Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен аңламасаң да, музыкасын тыңларга кызык"


Рәдиф Кашапов "Сәяхәт-Драйв" концертында чыгыш ясый
Рәдиф Кашапов "Сәяхәт-Драйв" концертында чыгыш ясый

Татарстанда "Сәяхәт-Драйв" дип аталган татар альтернатив музыкасы сәфәре бара. Аны оештыручы музыкант Рәдиф Кашапов сүзләренчә, бу чараның төп максаты – әлеге юнәлешне Казаннан читтә тарату.

Татарстан республикасының сигез районында җанлы татар альтернатив музыкасын уйнаучыларның концертлары оештырылды. 10 сентябрь көнне Актаныш белән Азнакайда башланып киткән чара ике ай дәвам итәчәк. Бүген музыкантлар Минзәлә белән Чаллыда чыгыш ясый.

Әлеге чараны оештыручы музыкант Рәдиф Кашапов "Сәяхәт-Драйв" чарасының максаты – татар альтернатив музыкасын Татарстан буйлап яңгырату. Бар җирдә дә концертлар җанлы форматта уза. Рәдиф Кашаповның исеме татар, урыс иҗади яшьләр мохитендә күптән билгеле. Ул яңа буын иҗатчыларыннан беренчеләрдән булып җанлы татар альтернатив музыкасын уйнаучы да, бу сәнгать төре турында язмаларны язучы да ул. Аны музыкага гашыйк журналист дип тә атап була.

Сәнгатьтән тыш ул – Собака.ру сәхифәсенең мөхәррире. Иҗтимагый тормыш та аңа ят түгел. Рәдиф Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары буларак татар яшьләре хәрәкәтендә актив эшчәнлек алып бара. Азатлыкка Рәдиф татар җанлы музыкасы, аны үстерү юллары, Татарстан буйлап ачылган парклар белән татар җырларын нәрсә берләштерүе хакында сөйләде.

– Рәдиф, син –​ үзенчәлекле музыкант, җырчы. Сиңа мөкиббән китүчеләр дә, синең музыканы аңламаучылар да бар. Син күп язасың, татар җырлары турында күп беләсең. Шулай да сәнгать белән кызыксынуыңа кем һәм нәрсә тәэсир итте?

Үзем Балык Бистәсе районыннан. Чаллыда мәктәпне, Казанда университетны тәмамладым. Аннары 8 ел Петербурда яшәдем. Ахыр чиктә кире Казанга кайтырга булдым. Журналистика белән 1999 елдан бирле шөгыльләнәм. Башта хикәяләр, шигырьләр иҗат итеп карадым, аннары яңа бер һөнәр кирәк дип үземне журналистикада сынарга булдым.

Музыка белән 12 яшьтән алып кызыксынам. Шул чакларда кассеталардан озаклап музыка тыңлый башлаган идем, иң күп тыңлаганым инглизчә рок иде, музыка белән кызыксыну шуны тыңлаудан башланды. Үземне башкалардан бәхетлерәк тойганмындыр, чөнки әти-әнием, кызыксынуымны күреп, миңа гитара бүләк итте.

– Музыкаль уен коралында уйнау бер, ләкин син җырлыйсың да. Җырчы карьерасы кызыктырдымы?

"Татарча да җырлап була бит, татар телендә дә заманча музыка юнәлешләре яши алганын күрдем, аңладым"

– Карьера дип атамас идем. Беренче музыкаль төркемне 2000 елда оештырдым. Мәктәптә укучы егетләр белән берлектә “Черная весна” дигән төркем туды. Аннан башка да төрле иҗади төркемнәр белән чыгыш ясадым, Казанда да уйнадым.

Башта урысча җырлый идем, аннары 2004 елда беренче татар җырларын иҗат итә башладым. Моңа сәбәпче Зөлфия Камалова булды. Аның Казанга килгән чагы булды, таныштым. Җырчы белән берничә әңгәмә әзерләдем. Аның иҗаты, тормышка, татар җырларына карашы шулкадәр хисләндерде ки, "Кара әле, татарча да менә болайрак та җырлап була бит!" дигән уй белән җенләндем. Татар телендә дә заманча музыка юнәлешләре барлыгын күрдем, аны үстереп була икәнен аңладым. Мин дә Зуля Камалова тәэсирендә татарча җырларын иҗат итә башладым, татар альтернатив дулкынына кушылдым.

Гомумән, үземне бер стиль тарафдары дип санамыйм. Бөтен жанрлар да кызыксындыра. Бер-берсенә охшаш җырларны тыңларга һәм җырларга яратмыйм. Мин эксперментлар ясау яклы.

Казанда Урам сәнгате көннәрендә Рәдиф Кашапов һәм Оскар Юнысов чыгышы:

– Яшьләр арасында син шактый танылган җырчы, яшьләр сине белә, тыңлый. Кайсы ягың белән күңелләренә үтеп кердең дип саныйсың?

– Үзгә образым бар. Бераз сәеррәк, башкаларга охшамаган кеше башкаларга кызык булып тоела. Танылу килгәндә, татар яшьләре форумы ярдәм итте дип саныйм. "Мин татарча сөйләшәм!" һәм башка форум уздырган чаралар – альтернатив җырчылар өчен уңай мәйданчык. Без тагын кайда чыгыш ясый алабыз? Кайда тамашачыларга үзебезнең иҗатыбызны тәкъдим итә алабыз? Беркайда да юк андый мөмкинлек.

"Мин татарча сөйләшәм!" һәм башка форум үткәргән чаралар альтернатив җырчылар өчен бик кирәкле мәйданчык бирде

​Соңгы елларда татар альтернатива юнәлешендә иҗат итүчеләр арта бара. Яңа музыкантлар, җырчылар барлыкка килә. Без дә аларны эзлибез. Шәһәрдә телне белмәгән килеш тә татарча җырлар иҗат итүчеләр бар. Бу үзенә күрә кызык күренеш, аларга татар мәдәнияты кызык. Аларны үсендерергә кирәк, ярдәм итү мөһим. Без бергәрәк булырга тырышабыз да, булышабыз, студияләрдә бергә эшлибез, гастрольләргә чыгып китәбез.

Мәгълүмат чаралары безгә артык зур ярдәм күрсәтми. Игъбарга туенган кешеләр түгелбез. Шуңа без үзебезне үзебез танытабыз. Беләсезме, үземне күзәтәм һәм шундый нәтиҗәгә килдем. Мин соңгы елларда гел татарча иҗат итәм. Дөнья татар яшьләре форумы да миңа бик якын, үзем дә күп чараларны оештыруда катнашам.

– Үзебезне таныту дигәннән, "Сәяхәт-Драйв"​ны оештыру фикере дә шуннан тудымы?

– Татарстан буйлап яңа парклар ачылды, булганнары ялт итеп төзекләндерелде. Барысына да диярлек сәхнәләр урнаштырылды. Тик, кызганыч, алар кулланышта түгел, буш тора. Татар музыкасы да бу сәхнәләрдән яңгырамый. Ник әле без бу мөмкинлекне кулланмыйбыз, яңа сәхнәләрдә яшьләр өчен җанлы концертлар оештырып була. Район, шәһәр яшьләре дә яңа форматтагы татар музыка белән танышсын дип паркларны яңартучыларга "Сәяхәт-Драйв" идеясен тәкъдим иттек. Каршы килүчеләр булмады, без төялешеп гастрольләргә чыгып киттек.

Казаннан чык дисәң, татар альтернативасын беркем дә белмәгәне ачык күренә. Белмәүчеләргә сүз белән дә, компьютер аша җибәрелгән клип аша да аңлатып булмый. Кабул итмәячәк, күңеленә үтеп кермәячәк. Заманча креатив музыка нинди булырга мөмкинлеген нәкъ менә җанлы концерт ярдәмендә аңлатып була. Безнең музыканы кеше төрле хис-кичерешләр белән кабул итәргә тиеш.

– Актаныш белән Азнакайда концертларга күпме кеше килде? Сезгә Салават яхшырак җырлый дип бәяләмә бирмәделәрме?

"Татар альтернативасын нәкъ мондый җанлы концерт ярдәмендә күрсәтергә кирәк"

– Кимендә кызыксыну бар. Бу форматыбыз яңа үсеш кенә ала. Шуңа карамастан, Казандагы концертларга килгән кешеләрнең саны җыела. Мисал өчен Актанышта концерт иртәнге якта оештырылды, аның турында аз кеше белде. Ә Азнакайда 70ләп кеше килде. Татарстанның ерак районнары өчен бу начар күрсәткеч түгел. Дөрес, без күбрәк кешенең җыелуын телибез.

Чыгышларыбыз турында мәгълүматны күбрәк таратырга кирәк. Гомумән, кеше хәзер ялкау, ул урамга чыгарга артык теләми. Телевизоры бар, интеренеты, аннан барысын да карарга мөмкин. Тик болар берничек тә җанлы концерт атмосферасын алыштыра алмый. Һәр концерт үзгә, һәр концертта кабатланмас хис-кичерешләр белән чыгыш ясыйбыз. Кешеләр безне күреп, бер-берсенә сөйләр, таныш-белешләрен "һичшиксез, татар җанлы альтернатив концертка бар", дип кыстар дип өметләнәбез.

"Сәяхәт-Драйв" музыкаль такымы
"Сәяхәт-Драйв" музыкаль такымы

– Ә син татар альтернатив музыкасының киләчәген ничек күзаллыйсың?

"Татар телен заманча музыка аша таратуга без күп көч куярга тиеш"

– Кызыксыну бар. Промоутерлар, концерт оештыручылар, тыңлаучылар безне күрә, ишетә. Музыканың сыйфаты үсүенә безнең дә өлеш зур булырга тиеш. Төрле яктан көч куелса, без аерым бер дулкын булып үсәрбез.

Сүз татар эстрадасы аудиториясен яулау турында бармый. Аның үз тыңлаучысы, татар альтернативасының үз аудиториясе бар. Миңа калса, яңа буын татарларына, Татарстанда яшәүче башка халыкларга да безнең музыка кызык булырга тиеш. Бәлки, русиядәгеләрдә дә ул кызыксыну уятыр? Бик мөмкин. Беләсезме, татар теле шулкадәр матур тел, аңламасаң да, аны тыңларга кызык. Минемчә, татар телен заманча музыка аша популярлаштырып була. Без моңа күп көч куярга тиеш.

XS
SM
MD
LG