Accessibility links

Мордовиядә "Тәблигый җәмәгать" бүлеген оештыруда гаепләнгән мөселманнарга төрмә җәзасы бирелде


Җәен Саранскидагы мәхкәмә Рәис Тышкин, Айсә һәм Хафиз Айзатуллиннарны 300 һәм 500 мең сумлык штраф түләтү карары чыгарган иде. 

Мордовиянең Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Тәблигый җәмәгать" оешмасы бүлеген булдыру һәм анда торуда гаепләнгән өч мөселманның хөкем карарларын кырыслатты. Җәен Саранскиның Пролетар районы мәхкәмәсе Рәис Тышкин һәм икетуганнар Айсә һәм Хафиз Айзатуллиннарга зур күләмдәге штрафлар түләтү карары чыгарган иде. Хафиз Айзатуллин 300 мең сум, Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкин 500әр йөз мең сум түләргә тиеш булды.

Ләкин Мордовия прокуратурасы бу җәзаны артык йомшак дип санап, аны шикаять итте. Мордовия Югары мәхкәмәсе прокуратура таләбен үтәп, район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарды һәм яңа хөкем карары кабул итте.

Нәтиҗәдә Азюрка һәм Латышовка авыллары кешеләре Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкин өчәр елга гомуми тәртипле колония, Хафиз Айзатуллин 1 ел колония җәзасы алырга тиеш дип табылды. Өстәмә рәвештә Айсә Айзатуллинга ике ел дәвамында дини оешмалар булдыруда катнашуны тыю җәзасы бирелә.

Тәртип саклау органнары фаразынча, 2019 елның сентябрендә Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкин Мордовиядә "Тәблигый җәмәгать" оешмасы бүлекчәсен оештырган. Бу оешма Русиядә экстремист дип табылган һәм тыелган. Азатлыкка мәгълүм булганча, гаепләнүчеләрнең өчесе дә баштан ук гаепләрен таныган. Икетуган Айзатуллиннар һәм Рәис Тышкинны адвокат Мәгъсүм Искәндәров яклаган.

2020 ел июлендә полиция бу мөселманнарның торган һәм яшәгән урыннарында тентү уздырган. Тентүләр шулай ук Сарански мәчетендә, Ромадановски районы Азюрка һәм Кадошкино районы Латышовка авылларында да узган. Тентү вакытында дини китаплар табылган, алар экстремист материалларының федераль исемлегенә кертелгән, диелә.

Шул ук елның июнь аенда ФСБ Идел буендагы дүрт төбәктә "Тәблигый җәмәгать" әгъзаларын тоткарлау турында белдерде – тоткарлаулар Түбән Новгород, Пенза, Сарытау һәм Ульяновски өлкәләрендә узган.

Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Пензада һәм Ульяновскида да шундый ук эшләр карала. Бу төбәкләрдәге мөселманнарың мәнфәгатьләрен Ашимов яклый. Ульяновскида эштә әле тикшерү бара, Пензада эш мәхкәмәгә тапшырылган, дип сөйләде адвокат.

"Анда беркем дә гаебен танымый, ләкин мин Пензада һәм Ульянда мәхкәмәләр Мордвиядә чыккан хөкем карарына карап хөкем чыгарыр, дип уйлыйм" диде Ашимов.

"Тәблигый җәмәгать" оешмасын Русия Югары мәхкәмәсе 2009 елда экстремист дип таныды. Аның эшчәнлеге җәмгыятьтә милләтләр арасында һәм диннәр арасындагы тотрыклылыкка һәм Русиянең бөтенлегенә яный дип табылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG