Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный протестларына бер ел: Анда катнашканнар бүгенге сәясәтне ничек күрә


Казанда Алексей Навальныйны яклаучылар һәм Росгвардия хезмәткәрләре, 23 гыйнвар 2021
Казанда Алексей Навальныйны яклаучылар һәм Росгвардия хезмәткәрләре, 23 гыйнвар 2021

Русия шәһәрләре буйлап Алексей Навальныйны яклап зур протест чаралары башлануга бер ел була. Шуннан соң илдә вазгыять нык үзгәрде, сәяси тормыш тынып калды. Казан һәм Уфада ул вакыйгаларда кайнаган активистлар бу турыда ни уйлый?

Русиядәге иң күренекле оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Томскида Новичок белән агуланудан соң Германиядә дәваланып Русиягә кайтканда кулга алынуына бер ел. 2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында, 21 апрелендә Русия шәһәрләрендә Навальныйны яклап дистәләрчә мең кеше урамга чыкты. Күп еллар буе күрелмәгән зур протест чаралары Казан һәм Уфада да узды. 31 гыйнварда Русия буйлап барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланды.

Әмма шуннан соң илдә сәяси активлык тынып калды, ул хәзер күбрәк ялгыз пикетлар белән чикләнә. Навальный җитәкчелендәге Коррупциягә каршы фонды (Русия хакимиятләре экстремистик оешма дип саный) һәм Русия шәһәрләрендәге Навальный штаблары (Русия хакимиятләре экстремистик оешма дип саный) эшчәнлеге тыелды. Кемнәрдер төрмәгә ябылды, кемнәрдер чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Азатлык Уфада һәм Казанда бер ел элек әлеге вакыйгалар эчендә кайнаган активистлар белән шул протестлар, Русиядәге хәзерге вазгыять турында сөйләште.

Уфадагы Навальный штабы (Русиядә экстремистик дип танылды – ред.) координаторы Лилия Чанышева кулга алынып инде өченче ай тикшерү изоляторында утыра. Ул Уфада Русия хакимиятләре экстремистик дип таныган Навальный штабын төзүдә гаепләнә. Әлегә мәхкәмә башланмады. Тикшерү эшләре бара. Туганнары, якыннары белән ул электрон почта аша аралаша. Бердәнбер элемтә чарасы шул. Ире Алмаз Гатин 24 декабрьдә язылган хатка бары тик 11 гыйнварда гына җавап булды дип зарлана, һәм һаман да Лилия белән очрашуга рөхсәт бирелмәвенә эче поша. Алмаз бер ел элек булган хәлләр, Чанышеваны кулга алу – барысы да буталып бетте, ышанасы килми торган бер төш дип тасвирлый. Бер ел эчендә аларның тормышы да, җәмгыятьтәтәге хәлләр дә тамырдан үзгәрүен әйтә һәм бер ел элек булган хәлләрне искә төшерә Алмаз Гатин.

Алмаз Гатин Лилия Чанышева белән (Туйдан архив фотосы)
Алмаз Гатин Лилия Чанышева белән (Туйдан архив фотосы)

— Алексей Навальныйның кайтуын җанлы эфирда карадык һәм очкычны башка һава аланына боргач, хәлләр була икән дип уйлап куйдым, әмма аны үлемнән котылып хастаханәдән туган җиренә кайтышлый кулга алырлар дип берничек тә күз алдына да килмәде. 23 гыйнвар Навальныйны яклап Уфада да урам җыены булды, Лилия анда чыгып та өлгермәде, өйгә килделәр. Икенчесе 31 гыйнварда булды. Лилия мәйданга барып җитүгә үк кулга алынды. Бик оста эш иттеләр, — ди ул. — Навальный төрмәгә ябылды, әмма ул вакытта бу хәлләрнең безнең өйгә дә килүен уйламадык та. Гыйнвардагы вакыйгалардан соң Русиядәге хәлләр бик тиз үзгәрә башлады. Теләгәннәр Русиядән китте, Лилия китү, качу яклы булмады, нәтиҗәдә – ул Мәскәүдә, төрмәдә. Мин Уфада аның белән очраша алмыйча интегәм. Гариза артыннан гариза язам, әмма очрашуны рөхсәт итмиләр.

Хәзер кешеләрнең нинди дә булса ризасызлык белдермәвен Гатин аларның куркытылган булуы белән аңлата.

Басым ясаган саен, катырак кыскан саен, кешедә каршылык та, ризасызлык та арта

— Халыкның урамга чыкмавы да аңлашыла, полиция режимлы дәүләттә кәгазь тотып торганга да төрмәгә яба алалар. Кешеләрнең саклануы хәерле, бер яктан. Әйе, бүген хакимият үзенекенә иреште, халыкның бер өлешенә курку хисен салды. Кем тыңламый, шуны төрмәгә ябабыз дип сабак укытты. Әмма озакка дәвам итә аламы бу режим? Минемчә, юк. Басым ясаган саен, катырак кыскан саен, кешедә каршылык та, ризасызлык та арта. Ул "бомба" кайчан һәм ничек шартлаячагын беркем дә әйтә алмый. Курку – яман чир, аннан котылып күңелгә мәхәббәт хисен урнаштыру кирәк. Мин курыкмыйм һәм әлегә йөрәгем типкән халәттә Лилиямне азат итәр өчен бөтен көчемне куячакмын. Мин аны Ходайдан сорап алдым, аннан төрмәдән азат итүен һәм кавыштыруны кабат сорыйм.

Алмаз Гатин әйтүенчә, Русия хакимияте СССРны сагынса да, кешеләрнең 1937 еллар чорына кайтасы килми, артка түгел, алга карап яшәгәндә генә үсеш була ала.

Хәзер Лилия Чанышеваның бары бер яклаучысы, Уфадан адвокат Сергей Макаренко гына калган, Мәскәүдәге адвокатлар эштән читләштерелгән.

Наилә Муллаева Казанда 31 гыйнвардагы протест чарасында тоткарланганнарның берсе. Бер елдан соң ул әлеге вакыйгаларның үзендә казаннар белән горурлану хисе уятуын, шул ук вакытта бүген үзен борчыган нәрсәләр дә булуын әйтә.

Наилә Муллаева
Наилә Муллаева

— Минем тормышым, гомумән алганда үзгәрмәде. Хакимияткә карата мөнәсәбәтем дә элеккечә үк. Ә менә Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына карата мөнәсәбәтем бераз үзгәрде. Бу протестлардан соң Русиянең төрле шәһәрләрендә җинаять җаваплылыгына тартылганнарга карата алардан ярдәм булыр дип өметләнгән идем, әмма аларга тиешле игътибар булмады. Мин ул чакта алай ук күп кеше чыгар дип көтмәгән идем. Казанда моның өчен Мәскәүдә яки Петербурда булган кебек җинаять эшләренең күп булмавы да яхшы. Белүемчә, бездә бары ике җинаять эше генә булды. Хөкем ителгән егет инде иректә, ә кызга шартлы җәза бирделәр, ди Муллаева.

31 гыйнвардагы протест чараларында тоткарланганнар саны белән Казан, Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында булды. Казанда 419 кешенең тоткарлануы хәбәр ителде. Аларның барысына да диярлек штраф җәзалары бирелде, күпләр 10-15 тәүлеккә иректән мәхрүм ителде. Тоткарланганнарның шактые протест чарасы булган урыннан очраклы рәвештә узып барышлый гына полиция кулына эләгүләрен дә белдерде.

Наилә Муллаев әйтүенчә, аның бу протест чараларында катнашкан танышлары, дуслары бер таләпнең дә үтәлмәвенә, уңай нәтиҗәләргә ирешә алмауларына, инде андый ризасызлык белдерү мөмкинлекләренең юкка чыгуына, бастырылуына хәзер бик борчыла. Шулай да Казанда ялгыз пикетларга полициянең тынычрак каравы шул митинглар белән бәйле булырга мөмкин ди ул.

Шул вакыйгалардан соң Казанда андый зур митинглар узмавын Наилә дә кешеләрнең куркытылган булуы белән аңлата.

— Күрәсең, кешеләр ризасызлык белдерергә курка башлагандыр һәм бу сәяси репрессияләрнең көчәя баруы белән бәйледер. Казанда бу репрессияләр Мәскәү яки Петербурдагы кебек булмаса да, без ул репрессияләр турында бер үк хәбәрләрне укып барабыз, һәм ул гомуми пассив кәефләргә китерә, ди Наилә Муллаева.

Социолог Искәндәр Ясәвиев Наиләнең Коррупциягә каршы көрәш фондына карата дәгъвалары белән килешмәвен белдерде.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Бәйсез хокук яклаучылар, "ОВД-Инфо" (Русия хакимиятләре чит ил агенты дип саный), "Апология протеста", ФБК тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде, алар протестларда катнашучыларга ярдәм итте. Белүемчә, күп кенә мәхкәмә эшләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә барып җитте. ФБКга карата бернинди дә тәнкыйть белдерә алмыйм. Навальный штабларының 2021 ел дәвамында эзлекле һәм принципиаль эш итүенә бернинди шик була алмый. Андагы активистларның үзләрен дә кулга алдылар, ә кемнәрдер илдән китәргә мәҗбүр булды, - ди Ясәвиев.

Ясәвиев Казанда 23 гыйнварда да, 31ендә дә тоткарланды һәм 10 мең сум штрафка хөкем ителде. Ул бу чараларның тикмәгә генә булмаганлыгын әйтә, Навальныйның Русиягә катуын хөрмәткә лаеулы кыю адым дип бәяли. Русия ватандашы үз илендә аны ни көтүен белә торып кайтты, Навальныйны иректән мәхрүм итүгә сәбәп булган гаепләүләрнең бернинди нигезе юк, алар көлкеле гаепләүләр, бу астыртын сәясәт ди ул.

Хәзерге чор бик караңгы, шулай да ул бер вакыт тәмамланачак

— Русиядә кешеләрнең Навальныйны яклап урамнарга чыгуы миндә өмет уяткан иде. Тоткарлау, кыйнау, мәхкәмәләр куркынычына карамастан, ирекле, үз карашларын якларга әзер бик күп яшьләрнең һәм өлкән кешеләрнең булуын күрә миндә өмет уятты. Ул вакыйгалар күңелсез тәмамланды, әмма хакимияттән бәйсез, үзләре өчен мөһим булган кыйммәтләргә тугрылыклы кешеләрнең күп булуы миндә әле дә өмет уята. Хәзерге чор бик караңгы, шулай да ул бер вакыт тәмамланачак, - ди Ясәвиев.

Үзен оппозиционер дип атауга кискен каршы булса да, Чаллыдагы тикшерү комитеты бинасы каршында Владимир Путинның "кабер ташын" урнаштыру һәм интернетта "Путинга хөкем карары" видеосы урнаштыруы белән белән танылган һәм эзәрлекләнгән, бер ай чамасы иректән мәхрүм ителгән Кәрим Ямадаев чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Ул хәзер Франциядә сәяси сыену хокукы алырга тырыша. Ул анда да Русиядәге хәлләрне күзәтеп бара һәм ризасызлык белдерүчеләрнең нык кимүен хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрнең тоткарлануы, кешеләрнең моны хәбәрләрдән күреп куркуга бирелүе белән аңлата.

Кәрим Ямадаев
Кәрим Ямадаев

— Кешеләр тоткарлаулар турында хәбәрләр күреп куркалар. Чөнки төрмәгә эләгүең бар. Иң начар очракта наркотиклар белән бәйләп ялган җинаять эше уйлап чыгарырга мөмкиннәр, яхшырак очракта берәр сәяси җинаять маддәсе тага алалар. Русиядә мондый куркулар нигезсез түгел. Мин дәшмәүчеләр турында бернинди начар сүз әйтә алмыйм. Кемнеңдер гаиләсе бар, кемнеңдер ипотекасы. Бу кеше кыю, монсы кыю түгел дип тә әйтәсем килми. Кеше яшәргә акчасыз калырга мөмкин. Мин үзем дә 10 ел буе күтәргән бизнесымны юк кына нәрсә аркасында югалттым, тартып алдылар, ди Ямадаев.

Аның фикеренчә, алга таба Русиядә оппозиция булса да, ниндидер протест чаралары көтеп булмый.

Ниндидер үсентеләр шытып чыгу белән аларны шунда ук тамыры белән йолкып алалар

— Оппозиция булачак. Әмма минем өчен оппозиция сүгенү сүзе кебек, үземә карата да ул сүзне беркайчан да кулланмадым. Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский кебек сәясәтчеләр Русиядә оппозиция дип аталганда, минем алай аталасым килми. Кайберәүләр системдагы оппозиция яки системнан тыш оппозиция сүзен куллана. Хакимияттә тиран Путин утырганда бернинди дә оппозиция була алмый. Ниндидер үсентеләр шытып чыгу белән аларны шунда ук тамыры белән йолкып алалар, ниндидер оппозиция булып оешу турында сүз дә була алмый. Хәтта минем кебек, сәясәттә катнашмый торган, иҗат белән генә шөгыльләнә торган кешеләрне дә төрмәгә ябалар икән, башкалар турында ни әйтергә кала? - ди Ямадаев.

2019 елның гыйнварында Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алдылар. Ә Путинга "хөкем карары" уку видеосы өчен прокуратура аны 510 мең сум штрафка хөкем иттеләр. Прокуратура аны террорчылыкка чакыруда һәм хакимият вәкилен мыскыллауда гаепләп, 6 ел һәм 7 айга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Бу эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә ул Русиядән китәргә булды.

— Мин төрмәдә бик күп сәяси тоткыннарны очраттым. Хәтта "Мемориал" (Русия хакимиятләре чит ил агенты дип таныды һәм тыйды) да Русия төрмәләрендә чынлыкта күпме сәяси тоткын булуын белеп булмый ди. Алар бик күп. Ниндидер ризасызлык хәрәкәте барлыкка килү белән шунда ук аларны ничек бастыру, ничек төрмәгә ябу юлларын эзли башлыйлар. Ә яшьләрне теләсә нинди сәбәп белән канунсыз рәвештә ябалар, ди Ямадаев.

Ул якын арада Русиядә ниндидер яңа оппозицион көч оешуы мөмкин түгел, бу бары тик илдәге бөтен кеше куркудан туктаган очракта гына мөмкин дип саный.

Искәндәр Ясәвиев исә ризасызлык дулкыны һич көтелмәгәндә килеп чыгарга мөмкин ди. Русиядә оппозицияне якларга әзер кешеләрнең хәзер бик күренмәвен ул хакимиятнең репрессияләр сәясәте көчәюе белән аңлата. Күп очракта кешеләр рациональ фикерли һәм урамга чыккан, ниндидер ризасызлык сүзләре әйткән өчен кулга алу, штрафлар рәвешендә җәза булачагын, тормышына, гаиләсенә зыян киләчәген аңлый ди Ясәвиев, һәм кешеләрнең дәшмәвен "эчке эмиграциягә китү" дип атый. Кешеләр үзләренең көндәлек тормышына, гаилә тормышына, эшкә, дуслар белән мөнәсәбәтләргә чума, әмма бу һич тә аларның тулысынча буйсынуын аңлатмый, бервакыт ул күренәчәк әле, ди социолог.

Үзгәртеп кору алдыннан булган чорга кереп барабыз

— Хәтерләсәгез, 80нче елларда кешеләрнең совет хакимиятенә карата ризасызлыгы зур иде. Әмма билгеле бер вакытка кадәр урамга чыгучылар булмады, ә аннан соң күпләп чыга башладылар. Хәзер дә совет чорының ахырына таба, Үзгәртеп кору алдыннан булган чорга кереп барабыз. Протест потенциалы юк дип әйтмәс идем. Казакъстан мисалы да моны ачык күрсәтте, ди Ясәвиев.

Аның фикеренчә, Русиядә киләчәктә күтәреләчәк протест дулкыны икътисади сәбәпләр белән генә түгел, ә күбрәк илдәге тигезсезлеккә карата ризасызлык белән бәйле булачак, ул гаделлек һәм тигезлек, хокукларның бозылмавы идеяләренә нигезләнәчәк. Совет берлегендә зур протест чараларының кайчан башланачагын алдан белеп булмаган кебек, хәзер дә аны төгәл әйтеп булмый, әмма хакимият тирәсендәге элиталар белән башкалар арасындагы бик зур тигезсезлек ахыр чиктә барыбер шуңа китерәчәк, ди социолог.

  • 2021 елның 2 февралендә Мәскәүдәге Симонов мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкем җәзасын 3,5 елга гомум тәртипле колония җәзасына алыштырды. Бу аның шартлы хөкем җәзасын үтәгәндә тиешле вакытта килеп тәртип саклау оешмасында теркәлмәве белән нигезләнде. 2020 елның җәй ахырында Томскида Новичок белән агуланган Навальный аңсыз хәлдә Германия хастаханәсенә алып кителгән иде. Йорт сагында утырганы исәпкә алынып, ул колониядә ул 2,5 ел булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG