. Үзем татарча рок җырлый башлагач, мин беренчедер дип уйлап йөрдем. Əмма бу алай булмады.

Тамашачылар
Тамашачылар

— Алканат, Исмаил, Азат кебек рокерлар бар. Алар сиңа ошыймы?

— Алар барысы да булырга тиеш. Əмма бу минем музыка түгел. Мин аларны тыңламыйм. Алар мине "селкетми", минем эчемә кереп китми. Мин үземне дә тыңламыйм.

— Бүгенге татар шоу-бизнесын күзәтеп барасыңмы? Кайсы төркемнәрне аерым атар идең?

— Ишетелә инде. Алай тирән белмим бит. Танылган исемнәрне генә беләм. Ришат Төхфәтуллиннар, Элвин Грей. Мин аларны тыңламыйм. Ришатны әле тыңлый алам. Ул моңлы тавышлы.

— Ә заманча шәһәр музыкасыннан? Juna, мәсәлән? Ачышмы?

Ниндидер үткен сүзләр булырга тиеш

— Алар шәп уйныйлар. Авыр музыканы да башкаралар. Күпме уен кораллары кулланалар. Әмма бу минеке түгел. Миңа драйв, энергия, көч, ир көче кирәк. Ансыз булмый. Ниндидер үткен сүзләр булырга тиеш.

— Җыр сүзләрен, музыкасын язганда нәрсәгә таянасың?

— Әби-бабай гел минем белән татарча сөйләште. Кайчак аларның сүзләре җырга кереп китә. Ниндидер җыр язганда "менә бу сүзне бит әбием әйткән иде", дип аңлап каласың.

— Шулай да текст язар өчен тел байлыгы кирәк. Гомумән, татарча китаплар укыйсыңмы?

— Татарча бик сирәк укыйм. Вакыт та юк. Китаплар берничә киштә ята. Вакыт булса, тырышам укырга. Ләкин бу хәл сирәк килеп чыга.

Оскар Юнысов, Gauga төркеме
Оскар Юнысов, Gauga төркеме

— Җырларыңда күбрәк лирика, мәхәббәт. Гражданлык темасына алынырга теләк юкмы?

— Әле уйналмагандыр алар. Без хәзер альбом яздыра башласак, бу темалар да булырга тиеш дип уйлыйм.

— Ә нинди темаларга тукталасың?

— Мин индидер аерым тема алмыйм. Эчтә ниндидер хис бар – шуны уйныйм. Усаллык булса, шуның аша ул аерым проблемага күчеп чыга.

— Сәяси темага җырлар идеңме?

— Юк. Кайчак берәр җөмлә чыгып китә. Бер җырда мондый сүзләр бар: "Бездән озакламый берни дә калмый. Безне озакламый җил дә таба алмый". Кемдер моны тел турында дип кабул итте. Татарлык бу дип әйтәләр. Мин бу хакта язмадым да, ләкин шулай язарга дигән уй бар иде. Туктап калдым.

— Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруны ничек кабул иттең?

— Беренчедән, мин моңа каршы. Татарлар татар телен белергә тиеш. Икенчедән, урысларга татар теле кирәкме, юкмы – әйтә алмыйм.

Тамашачылар
Тамашачылар

— Оскар, син татар яшьләре белән аралашып яшисең. Заманча татар яшьләре нинди?

— Безнең концертка килгәннәре тәрбияле, итагатьле, укымышлы шундый. Аларда өмет күрәм.

— Нәкъ шәһәр яшьләрендәме?

— Шәһәр яшьләре дә, авыл яшьләре дә киләдер монда. Аларда өмет бар. Чөнки татар теле өчен көрәшеп баралар.

— Сәясәткә мөнәсәбәтең нинди?

— Мин анда тыгылмыйм.

— Позицияң бармы соң?

— Дөреслек һәм чынбарлык өчен. Ялган булса, мин каршы булам. Кешенең авызыннан ялган сүз чыкса, сугышасы килә. Түзә алмыйм.

— Екатеринбурдагы хәлләрне күзәттеңме? Яшьләр гражданлык позициясен күрсәтә.

— Минем телевизор да юк. Яңалыкларны интернеттан гына карыйм. Бу көннәрдә анда да керергә вакыт булмады.

— Русиядәге вазгыятьне ничек бәялисең? Интернетны томалау кануны кабул ителде.

— Сорыйсы да юк. Мин аларга нәрсә дип әйтер идем? Каршымын. Оятыгыз кайда, дияр идем.

XS
SM
MD
LG