Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар альтернатив төркеме Камал театрында чыгыш ясый


Оскар Юнысов "Мин татарча сөйләшәм" чарасында җырлый
Оскар Юнысов "Мин татарча сөйләшәм" чарасында җырлый

"Буяулар" дип аталган концерт-перформанс белән "Oscar & c7c5" төркеме чыгыш ясаячак. Тамашаны Yummy music лейблы тәкъдим итә.

20 октябрьдә заманча татар альтернатив музыкасының вәкилләре Камал театрында чыгыш ясый. "Oscar & c7c5" төркеме кече залда "Буяулар" дип аталган концерт күрсәтә.

Альтернатив музыкасы концерты гади тере чыгыш булып кына түгел, иҗади кешенең фикерләренә һәм кичерешләренә багышланган тамаша булачак, диде Азатлыкка чара сценаристы, музыкант Рәдиф Кашапов. Көндәлеге аша тамаша белән аралаша торган рәссам сүрәте әлеге концертның нигезенә салынган. Барлык монологлар Ирик Мусин, Ленар Әхмәтов, Хәмзә Шәрипов, Әлфрид Шәймәрданов кебек Татарстан рәссамнарының чын тарихларына нигезләнгән.

Тамашачыларга төркем "Мин татарча сөйләшәм", "Исән!fest", "Тәмле Казан" кебек чараларда чыгыш ясавы белән таныш. Күптән түгел Татарстан районнары буенча узган "Сәяхәт-Драйв" сәфәрендә дә алар чыгыш ясады.

"Oscar & c7c5" вәкилләре бу елны "Нинди рәхәт" исемле беренче альбомын чыгарды. "Грейпфрут" һәм "Акыл иясе" җырларына клиплар да төшерделәр.

Oscar & c7c5 –​ заманча альтернатив татар музыка төркеме. 2013 елда җырчы Оскар Юнысов тарафыннан оештырылган. Төркем поп-рок стилендә иҗат итә.

XS
SM
MD
LG