Accessibility links

Русия думасы Рунетны изоляцияләү канунын кабул итте


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Канун интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.

Русия думасы сишәмбе өченче һәм соңгы укылышта Русиядә интернетның "имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында" канун өлгесен кабул итте. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

"Суверен интернет" турында дип тә аталучы әлеге канун 2019 елның 1 ноябрендә үз көченә керер дип фаразлана. Ә мәгълүматны криптографик саклау һәм домен исемнәре системы турындагы өлеше 2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.

Канун өлгесе интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.

Беренчел исәпләүләргә караганда, канун үтәлеше өчен 30 млрд сум акча кирәк булачак.

Интернетның Русия өлешен дөнья интернет челтәреннән аерган очракта аны автоном эшләтү турында канун өлгесе Русия думасына 2018 елның декабрендә кертелде. Ул 12 февральдә беренче укылышта, узган атнада икенче укылышта кабул ителде.

Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.

9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен Рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG