Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 ел: сәяси режим корбаннары артты


Казанда сәяси репрессияләргә каршы чара, архив фотосы
Казанда сәяси репрессияләргә каршы чара, архив фотосы

Азатлык 2021 елга нәтиҗә ясауны дәвам итә, бүген узган елдагы мәхкәмәләр, хөкем карарлары һәм кулга алуларны барлыйбыз. Идел-Урал төбәгендә булган гаугалы кулга алулар һәм мәхкәмәләр нәтиҗәсендә күп кенә гаиләләрдә узып баручы ел кайгылы булып истә калачак.

2021 ел репрессив кануннар кабул итү, аерым шәхесләрне "ят агент" исемлекләренә кертү, башка фикердә торучыларны кулга алу, куркыту, тикшерүләр, мәхкәмә эшләрен оештырып, аларны хөкем итүләр елы булды. Алексей Навальный кебек сәясәтчене кулга алу, төрмәгә утыртудан башлап, аның тарафдарларына басым ясаулар һәм "Мемориал" кебек иҗтимагый оешмаларны ябу белән янаулар белән истә калачак узып баручы ел. 2021 елда Идел-Урал төбәгендә дә җәмәгать һәм дин эшлеклеләре арасында сәяси корбаннар күп булды. Алар бүген ничек яши, туганнары бу елны ничек бәяли һәм киләсе елдан ни көтә, бүгенге вазгыятьнең сәбәпләрен нидә күрәләр шул хакта берничәсе белән сөйләштек.

"Иң кадерлесе – азатлык"

Илмира Бикбаева. Пенсионер. Уфада яши. Сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә түгел, әмма Русиянең репрессив машинасы ничек эшләгәнен үзендә татыды. 6 сентябрьдә Уфаның Октябрьский районы мәхкәмәсе җәмәгать эшлеклесе, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтовага 2018-2019 елларда 6 мең сум акча җибәргән Илмира Бикбаевага хөкем карары чыгарды. Ул экстремистик эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Прокуратура аңа дүрт ел колония сораган иде. Бүгенге көндә Бикбаева йогага, бассейнга йөри, урамда җәяү йөрергә тырыша. Үз башыннан узганнарны сынау, гыйбрәт дип кабул итсә дә, мәхкәмә карары белән яшәү авыр дип сөйләде Азатлыкка.

Илмира Бикбаева
Илмира Бикбаева
Бер тиенлек ярдәм аркасында мин куркыныч җинаятьчегә әйләндем

— 2021 елның иң зур дәресе - азат булуның никадәр кыйммәт, ни кадәр кадерле икәнен аңлау. Төрмәгә утыруга караганда өйдә булу күпкә рәхәтрәк, әмма бу да богаулы тормыш. Куркып яшәү яшәү түгел ул. Ике ел дәвамында тикшерү барды, быел 9 ай дәвамында мәхкәмәләрдә узды. Тормышым юк ителде. Тыныч яши идем, бернидән дә курыкмадым, ә хәзер авызны ачар алдыннан 100 кат уйлыйсың, каядыр барырга була, әмма туктап каласың. Бу психологик яктан бик авыр. Барысын да акыл белән уйласаң, йөрәк аша уздырсаң, акылдан язарга мөмкин. Шуңа да уйламаска тырышам, болай да сәламәтлек нык какшады, йокысызлык белән интегәм, нерв системы начар эшли, — ди ул.— Мин җинаятьче буларак һәр ай саен билгеләнергә йөрим, беркая да бара алмыйм, чит ил паспорты тартып алынды, Русия буенча каядыр барырга уйласам, рөхсәт сорарга тиешмен. Банк хисабым ябык. Пенсиямне кулга бирәләр. Эшкә керәсем килә, әмма бу вазгыятьтә кем мине алсын? Гомер буена хисапчы булып эшләдем, хезмәт ветераны, ә нинди хәлгә калдым. Бер тиенлек ярдәм аркасында мин куркыныч җинаятьчегә әйләндем, төшемә дә кермәс иде мондый хәл. Ни өчен мин? Ник миңа карата мондый миһербансызлык булды?

Күңелне иң нык кырганы – дус булып йөргән кешеләрнең минем белән араларны өзүе. Бер генә дус кызым бәйрәмнәр белән котлый, әмма аның белән дә очрашканым юк. Хәзер үзем дә аларга авырлык китерүдән куркам. Күршеләр дә мине күрсәләр пыш-пыш килә, исәнләшми, бармак белән төртеп күрсәтәләр. Берсе дә минем белән аралашасы килми. Дөрес, урамда мине танып яныма килүчеләр дә бар, теләктәшлек белдерәләр. Мине яклап язучы матбугат та санаулы иде бит. Азатлык, Idel.Реалии, Эхо Москвы, КоммерсантЪ, шуның белән бетте. Җәмгыять тә куркытылган, кешеләрне якламый, ә минем урында һәркем була ала. Бәлки, халык якласа, мин бу хәлгә калмаган булыр идем. Битарафлык куркыныч. Кешеләрнең нахакка гаепләнүе гадәти күренешкә әверелеп баруы да куркыныч.

Яңа елдан яхшылык көтмим. Төрмәгә эләкмәсәм ярар иде дип яшим. Әмма бу яшәү мени, бу исән калырга маташу.

Быел Татарстанда "Нурчылар" төркеменә бәйле(Русиядә экстремистик дип танылган) дигән сылтау белән кулга алулар һәм мәхкәмәләр күп булды. Чаллыдан 64 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике елга шартлы рәвештә хөкем карары чыгарылды. Казан химия-технология университеты укытучысы, химия фәннәре кандидаты Владимир Катновка шулай ук "Нурчылар" оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләү белдерелгән, әлегә аның мәхкәмәсе башланмады.

"Наумов хөкем карарын Аллаһ сынавы итеп сабыр кабул итә"

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карары белән Русия ислам институтының элекке укытучысы, озак еллар дәвамында имам булып эшләгән Габдрахман Наумов 6,5 елга колониягә хөкем ителде.

Габдрахман Наумов
Габдрахман Наумов

Габдрахманов Наумов мәхкәмәдә үзен гаебен танымады, бернинди дә начарлык эшләмәгәнен әйтте. Шамил Әләүтдинов, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин кебек танылган дин әһелләре аны яклап үз фикерен белдерсә дә, бар җирдән дә аңа уңай бәяләмә, характеристика язылса да, прокуратура, мәхкәмә системы үзенчә эш итте.

Наумов Казанның 2нче изоляторда утыра. Аның адвокатлары Татарстанның Югары мәхкәмәсенә апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итте. Аның эше кайчан каралуы әлегә билгесез. Ул - дүрт бала атасы, өчесе әле балигъ түгел. Алар журналистлар белән аралашмый.

Габдрахман Наумов эшен адвокат Руслан Нәгыев алып барды. Аның фикеренчә, әлегә Наумов кебек мәртәбәле кешеләрнең кулга алынып, авыр маддәләр нигезендә гаепләнүе булмады. Ул беренче очрак диде һәм киләсе елда да йомшару булуына ышанмавын сөйләде.

Наумов кебек дәрәҗәдәге кешеләргә мондый авыр гаепләүләр булганы юк иде

— Моңа кадәр "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы нигезендә кулга алулар булды, быел исә "Нурчылар" оешмасы телгә күп алынды (икесе дә Русиядә экстремистик дип танылган). Моңа кадәр кулга алынган, гаепләнгән кешеләр арасында киң җәмәгатьчелеккә билгеле кешеләр юк иде диярлек. Габдрахман Наумов - билгеле имам гына түгел, ул тирән белемле рухани. Ул фән иясе, мөгаллим, голәмә шурасы әгъзасы. Ягъни аның кебек дәрәҗәдәге кешеләргә мондый авыр гаепләүләр, хөкем карарлары әле булмады. Димәк моннан соң механизм тагын да көчәячәк, — ди адвокат. — 20 ел эшчәнлегемдә бу юлы яклаучыларның сүзенә колак салмау белән очраштым. Җинаять эшендә бер генә өздереп әйтелгән дәлил булмады. Ниндидер язышулар, кемдер кемнәндер Наумов турында нидер ишеткән - бөтен дәлил шул. Бернинди аудио да, видео да юк. Ике шаһитның сүзе бар, алар өченче кешенең Наумовны "Нурчылар" лидеры дип атаганына таяна, әмма тикшерүчеләр аңа сорау бирмәгән, мәхкәмәдән Наумовка гаеп аткан кешене чакыртуны сорадык, әмма бу кире кагылды. Гаепләү фаразларга корылган иде. Мондый хөкем карары белән риза түгелбез. Габдрахаман хәзрәтнең гаебе дәлилләнмәгән.

Мин күптән эшлим, төрле кешеләр белән аралашам. Кемдер паникага бирелә, кемдер гаепләүчеләр ягына авыша, үзенә тагын да авырлык килер дип куркып үзен гаепле дип таный, барысына риза була. Наумов бар нәрсәне дә сабырлык белән кабул итә. Берсен дә гаепләми, төшенкелеккә бирелми. Моны Аллаһ сынавы итеп кабул итә һәм 2 ел дәвамында, тикшерү озак барды, бер вакытта да сынмады, үзен гаепсез дип санавыннан баш тартмады, үз позициясендә калды. Бик мәрхәмәтле кеше икәнен күрсәтте.

Соңгы тапкыр мин тикшерү изоляторында аның янында булдым, бернигә дә зарланмады, аек акыл белән эш итә.

"2021 елда кавыштык, әмма төрмә безне аерды"

Алмаз Гатин - Навальныйның Уфадагы штаб җитәкчесе Лилия Чанышева ире. Навальный штаблары экстремистик дип танылды, күп вәкилләре чит илгә качты. Лилия Чанышева Уфада калды. 9 ноябрь аны кулга алдылар. Ул экстремистик оешма булдыруда гаепләнә. Бүгенге көндә Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында утыра. Соңгы мәгълүматка караганда, Чанышева 35 кешелек камерада утыра. Адвокаты аның янына керә алмый. Лилия белән ире Алмазның соңгы күрешүе өйләрендә узган тентү вакытында була. Соңгы тапкыр аралашу электрон хат аша, 14 декабрьдә була. Алмаз 2021 елны иң бәхетле һәм шул ук вакытта кайгылы ел дип сөйли.

Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева
Алмаз Гатин һәм Лилия Чанышева

— Без 17 апрельдә өйләнештек. Бу минем өчен иң матур, мәңгелеккә күңелдә сакланачак бәхетле көн. Мин Лилиягә ансыз яши алмавымны, яратуымны әйтеп өйләндем. Ул да мине яратты, әмма безнең бәхетле тормыш нибары 7 ай гына дәвам итте. Аннары барысы да чәлпәрәмә килде һәм бүгенге көндә мин үземне кая куярга белмичә азапланам, — дип сөйли Алмаз 2021 елны искә алып. — 9 ноябрь иртәсендә тентү, Лилиянең полиция тарафыннан кулга алынуы төш кебек. Шуннан бирле мин аны күргәнем юк. Мәскәүгә дә безгә әйтмичә яшерен алып киттеләр. Мин Мәскәүдә изолятордан изоляторга йөреп, аны эзләп таптым. Тапкач та кертмәделәр. Шулай да ризыкны алдылар, почта аша да бөтен кирәк-яракларын салдым. Тикшерү комитетыннан хатыным белән очрашырга рөхсәт итүләрен үтендем, әмма әлегә кадәр бернинди дә җавап юк. Мин Лилия белән хат аша гына аралашам, әмма анда да цензура, хатлар соң килә. 11 декабрьдә язган, миңа соңгысы 14 декабрьдә генә килде. "Минем моннан чыгасым, ак күлмәкләремне киеп, синең белән диңгез буенда йөрисем килә, синең белән биисем килә, миңа терәк булып калуың өчен рәхмәт сиңа, кадерлем" дип язган.

Лилиянең әтисе, әнисе өчен борчылам. Ул төрмәдән чыгуга мин исән булырмынмы, кызымны коча алырмынмы дип елады әтисе. Мин аларны ничек юатырга белмим. Лилия гаделлек өчен көрәшүче, ни өчен бүген төрмәдә икәнен мин дә, алар да кабул итә алмый.

Беләсезме, мин - гади авыл баласы, әтием - инженер, әнием - укытучы һәм алар гомер буена мине дәүләткә файдалы булырга өйрәтте. Дәүләткә тугры хезмәт итәргә, аңа таяныч булырга дип тәрбияләде. Һәм шул принципларга таянып яшәп, кырык дистәмне узгач, бу дәүләт миңа пычак кадады. Нишләде минем Лилия? Ул дошманмы? Юк, ул коррупциягә каршы көрәште, ул кешеләрнең хокуклары өчен көрәште. Мин бервакытта да үземне, гаиләмне экстремист булырбыз дип күз алдыма да китерә алмадым. Путин сүзчесе Дмитрий Песков үз комментарында "Русиядә сәяси тоткыннар юк" дип әйтте. Гарьлегемнән үлә яздым. Менә минем гаиләдә андый тоткын бар. Минем Лилиям сәяси режим корбаны һәм ул азат булырга тиеш.

Ничек кенә булмасын, мин Лилияне яклаячакмын, аның өчен үләргә әзермен

Кызганыч, озак еллар буена бергә аралашкан, дус булган кешеләр бездән читләште. Куркалар. Аңлыйм, әмма барыбер моны авыр кичерәм. Алар үзләренә басым ясарлар дип шикләнде. Ничек кенә булмасын, мин Лилияне яклаячакмын, аның өчен үләргә әзермен. Аның гаепле түгел икәнен беләм. Гаделлек өчен көрәшүче хатынны, балалар табу турында хыялланган Лилиямне төрмәгә ябуны берничек тә аклый алмыйм. Бу - кабәхәтлек. Системның хатын-кызларга каршы көрәшүе - түбәнчелек.

Мине дә, Лилияне дә һәрвакыт, кайда тудың, шунда кирәктең, дип өйрәттеләр. Без бу илне яратабыз, аның яхшы якка үзгәрүен телибез. Без ни өчен каядыр китәргә, качарга тиеш? Лилия - каһарман! Аның кебек кыю һәм мәрхәмәтле хатын-кызлар аркасында без тормышны үзгәртә алачакбыз. Хатын-кызларны җәберләттермәү - ир-егетләр бурычы. Лилия турында күбрәк сөйләнсә, хатын-кызлар берләшеп, аны якласа, рәхмәтле булыр идем. Нахакка гаепләнеп төрмәдә утырырга тиеш түгел алар. Берсе дә утырырга тиеш түгел. Фикер өчен зинданга беркем дә ябылырга тиеш түгел.

Киләсе елдан ни көтәм? Мин Аллаһка ышанам, Ул золымга юл куймасын дип дога кылам һәм безнең мәхәббәт бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүенә ышынам.

Хөрмәтле укучылар, сез бу хакта ни уйлыйсыз? Сәяси корбаннар исемлегенә тагын кемнәрне кертер идегез? Киләсе елга фаразларыгыз нинди? Фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG