Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдрахман Наумов һәм "Нурчылар". Ислам белгечләре хөкем карарына нигә гаҗәпләнә


Габдрахман Наумов
Габдрахман Наумов

Татарстанда "Тәблигъ җәмәгате" (Русиядә экстремистик оешма буларак танылган һәм 2009 елда тыелган) яки "Нурчылар" (Русиядә экстремистик оешма буларак танылган һәм 2008 елда тыелган) хәрәкәтендә катнашучыларының кулга алынуы турында хәбәрләр республика һәм федераль матбугатта әледән әле чыгып тора. Аннан соң халыкара һәм Русия хокук яклаучылары, дини оешмалар, журналистлар, белгечләр мәхкәмә системын һәм куәт оешмаларын "канунсыз чаралар" күрүдә гаепли. Казандагы ислам белгече, филология фәннәре кандидаты Резидә Сафиуллина-Ибраһимованың бу турыда үз тикшеренүләренә нигезләнгән комментарын тәкъдим итәбез. Ул әлеге мәсьәләне 2016-2021 елларда үткәрелгән фәнни тикшеренүләр, электрон һәм басма мәгълүмат чараларында дөнья күргән мәгълүматларга нигезләнеп өйрәнгән.

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карары белән Русия ислам институтының элекке укытучысы, элекке имам Габдрахман Наумов 6,5 елга колониягә хөкем ителде.

Без аның белән бер уку йортында, ләкин төрле кафедраларда укыттык. Институт коридорында очрап хәл белешкәндә ул гел "Әлһәмдүлиллаһ!" дип җавап бирә иде. Тыныч, аз сүзле, уйчан карашлы Габдрахман һәрчак пөхтә, кара костюмнан йөрде. Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен, Каһирәдәге (Мисыр) әл-Әзһәр университетының ислам хокукы факультетын, аннан Казандагы Русия ислам институтын тәмамлаган, Русия диния нәзарәтенең Голәмә шурасы әгъзасы булган Наумов Казанның "Болгар" мәчете имам-хатыйбы булып эшләде, Татарстан мөфтияте програмы нигезендә Мәккә һәм Мәдинәдә хаҗилар төркемен җитәкләде.

Ислам хокукы турында ниндидер сораулар булса, аның белән киңәшләшә идем. Бервакыт ул Русия ислам университеты коридорында күренми башлады. Соңрак аның эштән алынуын белдем. 2019 елның июленнән ул "Әл-Иман" мәхәлләсе имамы итеп билгеләнде. Бераздан, 2020 елның мартында аңа Русия җинаять кодексының 282.2 маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Наумовны "яшерен агитация җыелышлары" һәм "агитация дәресләре" алып барып, Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасы бүлеген оештыруда гаепләделәр.

СУФИЧЫЛЫКНЫҢ ЗАМАНЧА ТРАНСФОРМАЦИЯЛӘРЕ ӨЙРӘНЕЛМӘГӘН

"Нурчылар" яки төрекчә "нурджулар" дип чыгышы белән көрд булган төрек дин белгече Сәет Нурси (1876-1960) тарафдарларын атыйлар. Ул "Рисалә-и Нур" дип аталган Коръән шәрехләре җыентыгын язган. Нурси үлеменнән соң аның шәкертләре Төркия шәһәрләрендә җыентыкны өйрәнү курслары оештыра, әсәрне кулдан күчереп тарата.

Фәнни әдәбиятта Көнбатыш суфи һәм "яңа суфи" җәмгыятьләрен һәм аларның төрле көн күрү формаларын өйрәнүнең теоретик якларына зур игътибар бирелә. Шуңа карамастан, бүгенге көнгә кадәр Көнбатыш һәм Русия тикшеренүчеләре арасында бу төшенчәне аңлатуның уртак һәм бердәм принциплары юк, аны суфичылык дип атау да кайбер белгечләрдә сораулар тудыра. Көнбатышта тикшеренүчеләр суфи карашларның үсешен һәм диапазонын төрле классификацияләргә бүлә уза, ләкин бар дөнья буйлап мәгариф проектлары белән шөгыльләнүче төрек җәмгыятьләре еш кына аларның игътибарыннан читтә кала. Аларны Г.Джонкер (1) "дөньяви суфи җәмгыятьләре" дип атый ("sufi communities").

Шулай ук аларны "тарикатьләрдән соңгы" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләргә дә кертәләр. Көнбатыш тикшеренүчеләренең концептуаль аңлатмалары һәм схемалары бу дини хәрәкәтләрне өйрәнү һәм тикшерү өчен мөһим корал булып тора. Әмма төбәк спецификасы да зур роль уйный. Социаль, мәгълүмати, сәяси өлкәләрдә яңа төр эшчәнлекне кулланган "пацифист-неосуфи", "суфи яклы" яки "тарикатьләрдән соң булган" хәрәкәтләр ("Тәблигъ", "Нурчылар", "Хезмәт") — күбесенчә секталарга каршы парадигма юнәлешендә язучы тикшеренүчеләрне җәлеп итә. Алар арасында Р. Сөйләманов, В.Иванов, В.Цибенко, Я.Амелина һәм башкалар. Татарстанда булырга мөмкин суфичылыкның заманча трансформацияләренә багышланган фәнни эшләр исә юк дәрәҗәсендә.

Кыргызстан тикшеренүчесе К.К. Маликов Сәет Нурси тарафдарларын "пацифист-неосуфи" агымына кертә (2). Моннан тыш аларны структура, практикалар системын һәм идеяләрне традицион суфи тарикатьләреннән алган һәм Көнбатыш яңа дини хәрәкәтләренә хас эшчәнлек алып барган милләтара яңа суфи кардәшлекләренә һәм ислам хәрәкәтләренә кертеп була.

Традицион практикалар белән чикләнмичә, социаль, мәгълүмати һәм сәяси өлкәләрдә яңа төр эшчәнлек формаларын кулланган бу хәрәкәт еш кына тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Дин белгече Вероника Цибенко (Иванова) билгеләгәнчә, Сәет Нурси китапларында "шәхес трансформациясенә китерүче идеяләр эзлекле алып барыла: әйләнә-тирә дөньядан баш тарту, үзеңне җәмгыятькә багышлау һәм аның мәнфәгатьләренә хезмәт итү. Бу шәхеснең тулысынча эреп юкка чыгуына, индивидуаль һәм тәнкыйди фикерләүне югалтуга, төрмәдә утыруга яки газаплы үлемгә әзер булуга кадәр илтә" (4). Мондый эксперт бәяләмәләре дә, нурчылар очрагында килеп чыккан кебек, соңрак экстремистик дип табылган дини агымнарның исемлеген төзүгә китерә дигән нәтиҗә ясарга җөрьәт итәм.

ГАҖӘПЛӘНҮ, АЧУ ҺӘМ ӨМЕТ

Ел ярым элек Габдрахман Наумовны кулга алу хәбәре гаҗәпләнү уяткан иде. Беркем дә югары уку йортының бу тыныч, зыялы мөгаллиме экстремистик оешма төзи алганына ышанмады. Русия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Голәмә шурасы Наумовны яклап чыкты. Мәхкәмә өчен Наумовка бәяләмәне Русия ислам институтыннан тәкъдим иттеләр.

— Ул бездә эшләгәндә, аңа бернинди дәгъвалар юк иде. Аның әзерлеге бик яхшы. Тыныч кеше. Анда мондый нәрсәләрне һич тә күргәнебез булмады, — диде Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин "Коммерсант-Казань" газеты хәбәрчесенә. Мәсьәлә хокукый юл белән хәл ителәчәк дигән өметен белдерде ул: "Голәмә шурасы Сәет Нурси китапларын өйрәнүне мөмкин дип тапкан икән, Русия диния нәзарәте аларны тыелган исемлектән чыгаруга ирешергә тиеш" (5).

Русиянең күп кенә танылган ислам дин әһелләре Наумовны яклап чыгыш ясады, алар арасында Русия диния нәзарәтенең Голәмә шурасы әгъзасы, Мәскәүнең мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Әләүтдинов та бар. Ул шундый бай дини белемгә ия булган, татарча да, урысча да акцентсыз, иркен сөйләшүче башка дин әһелләрен белмәвен әйткән. Аляутдинов сүзләренчә, "Постсовет киңлегендә иң яхшы белгечләрнең берсен кулга алу — Татарстан өчен хурлык" һәм бу ХХ гасырның 20-30нчы елларында илдә дин әһелләренә каршы булган репрессияләрне хәтерләтә.

Шуңа карамастан, 2021 елның 2 ноябрендә Габдерахман Наумов 6,5 еллык колониягә хөкем ителде. Ул бу исемлектә беренче түгел иде.

ХАЛЫКАРА ҺӘМ РУСИЯ БЕЛГЕЧЛӘРЕНЕҢ КҮЗ ЙОМУЫ

Татарстанда "Нурчылар"га каршы җинаять эше беренче тапкыр 2005 елның мартында, "Нәфрәт йәки дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруен кимсетү" маддәсе нигезендә ачылды. 2005 елның декабрендә Татарстан кешеләре республиканың Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, Сәет Нурси китапларын өйрәнүче мөселманнарны нигезсез рәвештә эзәрлекләүләргә ризасызлык белдерде. Бу хат медиада һәм мөселманнар арасында киң таралды (7).

2006 елда бу эшне тикшерүне вакытлыча туктаттылар, сәбәбе — гаеп белдереп, җавапка тартылырга тиешле зат ачыкланмау, диелде (8). Тик шул ук көнне яңа маддә нигезендә тагын бер җинаять эше ачылды. Бу "Ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына каршы килүче дини оешма төзү" маддәсе иде. Чаллыда Сәет Нурси китапларын күмәкләшеп укыган олы яшьтәге иллеләп ханыма прокуратурадан шалтыратып, аларны шаһит буларак сорау алуга чакырулар башлады. Сорау алулар ФСБ кешесе янында уздырылган, шаһитларга, Сәет Нурси китапларын уку нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә зыян килгән булу ихтималын тикшерү өчен, психология-психиатрия экспертизасы узарга тәкъдим ителгән.

Зыян күрүчеләр табылмаганга, бу эшне алга таба алып бару мөмкинлеге күренми, шуңа да 2007 елда эш туктатылган дип фаразлана (7). Ләкин Нурси белән бәйле эзәрлекләүләр туктамый. 2007 елда Татарстан прокуратурасы мөрәҗәгать иткәннән соң, Мәскәүнең Коптев район мәхкәмәсе Сәет Нурси китапларында экстремизм чалымнары таба. Мәхкәмәнең әлеге карарын матбугат чаралары "хисле һәм белдексез" дип бәяләде, бу карарны кабул иткәндә мәхкәмәнең "халыкара экспертларга да, Русиянең төп мөфтиләренә һәм хәтта кеше хокуклары вәкиленә дә" колак салмавы искәртелде, әлеге карар белән "Төркиядә иң толерант, сәясәттән читтә торучы һәм хәтта сентименталь булган дин белгече" хезмәтләре эзәрлекләнә, диелде.

2021 елга кадәр Сәет Нурси китапларының тәрҗемәләре генә тыелган булса, Татарстан прокуратурасының Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә административ шикаять белән мөрәҗәгать итүеннән соң бу исемлеккә аның төрек телендә басылган хезмәтләре дә кертелде. Прокуратура мөрәҗәгатендә барлыгы 163 хезмәт турында сүз бара (9). Бу гамәлләрдән соң Сәет Нурси китапларын төрекчә укучыларны да эзәрлекләүләр башланды.

Әйтик, 2021 елның 25 гыйнварында Нурси китапларын төрекчә һәм иске татар теленә охшаш төрек (госманлы) телендә укыган әбиләр хөкем каршына бастырылды. Golosislama.com сайты шулай дип язды: "Чаллыда яшәүче татар әбиләре узган елның мартында узган тентүләрдән соң Төркиядә танылды. Русиядә буласы мәхкәмә алдыннан Төркиядә дистәләрчә мең мөселман социаль челтәрләрдә аның Русия мөселманнары өчен хәерле бетүен теләп дога кылырга чакыра, зикерләр әйтелә, Коръән укыла, өстәмә намазлар укыла" (10).

Әлеге тыныч мөселман җәмгыятенең канунсыз рәвештә эзәрлекләнүе һәм Сәет Нурси китапларының тыелуы мәсьәләсе Русиядә хокук яклау һәм дини оешмалар, шулай ук журналистлар һәм экспертлар тарафыннан күп тапкырлар күтәрелде. 2012 елның мартында әлеге проблем турында Европа шурасының Парламент ассамблеясында фикер алышу булды (11). 2018 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе, Русия Сәет Нурсиның 15 тәрҗемәсен тыюы белән Кеше хокукларын яклау һәм төп иреклекләр конвенциясен бозды, дигән карарга килде (10).

Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, Сәет Нурси хезмәтләрендә аңа гаеп итеп тагылган пантюркизм идеяләре дә, панисламизм идеяләре дә юк. "Аны төрле экстремистлар рәтенә кую наданлык кына түгел, мондый дин эшлеклеләренең бүгенге көндә киресенчә бик кирәкле булуын аңламау да. Чөнки алар проблемнарны тыныч юл белән чишүгә һәм әхлакый камилләшүгә чакырган" (12).

Шунысы да игътибарга лаек, танылган дин белгече һәм тарихчы Вәлиулла Ягъкуп Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары булган вакытында аерым бер төр әдәбиятны тыюны яклавына карамастан, Сәет Нурси китапларын тыюның нигезле гамәл булуына шиген белдергән иде (13).

Шуңа карамастан, секталарны өйрәнүче белгечләр әлеге хәрәкәтнең экстремист булуы идеясен үҗәт рәвештә алга сөрә. Оештыру һәм финанс ягыннан иң куәтле тармагы булып "Гүлән Җәмәгате" яки "Фәтхуллачылар" тармагы санала, ул аңа нигез салучы Фәтхулла Гүлән (1941 елда туган) исеме белән атала. АКШта яшәүче бу вәгазьче, белем бирү програмнарына нигез салучы һәм нәтиҗәле менеджер 2009 елда Джорджтаун университетының стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан дөньяның 20 иң йогынтылы дин эшлеклесенең берсе дип танылган иде.

Гүләннең "Хезмәт" хәрәкәте шуның белән үзенчәлекле, ул белем бирү програмнарын бизнес-проектлар белән бергә алып баруны күздә тота. Элекке Союздаш республикаларда Гүлән хәрәкәте күп кенә уку йортлары ачты, бер төркем экспертлар моны "өметле яшьләргә озак вакытка исәпләнгән инвестиция, булачак элита карашларын формалаштыруга омтылыш" дип бәяләп, бу програмнар киләчәктә икътисад, фән һәм дәүләт аппаратында төп урыннарны биләячәк кешеләрне әзерләүне күздә тота, дигән фикер әйтте (14).

Бер төркем сәясәтчеләр, тикшеренүчеләр һәм журналистлар әлеге оешмалар програмнарында укучыларда төрекләргә карата уңай мөнәсәбәт һәм дөньяви режимнарны куркыныч астына куярлык дини идеяләр сеңдерү бардыр дигән шик белдерде (15). "Төрек лицейлары" дип аталган мәктәпләрне тәмамлаган балаларны соңыннан хөкүмәттә һәм башка мөһим оешмаларда үз вазифаларын сәяси тормышта исламның ролен үстерү өчен куллануда гаепләделәр (16).

Милләтара неосуфи хәрәкәтләргә иярүчеләрнең булуы җәмәгатьчелектә ниндидер зур җәнҗал чыгарганы юк. Бары тик ара-тирә Татарстан йә федераль медиада "Тәблиг" яки "Нурчылар" хәрәкәтләрендә катнашучыларның кулга алынуы турында чираттагы хәбәрләр генә күренгәләп ала. Шуннан соң халыкара һәм Русия хокук яклаучылары, дини оешмалар, журналистлар һәм белгечләр тарафыннан мәхкәмә системы һәм куәт структурларына "экстремизмга каршы канунсыз чаралар" турында гаепләүләр белдерелә.

Резидә Сафиуллина-Ибраһимова
ислам белгече, филология фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Әдәбият һәм чыганаклар

  1. Jonker G. The evolution of the Naqshbandi-Mujaddidi. Sulaymançis in Germany // Sufism in the West. New York: Routledge, 2006. 71-85.
  2. Маликов К.К., Усубалиев Э.Е. Кыргызстан мөселман җәмгыяте үсешенең идеологик аспектлары. (Идеологические аспекты развития мусульманской общины Кыргызстана // Вестник КРСУ. 2008. Том 8. 3. 100)
  3. Юсупов Ю.М., Бердин А.Т. Просуфийские джамааты в контексте внутриконфессионального конфликта (на материале Республики Башкортостан) // Ислам мультикультур дөньяда: конфессияара килешү һәм радикализмны җиңеп чыгу. VI Казан халыкара фәнни форумы (Казан, 17–18 декабрь 2016 ел.): "Ислам радикал хәрәкәтләре һәм бүгенге дөньяда радикализмны җиңеп чыгу (Е.М. Примаков истәлегенә)" мониторинг материаллары / И.Р. Гафурова, В.В. Наумкина, Р.Р. Хәйретдинова, А.Ю. Хәбутдинова редакциясе. Казан: Казан. ун-ты нәшрияты, 2017. 3-18.
  4. Цибенко В.В. Нурчылар Сәид-Нурси шәкертләренең төп үзенчәлекләре һәм эшчәнлекләре. (Основные особенности деятельности последователей Саида Нурси нурджулар // Сектоведение. 2014. 1. 102-111).
  5. Ислам әһеленә китаплар зыян салды. Габдрахман Наумовны “Нурчылар” тыелган җәмгыять бүлеген булдыруда гаеплиләр (Исламского деятеля подвели книги. Габдрахмана Наумова обвиняют в создании ячейки запрещенного объединения "Нурджулар".
  6. Габдрахман Наумов тоткарлануы турында Шамил Әләүтдинов. (Шамиль Аляутдинов о задержании Габдрахмана Наумова).
  7. Пономарев В. Русия махсус хезмәтләре «Рисәлә әл Нур»га каршы (Пономарев В. Российские спецслужбы против "Рисале-и нур")
  8. Гариза(«Экстремистлык эшчәнлеккә каршы» федераль канунның 13нче маддәсе) Татарстан прокуроры К.Ф.Әмировның Сәид Нурсиның «Рисәлә әл Нур» җыентыгы китапларын экстремистик әдәбият дип тану. (Заявление (представление в порядке ст.13 Федерального Закона "О противодействии экстремистской деятельности) прокурора Республики Татарстан К.Ф.Амирова о признании книг из собрания сочинений Саида Нурси "Рисале-и Нур" экстремистской литературой, 24 апреля 2006 г.)
  9. Татарстан прокуроры Сәид-Нурсиның төрле телләрдәге 160 басмасын тыюны таләп итә. (Прокуратура Татарстана требует запретить 160 изданий трудов Саида Нурси на разных языках // Информационно-аналитически центр "Сова").
  10. Бүген Төркиядә иртәгә Русиядә узачак мәхкәмә утырышы алдыннан дога кылу төне (Сегодня в Турции ночь молитв за завтрашний суд в России).
  11. ПАСЕ Русиядә мөселман әдәбиятын тыюны тикшерә. (ПАСЕ обсуждает запрет мусульманской литературы в России).
  12. «Нурчылар». Ни өчен Татарстанда Сәид-Нурси тәгълиматын өйрәнүчеләрне утырталар ("Нурджулар". Почему в Татарстане сажают тех, кто знакомится с учением Саида Нурси).
  13. ММЧ: Татар-информ: Татарстан Диния нәзарәтендә Татарстанда ңкстремист китапларын юк итү шашынуы юк (СМИ: Татар-информ: Истерии с уничтожением экстремистских книг в Татарстане нет, считают в ДУМ РТ).
  14. Иванов В.В. Русия һәм БДБ илләрендә Фәтхуллаәһ Гүлән хәрәкәтләре. (Иванов В.В. Движение Фетхуллаха Гюлена в России и странах СНГ // Мусульманский мир. 2014. 3).
  15. Татар-төрек лицейларында С.Нурси китапларын эзлиләр. Уку йортларына баш прокуратура килде (В татаро-турецких лицеях ищут книги С.Нурси. На учебные заведения обрушилась Генпрокуратура // Портал "Ислам.Ру").
  16. Үзәк Азиядә төрек лицейларын тәнкыйтьлиләр (В Центральной Азии критикуют турецкие лицеи).
  17. Hermansen M. American Sufis and American Islam: From Private Spirituality to the Public Sphere // Ислам в мультикультурном мире: мусульманские движения и механизмы воспроизводства идеологии ислама в современном информационном пространстве / Ред. Д. Брилев. Казань: Издательство КФУ, 2013. 189–208.
  18. Ярош О.А. Көнбатыш суфичылыкның типологиясе һәм вакыты мәсьәләсенә. (Ярош О.А. К вопросу о типологии и периодизации западного суфизма // Alter. 2017. 1, 8. 68-78).
  19. Yarosh O. Western Sufi Communities Between Hybridity and Authenticity. The Sufi Centre Rabbaniyya in Berlin // Pantheon. 2015. Vol. 10. №. 2. 3–20.
  20. Safiullina R.R. The Revival of Sufism in Tatarstan: a Tradition, an Export, or an Expansion? // The concept of "Traditional Islam" in modern Islamic discourse in Russia. Edited volume. Sarajevo: Center for Advanced Studies, 2020. 159-202.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG