Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сүз иреге һәм сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикет үтте


Илдар Нурмөхәммәтов
Илдар Нурмөхәммәтов

Акция бер ел элек Навальный протестлары узган "Боҗра" сәүдә үзәге каршында узды.

23 гыйнвар Казанда сүз иреге һәм сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикет үтте. "Боҗра" сәүдә үзәге каршында активист Илдар Нурмөхәммәтов "Сәяси тоткыннарга, матбугатка, сүзгә ирек. FREE" дигән шигар белән басып торды.

Нәкъ бер ел элек бу урында меңләрчә кеше митингка чыккан иде. "Ул вакытта кешеләр курыкмады. Хәзер дә куркырга кирәкми, алайса ирекне югалтырга мөмкин. Минем янга Германия кешесе килеп: "Мин дә шулай уйлыйм!" дип әйтеп китеп барды. "Молодец!" дип китте бер кыз. Шулай ук хокук саклаучылар да килде. "Кабат син чыккансың!" диделәр. Мин үземнең акциям белән көрәшергә һәм курыкмаска кирәклекне әйтергә теләдем", диде активист Idel.Реалиига.

Бүген Киров шәһәрендә дә оппозиционер Алексей Навальный һәм активист Светлана Маринага ирек сорап ялгыз пикет үтте. Русиядәге иң күренекле оппозиция җитәкчесе Навальныйның Томскида Новичок белән агуланудан соң Германиядә дәваланып Русиягә кайтканда кулга алынуына бер ел.

2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында, 21 апрелендә Русия шәһәрләрендә Навальныйны яклап дистәләрчә мең кеше урамга чыкты. Күп еллар буе күрелмәгән зур протест чаралары Казан һәм Уфада да узды. 31 гыйнварда Русия буйлап барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG