Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Мордовия мәчетен видеокүзәтүсез калдыргач аннан сәдака акчасы урланган


Мәчеттә тәрәзәне ватып кереп сәдака акчаларын урлаганнар

ФСБ мәчеттә тентү вакытында хәтер дискын алып кире кайтармау сәбәпле, видеокамера эшләмәгән. Видеокамераны мәчеткә йөрүчеләр үз акчасына алган булган.

17 февральгә каршы төндә Саранскида билгесез кешеләр Мордовия республика мөселманнары төбәк диния идарәсенә караган "Ускудар" мәчетенә кереп сәдака акчаларын урлаганнар. Әлеге мәчет күптән түгел экстремист китаплар сатуда гаепләнеп штрафка тартылган мөфти Зәки Айзатуллинга карый. Айзатуллин 2000 елдан бирле дини идарәне җитәкләп килә, хәзер хакимият аны урыныннан алып яңа мөфти куярга тели. Идарә юристы Алсу Мякушева бу мәчет тәрәзәсен ватып мәчеткә үтеп керүләрне дә провокация булуы ихтимал дип саный.

"Беренче булып мәчет тәрәзәсен ватып керүләрен мәчет каравылчысы Рәфкать абый күргән. Иртән килеп караса тәрәзә ватылган, сәдака әрҗәсен каерып ачып сәдака акчаларын алганнар. Шуннан безгә шалтыратты. Без килдек һәм бу хәлне күреп полицияне чакырттык. Алар ярты көн тикшерделәр, аннары инде без мәчетне җыештырдык.

Бу ниндидер наркоманнар яки караклар эше дип уйламыйбыз. Провокация дип саныйбыз. Шау-шу күтәрербез һәм үзебез үк моннан зыян күрербез дип уйлганнардыр, чөнки бик профессиональ эшләнгән. Һөҗүм итүчеләр видеокамералар эшләмәгәнне белгәннәр булып чыга", ди ул.

"Ускудар" мәчете
"Ускудар" мәчете

Мякушева сүзләренчә, элегрәк Мордовия ФСБсы мәчет эчендә һәм тышында бер айлык хәтере саклана торган видеокүзәтү булдыруны таләп иткән. Мәчеткә йөрүче картлар, башка ярдәм итүчеләр акча җыеп 100 мең сумнан артыкка видеокамера алганнар. 2020 елның 7 июлендә мөфти Зәки Айзатуллинга бәйле тентү уздырганда ФСБ аның хәтер дискын ала һәм әле дә кайтармый.

"Алар бит андагы бер айлык мәгълүматны флешкага гына да яздырып ала алалар иде, әмма алай эшләргә теләмәделәр. Видеокамера эшләмәүне мәчет җитәкчелеге һәм ФСБ хезмәткәрләре генә белде. Бу мәчеткә үтеп керүче җинаятьчеләр инде камера булмауны белгәннәр, чөнки эшләрен бик иркен алып барганнар.

Тәрәзәне ватып керүче караклар гөлне бәреп кенә төшерерләр иде, әмма алар аны тәртипле генә читкә идәнгә алып яткырганнар, чөнки туфрагы коелмаган. Наркоман яки исерек алай эшләми бит инде. Тәрәзә калдыкларына да киселергә мөмкиннәр, әмма андый эзләр дә күренми.

Без моны элегрәк авылларда имамнарны яңа мөфти өчен тавыш бирергә чакырып йөрүчеләрнең берсе ФСБ хезмәткәре Андрей Стрельников эше дип уйлыйбыз, чөнки ул июльдән бирле Зәки хәзрәткә басым ясап килә", ди идарә юристы.

Алсу Мякушева видеокамераларны эшләтү өчен дискны кайтаруны сорап аны тентү вакытында алып киткән ФСБ тикшерүчесе Александр Старкинга да мөрәҗәгать иткән. Мөфти дә тентү вакытында алынган әйберләрне сорап язган, әмма файдасы булмаган.

"Канун нигезендә алар аны безгә бер айда кайтарырга тиешләр иде. Июльдә алдылар, димәк августта инде кайтарырлар дип көттек. Октябрьдә Зәки хәзрәт Старкинга мөрәҗәгать итеп алган әйберләрне кайтаруны сорады. Әмма бернинди җавап булмады. Мөрәҗәгатькә дә бер айда җавап бирергә тиешләр бит. Канунны боздылар дип прокуратурага мөрәҗәгать итә ала идек, әмма итмәдек.

Менә бу урлаулардан соң Старкинга шалтыратып тагын бер кат дискны кайтаруны сорадым, әмма ул аны башка җинаять эше нигезендә кирәк булуын әйтте. Аны кайтарырга җыенмый да", ди Мякушева.

Тикшерүченең башка җинаять эше дигәне, шул ук 7 июльдә Саранскидагы "Ускудар" мәчетенә йөрүче берничә мөселманның тоткарлануы. Шуларның берсе – мөфтинең туганының улы Айса Айзатуллин. Аларны Русиядә тыелган "Тәблигый Җәмәгать" ("Таблии Джамаат") вәкилләре булуда гаеплиләр.

"Ул егетләр белемле мөселманнар, имам булып эшли иделәр. Менә хәзер мәхкәмә карарын көтәләр. 7 июльдә, аларны тоткарлаган көнне Стрельников рухи басым ясаган. Зәки хәзрәткә каршы аңлатмалар бирмәсәң, сине ябачакбыз, анда сине көчләячәкләр дип куркыткан. Ә аның ике кечкенә баласы, хатыны бар, әбисе авыру. Ул инде мәҗбүри алар биргән кәгазьгә имза куйган. "Әгәр кеше үтердем" дип кул куйдыртсалар, аны да имзаларга риза идем, ди. Ягъни аларга каты басым булган.

Шуңа бу җинаять эше беткәч кенә, Зәки хәзрәт дискны кайтаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алачак һәм бары шуннан соң гына аны кайтарулары ихтимал, диделәр.

Ә районнан җаваплы оешмалар иминлек паспорты эшләргә сорыйлар. Аны эшләү өчен бина тулысынча видеокамера белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Кыскасы, үзләре таләп итәләр, үзләре шуңа каршы баралар. Ә яңаны сатып алу финанс яктан хәлебездән килми", диде Мякушева.

Мордовия юстиция министрлыгы 28 июльгә кадәр яңа мөфтине сайлауны таләп итеп хат җибәргән, чөнки экстремистлыкта гаепләнгән кешегә дини оешманы җитәкләү ярамый. Айзатуллин экстремист әдәбият таратуда гаепле дип танылды. Мәчет ишегалдында аерым торган мөфти офисында өстәл астында биш китап табылды. Шуларның берсе – Мөхәммәд Йосыф Кәндехләвинең "Сайланма хәдисләр" китабы. 2017 елның апрелендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән бу китап экстремист дип танылган иде. Ләкин Зәки Айзатуллин мәхкәмәдә моңа аңлатма бирде. Ул китапның 2012 елда сатып алынган булуын, ягъни аны экстремист дип таныганга кадәр, Казанда рәсми рәвештә сатып алынганлыгын әйтте. Шул вакыттан бирле китап шунда яткан, аны искә алучы да булмаган. Шуңа да карамастан мөфтият 100 мең сумга, ә мөфти үзе ике мең сум күләмендә штрафка тартылды. Аппеляция карарны үз көчендә калдырды һәм ул гамәлгә керде.

Алсу Мякушева фикеренчә, болар барысыда Айзатулинны урыннан алып аның урынына Рафаэль Манюровны кую өчен эшләнә.

"Халык сөйләвенчә, Манюров бу вазифага вакытлыча гына киләм дип аңлаткан. Аннары мөфтият Фәһим Шәфиевка тапшырылачак икән. Мордовиядә бөтен мәчетләрнең бер генә хуҗасы калачак, аларны мәчет дип түгел, ә мәдәни үзәк дип атаячаклар. Мәдәни үзәкләргә федераль казнадан акча каралган. Әмма хөкүмәт мәдәни үзәк дип калдыргач аның манараларын төшерүне дә таләп итә ала. Шуңа Мордовия мөселманнары 1937 еллар кайта күрмәсен дип борчыла. Бездән дә киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр", ди ул.

Диния идарә юристы хәзер кассация мәхкәмәсе карарын көтә. Әгәр анда җиңә алмасалар Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Экстремистик китапны күпләп таратуга аңлатма сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Шуннан Русия Югары мәхкәмәсе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе генә кала", диде ул.

Шул ук вакытта дини идарәгә 28 июльгә кадәр яңа мөфти сайланмаса Юстиция министрлыгы административ эш ачуны таләп итәргә мөмкин.

"Мин бернинди могҗизалар көтмим, чөнки Юстиция министрлыгы безгә каршы эшли торган оешма. Мөфти Тәлгат Таҗетдин оешмасыннан чыгарга теләгәндә дә моны күрдек. Без бит аерым хосусый мөфтият булырга тиеш идек, ә министрлык безгә каршы барды, шуңа без хәзер аерым да түгел, бергә дә түгел. Таҗетдин белән бернинди эш алып бармыйбыз, әмма юридик яктан алар структурасында саналабыз.

Мәчетне дә, Айзатулинны да тынычлыкта калдырмыйлар. Үсешкә ирек бирмиләр. Пычрак атып халыкны котырталар. "Столица" тапшыруы гел мөфтине пычраткан тапшырулар чыгарып килә. Хәтта Зәки хәзрәт мөфтилектән киткән дип уйлаучылар да бар.

"Надежда" үзәгенә ярдәм
"Надежда" үзәгенә ярдәм

Мөфти эшен дәвам итә. Җомга намазлары укыла. Ике метр ара калдырып укыйлар, коронавируска каршы башка таләпләр дә үтәлә. Пандемиягә кадәр Мордовиянең күп ерак районнарына барып балалар йортларына ярдәм итеп килдек.

Пандемия эшебезне туктатты. Бер ел бара алмадык. Хәзер инде балаларны күрә алмасак та, әйберләрне җитәкчеләр аркылы бирергә булдык. Аяк киемнәре илттек. "Надежда" балалар йорты җитәкчеләре берәр нәрсә кирәк булса үзләре безгә чыга.

Хәйрияне киңәйтергә уйлыйбыз. Картлар йортларына да булышачакбыз. Ветераннар белән дә эшлибез. Әфганчыларны искә алу көнендә ветераннар мәчеткә җыелып, һәлак булган дусларына догалар укыды. Авылда карт имамнар урынына яшьләрне Казанда укытып кайтару турында сүзләр алып барабыз" дип сөйләде Мякушева.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG