Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманча татар музыкасын Мәрҗани белән тиңләштереп буламы?


Фильмны тәкъдим итү
Фильмны тәкъдим итү

21 февраль Камал театрында "Шиһаб хәзрәт. Мәрҗанинең Казаннан Мәккәгә хаҗ кылуы" дигән фильм тәкъдим ителде. Анда галим үз чорының агымга каршы баручы алдынгы карашлы кешесе итеп сурәтләнгән һәм аны заманча альтернатив музыкасы тарафдарлары белән чагыштырганнар. Бу бәхәс уятмыйча калмады.

"Инновация" студиясенең 46 минутлык документаль фильмын караганнан соң шундый кызу фикер алышу булыр дип иҗат төркеме күз алдына да китермәгәндер. Тәкъдим итү алдыннан режиссер Салават Юзеев хәтта залның тамашачы белән тулачагына да бик ышанмады. Зал тулды. Яшьләр фильмны аягүрә алкышлады. Өлкән буынга Мәрҗани турында фәнни мәгълүмат аз тоелды. Ә ни өчен галимнең 30дан артык хезмәте исемнәре аталмады? Аның мәгарифтәге уңышы нидә? Ни өчен фильмда Шопен музыкасы күп, татар музыкасы аз? Альтернатив музыка татар музыкасымы ул? Ни өчен фильм татарча түгел? Режиссерга бу һәм башка сорауларга тәфсилләп җавап бирергә туры килде. Азатлык та режиссер белән кыска әңгәмә корды.

Казанда Мәрҗани турында фильм тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:12 0:00

– Салават әфәнде, сезнеңчә Мәрҗани шәхесенең актуальлеге нидә? Бүген аны өйрәнәләрме, яшьләр агымга каршы барган шундый галимнең барлыгын беләләрме?

– Миңа калса, Шиһабетдин Мәрҗанинең бөеклеген татар халкы әле дә аңлап бетерми. Аны хәтта татар халкының атасы дип тә атап була. Ул бит "без – татар халкы", "Син татар булмасаң, кем син?" дип әйткән, татар тарихын язуда пионер булган шәхес. Аңа кайсы яктан карасаң да, һәрбер өлкәдә ул алдан барган. Фән ягыннан да, дин ягыннан да, тарих җәһәтеннән дә. Мәрҗани бүген дә актуаль шәхес. Фильмда, мәсәлән, альтернатив музыка яшьләре катнаша. Алар Мәрҗани – безнең кеше дип әйттеләр. Чөнки үз заманында ул да альтернатив карашлы кеше булган. Иске традицияләргә каршы килгән, реформатор булган. Яшьләрнең аңа мөнәсәбәте, аны кумир дип санаулары – фильмның әһәмияте менә шунда инде.

– Фильмда нинди яңа алымнар кулланылды?

– Без башта ук үзебезгә фильм шушы җирлекнеке генә булмаска тиеш, дигән максат куйдык. Монда күтәрелгән проблемнар бөтен дөньяга кызыклы булырга тиеш. Безнең андый тәҗрибә бар: Европада татар фильмнарын күрсәттек һәм халыкта кызыксыну уянганын күрдек. Ә бу очракта без шәхеснең биографиясен сөйлибез, ләкин традицион формада түгел. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани авылда туган. Без авылны феномен буларак карыйбыз. Ул кай ягы белән кызыклы һәм үзенчәлекле? Авыл татар менталитеты белән ничек бәйле? Бу сорауларга галимнәр җавап бирә. Аннан икенче фактка тукталабыз. Мәсәлән, Мәрҗанинең әтисе мулла булган. Без "Кем ул – мулла? Аның үзенчәлеге нидә?” дигән сорау куябыз. Төрле галимнәр бу сорауларга җавап эзлиләр. Миңа калса, бу бөтен дөньяга кызыклы. Дөрес, безнең өчен җавап билгеле, ә менә европалы өчен Мәрҗанинең югары белем алырга Бохарага китүе дә сәер тоелырга мөмкин. Чөнки кул сузымында гына Казан университеты, ә ул әнә нинди авыр сәфәргә кузгала. Без татарга Казан университетына юл ябык икәнне беләбез. Ә читтәге тамашачыга татарның урыс телен белмәве, башка диндә булуы, шуңа урыс уку йортларына керә алмавы турында аңлатырга туры килә. Мәрҗани өлкән яшьтә генә шушы киртәне үтә һәм Казан университетына керә. Без менә шушындый каршылыкларны да чагылдырырга тырышабыз.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

– Мәрҗанине чит илдә, бәлкем, күбрәк тә беләләрдер. Чөнки Төркиядә, гарәп илләрендә аның дәреслекләре буенча укыту бар. Бездә исә ул совет чорында тыелган, соңгы вакытта гына кире кайтарылган шәхес. Бу яктан карасак, Мәрҗанине иң әүвәл татарга танытырга кирәктер. Моның беренче адымы – фильмның татар телендә булу тиешлеге түгелме?

– Бу фильмга бик озак килдек. Безгә Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәм итте. Без аның бюджетын ничек кенә кайгыртмадык инде. Үзебезнең министрлыкка да тәкъдим иттек, Русиянекенә дә. Аннан Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтү програмына кердек һәм билгеле бер сәбәпләр аркасында ул програмнан төшеп калдык. Аннан янә мәдәният министрлыгына гариза бирдек. Һәм, ниһаять, Казанга бәйле шәхесләр програмына эләктек. Шулай итеп фильмның бюджеты 500 мең сумны тәшкил итте. (Бу җәһәттән фильмның продюсеры Марина Галицкая кызыклы чагыштыру китерде: Русиядә 25 минутлык фильмның минималь бюджеты 1 миллион 200 мең сум тора – ред.) Шуңа күрә планлаштырганча, Бохарага, Сәмәркандка бара алмадык. Болар – аерым бер тарих булып киләчәккә калды. Хаҗ өлешен эшли алмадык. Тиеннәрне санаганда барысын да исәпкә аласың. Кагыйдә буенча без фильмны Русия архивына тапшырырга тиеш булабыз. Ә анда фильмны бары тик урыс телендә кабул итәләр. Ирексездән картинаның теле итеп урыс телен сайларга мәҗбүр булдык. Ә татарча күчермәсенә акча калмады. Беркая да чыгып йөрмичә фильмны ничек төшерергә? Казанда әллә ни төшереп булмый. Иске Татар бистәсендә операторлар һәрбер ташны ялап чыкты инде. Шуңа кызыклы алымнар эзләдек. Иң әһәмиятлесе – яшьләрне җәлеп иттек. Кадрда – альтернатив музыка. Һәм ике гасыр арасында параллельләр.

– Кырык минутта Мәрҗанигә кагылышлы глобаль сорауларның барысына да җавап биреп буламы?

– Төрле галимнәр Мәрҗанинең феноменын, аның кайсы өлкәләрдә нинди эшләр башкарганын аңлата. Ул мөселман дөньясында беренче булып фәлсәфәне яңадан торгызу кирәклеген әйтә. Ә ул чакта мөселман дөньясы бу фәлсәфәне, Ибне Рушт, Әл-Фараби кебек галимнәрен берничә гасырга югалта һәм йокы халәтенә керә. Бу сораулар Мәрҗанине бик борчый. Ни өчен шәрык артта калган, нәрсә эшләп була? Һәм ул үз тирәсендәге дөньяны үзгәртә башлый. Мөмкин булганның барын да эшли. Ул эшләрне үз заманы өчен инкыйлаби дип тә әйтергә була. Әлбәттә инде, бу сорауларга 46 минутлык фильмда төбенә тоз коеп, тәфсилләп җавап биреп булмый. Без аларны фәкать билгеләп чыктык. Аларның һәрберсенә багышлап аерым фильм ясап булыр иде. Әлеге дә баягы – бюджетның кечкенә булуы итәк-җиңнәрне җыярга мәҗбүр итте. Аннан максат бит Мәрҗани шәхесенә кызыксыну уяту иде. Фикер алышу кызулыгына караганда, максатыбызга ирештек.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

– Димәк, мондый фильмнар белән кызыксыну бар?

– Әлбәттә, бар. Әле менә бу картинаны чыгарып өлгермәгән, Лениногорскидан шалтыратып, Утыз-Имәни турында фильм төшерүне үтенделәр. Утыз-Имәни, Курсави, Баруди, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев – һәрберсе турында фильм төшереп була. Әйтәсем килгәне шул: бу шәхесләргә игътибар кирәк. Шул ук Мәрҗанинең нибары ике хезмәте татар теленә тәрҗемә ителгән.

Шулай итеп, фильмда Мәрҗани биографиясе белән журналист Рәдиф Кашапов таныштыра. Фильмда “Gauga” рок төркеме солисты Әскәр Юнысов музыкасы, “Әлиф” спектакленнән өзекләр файдаланылган. Хореограф Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Әскәр Юнысов альтернатив татар музыкасының ничек барлыкка килүе турында сөйли, Мәрҗани турында уйлана. Алар, әгәр Мәрҗани исән булса бүгенге вазгыять турында ни дияр, нәрсәләр эшләр иде дигән сорауга да җавап эзли. Нурбәк Батулла аны "перфоманс остасы булыр иде, заманча университет оештырыр иде" дип фаразлый. Фильмда катнашкан фәлсәфә фәннәре докторы Тәүфыйк Ибраһим мөселман дөньясындагы каршылыкларга чик куяр иде, дип фаразласа, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Юзеев аны Дәүләт шурасына "җибәрде". "Ул күпчелек фикеренә карамас, татар телен яклап берүзе күтәрелер иде", дип фикерләде. Галим татарның бүгенге хәлен былтыр бармагын кыстырган Шүрәле белән дә чагыштырды.

Фильмда катнашкан яшьләр Мәрҗанине ни дәрәҗәдә белә соң? Җырчы Әскәр Юнысовтан Мәрҗани белән кайчан кызыксына башлавын сораштык:

– Тарихи шәхесләрне мәктәптә өйртмәсәң, аларны кеше гомер буена да танып белмәскә мөмкин. Мин урыс мәктәбендә укыдым. Анда, гомумән, татар шәхесләре турында сөйләмиләр. Тәбрисләр, Рәдифләр белән аралаша башлагач кына үзем өчен Мәрҗанине ачтым.

Журналист Рәдиф Кашапов Мәрҗанине бүген таныту юллары белән бүлеште:

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

– Мәрҗанине таныту өчен иң беренче китапларын хәзерге татар теленә тәрҗемә итәргә һәм интернетка чыгарырга, аның биографиясен сөйләргә кирәк. Ул бит бик кызыклы шәхес, альтернативалы кеше булган. Салават безне бу кинога ни өчен чакырды? Чөнки ул безне күпмедер дәрәҗәдә аның дәвамчылары дип кабул итә. Минемчә, без аңа бер дә охшамаган. Бераз аның кебек алгарак барабыз, татар консерватив җәмгыятен бераз шаккатырабыз. Ул да каршылык тудырган бит. Менә шуларны сөйләргә кирәк. Кызыксынып киткән кеше башка мәгълүматны үзе эзләп табар. Минемчә, көчләп тагарга кирәкми. Мәсәлән, Тукайны бөтен җиргә керттек, хәзер кеше Тукайны укымый, өч шигырен белә, шул җитә дип уйлый. Мәрҗани шул хәлгә калмас дип өметләнәбез.

– Мәрҗани бүгенге заман, хәзерге вазгыять турында нәрсә әйтер иде?

– Ул аптырап калыр иде. Һәрхәлдә халык татар телен онытыр дип уйламагандыр, миңа калса. Ул яшәгән чорда Гаяз Исхакый да "Инкыйраз"ны язмый бит әле. Шуңа күрә миңа Мәрҗани алдында оят та.

Тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова фильмда Мәрҗани шәхесенә караганда альтернатив музыка тарафдарларына күбрәк урын бирелгән дигән фикердә. Ул "Әлиф" спектаклендә файдаланылган музыка, шул исәптән "Туган тел" музыкасын бозу (композитор Эльмир Низамов "Әлиф" өчен "Туган тел"гә яңа яңгыраш бирә) белән килешмәвен дә белдерде:

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

– Иҗат төркеменә шәхес турында сөйләгәндә галимнәргә мөрәҗәгать итүе, фәнни хезмәтләргә таянуы өчен рәхмәтемне белдерәм. Бүген бу бик тансык һәм сирәк күренешкә әйләнде. Чыннан да, альтернатив музыканы Мәрҗани белән бер яктан чагыштырып та була. Ләкин кинода бу параллельгә урын артык күп бирелгән. Мәрҗани шәхесе вектор рәвешендә яктыртылган, аны ачу өчен вакыт сарыф итеп тормагансыз. 30 хезмәт дидегез, ә нинди хезмәтләр? Сез моңа җавап бирмисез. Кинода катнашкан яшьләргә Мәрҗанидән тыйнаклыкка өйрәнәсе бар әле. Альтернатив музыкага да әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ә ул чорга килгәндә, бөтен дөнья Мәрҗанигә баш ияр өчен Казанга агылган. Татар халкының "Туган тел" гимны үзгәртү өчен үсәргә дә үсәргә әле. Фильмда аны чиркәү аһәңнәре белән яңгыраталар. Хәзерге заманда андый яңгыраш аеруча куркыныч.

Салават Юзеев музыкадагы яңа юнәлешне ошатуын һәм "Туган тел"нең яңа яңгырашын да кабул итүен әйтте. "Бәлкем мин бик начар фикер әйтәмдер. Ләкин "Туган тел" ул бишек җыры көенә язылган. Бу нәрсә, татар, йокла дигән сүзме?" диде ул.

Тәкъдим итү кичәсендә "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, рәссам Надир Әлмиев тә катнашты. Миләүшә Айтуганова фикер алышуда катнашмады. Надир Әлмиев фильмны ошатуын һәм тизрәк прокатка чыгуын теләде. Иҗат төркеме "бу әле премьера түгел, тәкъдим итү" дип белдерде. Аларның исәпләре Мөселман кинофестивалендә катнашу һәм прокатка чыгу таныклыгы алу. Режиссер Салават Юзеев елга берне генә булса да татар шәхесләре турында фильм төшерергә әзер икәнлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG