Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарга элек чыгарылган хөкем карарлары кырыслатыла. Сәбәбе нәрсәдә?


Архив фотосы
Архив фотосы

Узган атнада мөселманнарга элек чыгарылган карарга үзгәрешләр кертелүе турында билгеле булды. Мордовиядә өч мөселманга штраф түләтү карары ирекләреннән мәхрүм итүгә үзгәртелде. Татарстанның Чаллы шәһәрендә дә элек чыгарылган шартлы хөкем карарына прокуратура риза булмыйча шикаять белдергән.

21 октябрь көнне Мордовиянең Югары мәхкәмәсе Аксюн авыланнан 43 яшьлек Рәис Тышкин һәм Азюркада яшәүче 29 яшьлек икетуганнар Айсә һәм Хафиз Айзатуллиннарның хөкем карарларын кырыслатты һәм элек чыгарылган штрафны колония хөкеменә алыштырды. Мөселманнарның өчесе дә мәхкәмә залында ук кулга алынды. Алар Русиядә экстремистик саналган һәм тыелган "Тәблигъ җәмәгате" оешмасы белән бәйле булуда гаепләнде. Тышкин һәм Айсә Айзатуллин оешманың Мордовиядә бүлекчәсен булдырган диелә һәм өч ел иректән мәхрүм итүгә, ә Хафиз Айзатуллин бер ел колониягә хөкем ителде.

Элегрәк Саранскиның Пролетар районы мәхкәмәсе Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкинга 500әр йөз мең сум, Хафиз Айзатуллинга 300 мең сум штраф түләтү карарын чыгарган иде. Ләкин Мордовия прокуратурасы бу җәзаны йомшак дип санады һәм район мәхкәмәсе карары гамәлдән чыгарылды.

Мордовия мөселманнары Айсә Айзатуллин, Хафиз Айзатуллин, Зәки Айзатуллин һәм Рәис Тышкин.
Мордовия мөселманнары Айсә Айзатуллин, Хафиз Айзатуллин, Зәки Айзатуллин һәм Рәис Тышкин.

Азатлыкка мәгълүм булганча, гаепләнүчеләрнең өчесе дә баштан ук гаепләрен таныган, ләкин Айсә Айзатуллин Мордовиянең Сарански шәһәрендәге "Ускудар" мәчетенең элекке имамы, Айсәнең әтисенең абыйсы булган мөфти Зәки Айзатуллин мәхкәмәсендә әйтүенчә, алар гаепне гаять көчле басым сәбәпле танырга мәҗбүр булган.

"Аңа психологик басым ясаганнар, көчләү белән куркытканнар. Абыйсына каршы шаһитлык итмәсә, төрмәдә аны көчләячәкләр, җәберләячәкләр дип куркытканнар. Айсә бик тыныч кеше, аны аңлап була, ул бик нык курыккан. Ә мәхкәмә вакытында ул үзенә басым булганын ачык рәвештә әйтте, хәтта басым ясаучыларның фамилияләрен дә китерде" дип сөйләгән иде Азатлыкка адвокат Марат Ашимов.

Мордовиядәге икенче юрист Ирек Биккинин Азатлыкка шулай ук куәт оешмасы вәкилләренең Айсә Айзатуллинны куркытуларын сөйләде.

Ирек Биккинин
Ирек Биккинин

"Айсә мөфти Зәки Айзатуллинны "Тәблигъ җәмәгате" төркеменең җитәкчесе, даими рәвештә тыелган китаплар сата дип беркетмәгә кул куйгач, без Айсәдән сорадык – "Син, кардәш, Зәки абыең өстенә ник мондый нахак сүзләр сөйләдең?" дидек. Җавап шундый булды: "Ул вакытта миңа шул-шул кешене үтердең дип имзаңны куй шул протоколга дисәләр, ризалашыр идем", диде. "Андрей Стрельников (ФСБның Мордовия бүлеге хезмәткәре - И.Б) ФСБ бинасында сорау алганда, миңа әйтте: "киреләнмә, кул куймасаң, хәзер сине камерага илтәм, анда сакаллылар сине көчләр һәм видеога яздырырбыз. Аннан по этапу төрмәләргә китәрсең һәм бөтен җирдә сине көчли барырлар" диде. Ә минем ике балам, яшь хатын, аларны ашатырга кирәк, авыру әбиемне дә карыйсы бар. Аңлагыз мине", диде безгә Айсә.

Шулай да мөфти Зәки Айзатуллинга каршы мәхкәмәдә Айсә бөтен көчен җыеп дөреслекне сөйләде. Һәм әле штраф урынына төрмәгә озатуларын мин бер нәрсә белән аңлата алам: Айсәдән мәхкәмәдә чынлыкны сөйләгән өчен үч алалар", диде Биккинин.

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте юристы, бу эшне күзәткән Алсу Мякушева Азатлыкка әйтүенчә, Айсә Айзатуллин Азюркада Үзәк Җәмигъ мәчетендә имам булып эшләгән. Ике кечкенә баласы бар.

"Өч ел ирегеннән мәхрүм итүдән тыш, аңа ике ел дини эшчәнлек алып бару тыелды. Шунда ук төрмәгә алып киттеләр. Һич аңламый калдык. Имеш куркыныч экстремистик бүлекчә булдырганнар дип әйттеләр. Алар хәлифәт төзергә җыенганнар дип язды газетлар. Ялган бит.

2020 елның июлендә өйләрендә тентү уздырдылар һәм өчесендә дә бер төсле тыелган китап таптылар. Ул китапларны аларга ташлаганнар инде. Янаулар белән куәт оешмалары үзләренә кирәк мәгълүматны алдылар. Физик түгел, ә рухи басым ясаганнар. Алар инде куркып кәгазьләрне имзалаганнар.

Айсә генә рәсми имам иде, калган икесе бөтенләй бернинди дини оешмага карамый. Алар яшьләрне туры юлга бастыру өчен сөйләшүләр алып барган. Ә боларны хәлифәт булдырырга теләүчеләр дип китереп чыгардылар. Бу егетләр нинди хәлифәт булдыра алсын. Авылда мәктәп тәмамлагач Ульянда ике ел дини белем алдылар. Медиа Айсәне Согуд Гарәбстанында укып кайтты дип арттырып язды, укымады ул анда, әйе, Мисырда белем алып кайтты, әмма ул гомер-гомергә ата-бабаларыбыз тоткан традицион ислам тарафдары иде", диде Мякушева.

Исеме редакциягә билгеле булган адвокат әйтүенчә, Мордовия мөселманнарына карата карарның кырыслатылуы мөгаен ФСБ таләбедер, чөнки "Тәблигъ җәмәгате" белән бәйле эшләр Русиянең башка төбәкләрендә дә бара һәм аларның барысына берүк төсле карар чыгару күздә тотылуы ихтимал.

Мордовиядәге мөселманнарның эшен алып барган адвокат Мәксүт Искәндәров Азатлыкка әйтүенчә, аңа әле республика югары мәхкәмәсенең карары кулына кермәгән.

"Минем кулымда ул карар юк. Бәлкем анда кырыслату сәбәпләре барысы да аңлатылгандыр, бәлкем ниндидер ак таплар бардыр. Бәлкем кире шикаять итү нигезледер. Карар белән танышкач ата-аналары шикаять язу кирәк дип табалар икән, мин аны язачакмын. Атна азагына инде билгеле булыр. Мәхкәмә ни сәбәпле мондый карар чыгаруын аңлатырга тиеш. Аларның өчесенең дә характеристикалары уңай", диде ул.

Белешмә: "Тәблигъ җәмәгате"

"Тәблигъ җәмәгате" – 1926 елда Һиндстанда Мәүләнә Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви тарафыннан оештырылган дини хәрәкәт. Төп максаты итеп мөселман халыкларда исламча яшәү рәвешен торгызуны куя. 2009 елда Русия Югары мәхкәмәсе әлеге хәрәкәтне экстремист дип таныды. Аның эшчәнлеге җәмгыятьтә милләтләр һәм диннәр арасында тотрыклылыкка һәм Русиянең бөтенлегенә яный дип табылды. Әлеге оешма Русия, Казакъстан һәм Таҗикстаннан кала дөньяның башка бер илендә дә тыелмаган.

Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, экстремистик оешма белән бәйле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләргә аклау карарлары яки шартлы хөкемнәр бөтенләй диярлек чыгарылмый.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

"Мин бу проблем белән күптән шөгыльләнәм. "Тәблигъ җәмәгате"ндә катнашучы мөселманнарны әле биш ел элек яклаган идем. Бер ир кешне башта оешманы оештыруда гаепләделәр, аннары аның статусы оешма әгъзасы итеп үзгәртелде. Ул эштә катнашканнарны иректән мәхрүм иттеләр. Хәтта үз гаепләрен танып бу җинаятьне ачуга ярдәм итүчеләр дә иректән мәхрүм ителә. Мордовиядә өч мөселманга һәм Чаллыда Нәкыя Шәрифуллинага чыгарылган шартлы хөкем карарларын гомумән искәрмә дип әйтеп була.

Карарларны кырыслату сәбәпләренең нәрсәгә бәйле булуын әйтүе авыр, әлбәттә. Бәлкем ниндидер өстән кушылган боерыктыр, бәлкем башкасыдыр. Чын дөресе адвокатларга билгеле түгел.

Мордовиядә хөкем карары кырыслатылуы гадәти, элекке практикадан килә. "Тәблигъ җәмәгате", "Нурчылар" оешмасына бәйле, ягъни 282нче маддә нигезендә гаепләнүчеләрне гадәттә барысын да иректән мәхрүм итәләр", диде Нәгыев.

Нәгыев искә алган "Нурчы"лар оешмасы һәм аны оештырган дип гаепләнгән Татарстанның Чаллы шәһәре мөслимәсе, 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага да шартлы хөкем карары төрмәгә алыштырылган мөмкин.

Татарстан Югары мәхкәмәсенә Чаллы прокуратурасыннан шикаять килгән. Прокуратура Нәкыя Шәрифуллинага Сәет Нурси китапларын укыган өчен шартлы җәза бирү белән риза түгел. Руслан Нәгыев әйтүенчә, эшне Татарстан Югары мәхкәмәсендә караячаклар. Әле төгәл көне билгеле түгел.

Узган елның 25 мартында Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәкыя Шәрифуллина һәм тагын берничә мөслимәнең өендә тентү уздырып, алар укыган төрек дин галиме Сәид Нурси китапларын алып киттеләр.

Соңыннан җинаять эше ачылды, мәхкәмә Нәкыя Шәрифуллинага өй сагына утырту карары чыгарды. Сигез ай өй сагында утырганнан соң, карар шәһәрдән читкә чыкмау шартына үзгәртелде. Соңрак ул мәхкәмә каршына басты.

63 яшьлек Нәкыя ханым 60-80 яшьлек ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укуда гаепләнеп элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Русиядә хокук яклаучы Лев Пономарев мондый очракларны күбрәк сөйләргә һәм язарга кирәк, җәмәгатьчелек ишетергә тиеш дип саный.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

"Хәзер мондый процесслар артканнан арта бара. Каршы тору кирәк. Өстән бик кырыс таләп булмаса хөкемдарлар әзма-күпме кешелекле. Ә прокуратурага күрәсең кырыс инструкция бирелгән – әлеге маддә (экстремизм һәм террочылык) нигезендә гаепләнүчеләрне һичшиксез төрмәгә утырту. Бу дөрес түгел һәм моңа каршы көрәшергә кирәк.

Мин кеше хокуклары эксперты буларак берничә шундый карарны туплап Москалькованың (Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова) прокуратура репрессияләр чыганагы булырга тиеш түгел дигән аңлату белән прокурорга чыгуына тырышып карар идем. Кайвакыт бу файдалы. Террорчылык белән бәйле 10-12 очрак турында язма медиада чыккач барысын да диярлек акладылар, бары берсен генә утырттылар. Каршы торырга, медиага күбрәк язарга кирәк. Прокуратура янына ялгыз пикетларга (алар әлегә Русиядә тыелмаган – Л.П) чыгарга һәм татар халкының иң яхшы вәкилләрен юк итәләр дияргә кирәк. Мисал өчен, Татар иҗтимагый үзәгенә каршы эш ачканнан соң мин Москальковага хат яздым, шуннан соң мәхкәмә вакытлыча туктатылды. Ягъни, нәтиҗә бар", диде ул.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG