Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рунетны изоляцияләү канунын үтәү 30 млрд сумга кадәр артты


Рунетны изоляцияләүгә каршы митинг
Рунетны изоляцияләүгә каршы митинг

20 млрд сумнан артыгы җиһаз алуга, 4,5 млрд сумы интернет адреслар һәм трафик маршрутлары турында мәгълүмат җыюга, 5,5 млрд мәгълүмат җыю һәм саклау чаралары булдыруга тотылачак.

Рунетны изоляцияү турында канун өлгесе таләпләрен үтәү чыгымнары 10 млрд сумга арткан. Моңа кадәр сүз 20 млрд сум турында бара иде. "Цифровая экономика" оешмасы сайтындагы мәгълүматка караганда, суверен рунет өчен 30 млрд сум таләп ителергә мөмкин. Һәм бу әле ахыргы сумма булмас дип яза РБК.

20 млрд сумнан артыгы җиһаз алуга, 4,5 млрд сумы интернет адреслар һәм трафик маршрутлары турында мәгълүмат җыюга тотылачак. Моннан тыш, 5,5 млрд мәгълүмат җыю һәм саклау чаралары булдыруга китәчәк.

Февраль башында рунетны изоляцияләү турында канун авторларының берсе Андрей Клишас интернетның Русия өлешен тышкы куркынычлардан саклау өчен 20 млрд сумнан артык акча карала дигән иде. Мондый саннарны Русия иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушев та атады. Март урталарында Федерация шурасы рунет изоляциясен федераль бюджеттан түләргә тәкъдим итте.

Русия думасына, Русияне дөнья интернет челтәреннән аерган очракта, интернетның Русия өлешен автоном эшләтү турында канун өлгесе 2018 елның декабрендә кертелде. Ул думада беренче укылышта каралды һәм кабул ителде.

Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.

9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG