Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә интернетны томалау коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк"


Архив фотосы
Архив фотосы

23-24 март Казанның "Волга" кунакханәсендә бәйсез интернетка багышланган түгәрәк өстәл узды. Аны Мәскәүдән килгән IT белгече Алексей Веснин алып барды. "Мөстәкыйль интернет мифмы, әллә чынбарлыкмы?" дигән чара инициатив яшьләр төркеме тарафыннан оештырылган иде.

Түгәрәк өстәлне интернет аша туры эфирдан карау мөмкинлеге дә булдырылды. Чараның беренче көнендә, тәнәфескә бүленгән арада, чарадан турыдан-туры трансляция алып барган Никита Храмов кулга алынды. Бу хакта Азатлык хәбәр иткән иде.

Түгәрәк өстәл Русиядә кабул ителгән ике канунга багышлап уздырылды.

Беренче канун, 2016 елның июлендә, Ирина Яровая һәм Виктор Озеров тәкъдиме белән кабул ителде. Ул халык теленә "Яровая-Озеров кануны" буларак кереп калды. Анда терроризмга каршы тору һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен Русия ватандашларының телефоннан сөйләшүләрен, интернеттагы язышуларын һәм башка активлыгын туплап бару кирәклеге турында әйтелә.

Икенче канун исә, быелның 12 февралендә Русия думасы депутатларының күпчелек тавышы белән, беренче укылышта ук кабул ителде. Ул Русиядәге интернетны тулаем ябып кую хакындагы канун. Әлегә аңа президент тарафыннан имза куелмаган. Әгәр ул тулаем гамәлгә керсә, Русия халкы чит илләрнең сайтларына керү мөмкинлегеннән мәхрүм калачак. Бу илдә яшәүче интернет кулланучылар бары тик тикшерелгән һәм дәүләт органнары тарафыннан расланган сайтлардан гына файдалана алачак.

Алексей Веснин бу кануннарның Русия Федерациясе Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килүе хакында әйтте.

Алексей Веснин
Алексей Веснин

Конституциягә каршы кануннарны ничек кабул иткәннәрен аңламыйм

— Кешегә ниндидер идеяне сату өчен, зур тырышлык куярга кирәк. Мәсәлән, сез фәннәр академиясенә килеп, "белем алу зарарлы" дигән идеяне сата аласызмы? Юк, билгеле. Көн саен интернеттан файдаланучыга килеп: "Интернет сиңа зыян сала, ул сине уйларга өйрәтә, гомум фикерләүгә китерергә мөмкин", дип тә әйтә алмыйсыз. Халыкны куркыту җиңелрәк. Шуңа безгә күп кануннарны "иминлек, терроризмга каршы көрәш” дигән соус белән бирәләр дә. Ләкин интернетны тыю ул Русия Конституциясендә әйтелгән мәгълүматка хокукны чикли. Яровая-Озеров кануны исә, безнең язышуларны, сөйләшүләрне җыеп, Конституциядә әйтелгән шәхси тормышка, хат алышуга хокукны юкка чыгара. Илнең төп канунына – Конституциягә каршы килерлек кануннарны ничек кабул иткәннәрен аңламыйм. Күз алдында канун бозылганда, Конституцион җыелыш та җыелмый! 2015 елда, Берләшкән милләтләр оешмасында Кеше хокуклары декларациясенең бер өлеше буларак, интернетта анонимлык турындагы канун кертелде. Безнең интернет челтәрендә анонимлыкка хокукыбыз булырга тиеш! Ә бездән аны алдылар. Без бу башбаштаклыкка актив рәвештә каршы торырга тиеш! Чөнки бу - безнең хокукларны боза, ди Алексей Веснин.

Белгеч хокукый яктан куркытуларның да нигезсез булуы турында әйтә.

— Мисал өчен, ".ru" доменындагы сайтлар болай да Русия кануннары кысаларында эшләргә һәм аларга буйсынырга тиеш. ".us" доменындагы сайтлар АКШ кануннарына буйсына, ".com" доменындагы сайтлар халыкара кануннар белән якланган. Өстәмә тыюлар уйлап чыгарып, халыкны чикләргә, аның хокукларын бозарга кирәкми. Интернет ул нәрсә? Ул глобаль аң дигәнне аңлата. Ул ниндидер бер ил кысаларында чикләнгән була алмый, чөнки интернет ул ниндидер дәүләтнең җирләре түгел. Ул гомум фикерләү, гомум кешелек тарафыннан тупланган акыл чыганагы. Аны ничектер чикләп кую ул гомумән интернетны бетерү дигән сүз. Чикләнгән сегмент интернет дип атала алмый, чөнки ул аның аңлатмасына ук туры килми, ди Алексей Веснин.

Русия кануннарының хокукый системнар белән тупас рәвшетә бозылуына бик күп мисаллар да китерә ул. Мәсәлән, мәгълүмат алуга хокук Конституция тарафыннан якланган булса да, ул инде күп еллар дәвамында бозыла, дип белдерә Алексей.

Алексей Веснин
Алексей Веснин

— Моңарчы бары тик мәхкәмә тарафыннан тыелган сайтлар гына ябылырга тиеш булса да, махсус хезмәтләр үзләре исемлек төзеп, сайтларны ябарга әмер биреп утыра. Мәсәлән, кайчакта, сез ниндидер сайтны ачарга телисез, ә аның тыелган булуы турында мәгълүмат чыга. Мәхкәмә карарына да сылтама бирелми. Шул ук Каспаров.ру сайтын ачып карагыз. Кемдәдер ул ачылмаячак, ләкин аны тыйган мәхкәмә карарын күрмәссез. Әгәр сезнең телефонда махсус хезмәтләрнең фильтрларын урап узарга мөмкинлек бирүче VPN куелган булса, сездә ул сайт ачылачак, - дип аңлата Алексей.

Залда утыручыларның һәркайсы бер үк сорау бирә: "Русиядә интернетны тулаем изоляцияләү техник яктан мөмкинме? Бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?"

Техник яктан мөмкин эш, ләкин бу коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк

— Әйе, техник яктан бу мөмкин эш, ләкин бу коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк. Беренчедән, интернетның тизлеге кимиячәк. Сез эзләгән мәгълүмат табылганчы һәм шул мәгълүмат булган сайт ачылганчы, ул дәүләт куйган бик күп фильтрлар аша узарга мәҗбүр булачак. Нәтиҗәдә, сез бер бит ачылганны бик озак көтәчәксез. Чит ил банклары белән элемтә булмаячагын аңлыйсыздыр инде. Ул гына да түгел, ил эчендәге банк та интернет әкрен булу аркасында бик акрын эшләячәк. Карталар белән куллану мөмкинлеге булса да, бу бик зур уңайсызлыкларга китерәчәк. Мобил телефонны файдалануда да зур кыенлыклар булачак. Бер-бер артлы берничә шалтырату ясау, озаклап сөйләшү кыен булачак. Интернет-кибетләр белән файдалану да авыр булачагын аңлыйсыздыр. Беренчедән, сайтлар үзләре үк әкрен эшләячәк, икенчедән, анда түләү мөмкинлеге турында әйттем инде, өченчедән, чит ил кибетләренә бөтенләй юл ябылырга мөмкин. Бу конкуренцияне чикләү дигән сүз һәм бөтен нәрсәгә бәяләр артачагы көн кебек ачык. Русия халкының мәгълүматын җыеп, ил эчендә туплап барган популяр сервисларны да тыячаклар. Мәсәлән, Linkedln инде тыелды. Чит илдә эшләнгән аралашу чатлары да бетәчәк. Кыскасы, халык тулаем изоляциядә калачак һәм тикшерүсез генә аралашудан мәхрүм ителәчәк, ди Алексей Веснин һәм тагын бер кат моңа каршы чыгарга чакыра.

Бүгенге көндә Русиядә дә актив кулланыла торган электрон имзаларның да бетәчәге турында сөйли ул. Алексей әйтүенчә, электрон имзалар халыкара систем белән тикшерелә, ә интернет чикләнгән очракта моны эшләү мөмкин булмаячак. Русия эчендә генә тикшерердәй һәм электрон имзаларны гамәлдә саклардай алмаш систем бөтенләй юк.

Моннан тыш, суверен интернет турындагы канунны гамәлгә ашыру өчен генә дә, Русия бюджетыннан кимендә 25 миллиард сум сарыф ителергә тиеш. Димәк, үзен чикләп куйган өчен халык үзе үк түләячәк.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Яровая-Озеров кануны өчен дә чыгымнар миллиардлар белән исәпләнә. "Почта России"га канунга кушылыр өчен генә җиһазлар алуга 500 миллиард сум һәм ел саен 100 миллиард сум өстәмә акча кирәк булачак. Башка почта элемтәсе операторларына һәм логистика компанияләренә 180 миллиард сум тотылыр дип исәпләнгән, бу исә интернет-кибетләрдәге тауарларның 30-40%ка артуына китерәчәк. Мобил элемтә операторларына 2,2 триллион сум, Mail.ru, ВКонтакте, Одноклассники кебек социаль челтәрләргә тагын 1,2-2 миллиард сум кирәк.

Түгәрәк өстәлнең икенче көнендә Алексей Веснин кешеләрнең шәхси мәгълүматлары ни рәвешле җыелуы, ФСБның һәм башка оешмаларның ул мәгълүматларны туплау алымнары турында сөйләде. Алардан сакланырга өйрәтте.

— Кеше хакындагы барлык мәгълүмат та җыела. Аның йөргән урыннары, телефонындагы фотосурәтләре, аудиоязмалары, видеолар, интернеттан ул эзләгән мәгълүмат, почтасындагы мәгълүмат, шалтыратулар, хәбәрләр һәм башкалар. Җыелу максатлары күптөрле булырга мөмкин. Кеше хакында картотека төзү, аның кайларда йөргәннәрен белеп тору, психологик портретын төзү, социаль челтәрләрен анализлау, күзәтү һәм тыңлап тору һәм башкалар. Бу кайлардан җыела дисезме? Мисал өчен, ВКонтакте социаль челтәре сезнең хактагы тулаем мәгълүматны тиешле оешмаларга тапшырып тора. Шул исәптән Mail.ru, Одноклассники, Viber да. Телефонга куелган ул әсбаплар сезнең барлык парольләрне, кайларга йөрүегезне, телефонда булган бар мәгълүматыгызны җиткерә.

Гади генә фонарь әсбабы да фото-видеога, контактларыгызга керү мөмкинлеген сорый

Гап-гади генә фонарь әсбабын карагыз. Аны телефоныгызга куйганда, ул фото-видеога, контактларыгызга керү мөмкинлеген сорый. Ни өчен? Чөнки фонарь кушымтасын ясаучылар сезнең телефондагы бар мәгълүматны үзләштереп, ахыр чиктә үз максатларында файдалана, сата ала. "Пятерочка", "Спортмастер" кебек кибетләрнең әсбапларын карагыз. Алар сездән геолокация сорый. Кешеләрнең күбрәк кайсы урында йөрүен анализлап, анда тагын бер кибет ачарга мөмкин, мәсәлән. Бигрәк тә куркыныч әсбап - "Сбербанк"ның мобил әсбабы. Ул бар нәрсәне туплый! Шул ук "Альфа-банк" кушымтасы нибары сезнең контактларга керә алу мөмкинлеген генә сораса (аның буенча кемгәдер акча җибәрергә кирәк булырга мөмкин), "Сбербанк"ка сезнең турында бар мәгълүматны туплап, тиешле урынга җибәреп тору кирәк. Кыскасы, сезнең арттан тулаем күзәтү бара, диде Алексей Веснин һәм моның да барлык хокукларыбызны бозу булуын ачык аңлатты.

Ул әйтүенчә, бу - Конституция тарафыннан билгеләнгән шәхси тормышка хокукны, халыкара хокуклар белән әйтелгән анонимлыкны бозуның бер өлеше.

Алексей Веснин бу очрашуда нинди мессенджерның иң ышанычлы булуын, нинди чаралар белән телефоныңнан "агучы" шәхси мәгълүматны яклап калырга мөмкинлеген дә аңлатты. Күпләрнең ноутбукларын, телефоннарын тикшерде һәм үз киңәшләрен бирде. Мисалга, җәмәгать урыннарындагы интернеттан тыелу, операторлар биргән роутерлардан файдаланмау, махсус програмнарны ничек урнаштыру турында.

— Мин кешенең шәхси тормышын һәм анонимлыгын аның үз кулына кайтарырга телим, бары шул гына. Махсус хезмәтләрнең күзәтүеннән саклаучы програмнар инде бар, җәй азагына үз продуктымны да чыгарачакмын, без Русиядәге интернет изоляциясенә, хокукларыбызны бозуларга каршы бергәләп көрәшергә тиеш, диде Алексей Веснин.

XS
SM
MD
LG