Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядә ФСБ үзенә яраклы кешене мөфти итү өчен имамнарга басым ясый


Зәки Айзатуллин мөфтиятенә караган мәчет
Зәки Айзатуллин мөфтиятенә караган мәчет

Мордовиянең кайбер авылларында ФСБ хезмәткәре имам өйләренә кереп, бер мөфти урынына икенчесен сайлауларын таләп итеп йөргән. Куркыту, янау алымнары да кулланылган.

Мордовиянең ФСБ идарәсе вәкилләре республика мөселманнары төбәк диния идарәсенә караган кайбер мәчет имамнары өйләренә килеп сөйләшүләр уздырган. Алар ноябрьдә мөфтият корылтае узачагын һәм күптән түгел штрафка тартылган Зәки Айзатуллин урынына мөфти итеп Рафаэль Манюровны сайлап куярга чакырган.

Имамнарның берсенең хатыны (исеме редакциягә билгеле) сөйләвенчә, аларга ике кеше килгән. Алар үзләрен ФСБдан дип әйткәннәр һәм корылтайга килеп Манюровны мөфти итеп сайларга өндәгәннәр. Хәтта машина белән алып китеп, кире китереп куярга вәгъдә иткәннәр. Имам бармаячагын әйткәч, компьютерны өйгә алып киләчәкләрен әйткәннәр.

Мөфтият юристы Алсу Мякушева Азатлыкка сөйләвенчә, 25 августта хакимият Манюровны сайлату өчен җыелыш уздырырга теләгән булган, әмма ул вакытта эштән алу белән куркытып бары бер имамны гына китертә алганнар. Шуннан соң бу эшкә ФСБ үзе тотынган.

Алсу ханым сүзләренчә, авылларда имамнарны яңа мөфти өчен тавыш бирергә чакырып йөрүчеләрнең берсе ФСБ хезмәткәре Андрей Стрельников. Алар Күгеш, Вәчи, Лобановка, Чүриле, Митрял авылы имамнары белән сөйләшкән.

Бер имамга корылтайга бармасаң, паспортыңны имзаламыйбыз дигәннәр

"Күбесенең өйләренә кергән, кайберләре белән телефон аша сөйләшкән. Берәм-берәм кешеләр җыйсалар да алар уздырган корылтайлары канунсыз булачак, чөнки безнең 17 оешма бар, шуннан 12 мулла килеп тавыш биргәндә генә сайлау узган санала. Ә болар һәр авылга барып сөйләшүләр уздырырга уйлагандыр инде. Без хәзер мәчетләрнең иминлек паспортын ясатабыз, шуны ясатып йөрүче бер имамга "ФСБдан да курыкмыйсыңмы, корылтайга бармасаң паспортыңны имзаламыйбыз" дигәннәр. Икенче тагын берсенә Азюркада 40лап кешене тоткарлавын сөйләгән. Имамнар: "Айзатуллин булганда ни өчен без Манюровны сайларга тиеш" дигән сорауларга: "Айзатуллин – экстремист, ул инде бу вазифада кала алмый, тыелган китаплар сата" дигән. Гәрчә әле бит мәхкәмә карары үз көченә кермәгән, без аны шикаять иттек. Өченчесенә, сайлау уздыру өчен махсус урна белән киләчәкләрен әйткәннәр.

Имамнар Манюров урынына башка кешене мөфти итеп куюны да тәкъдим итеп караганнар, әмма ФСБ хезмәткәрләре килешмәгән. "Сезнең инде мөфтиятегез калмады, Тәлгать Таҗетдин (Русия мөселманнары үзәк Диния Нәзарәте рәисе) мөфтинең кем булуын хәл итәчәк, сез Манюров өчен тавыш бирергә тиешсез дигәннәр.

Манюровны куйсалар, ул хакимият сүзеннән чыкмаячак

Манюровны куйсалар, ул хакимият сүзеннән чыкмаячак. Шуңа мәхәллә вәкилләре барысы да аңа каршы. Аны куйсалар мәчеткә йөрмибез, мөфтият составыннан чыгабыз дип әйтәләр. Хәзер инде Зәки хәзрәтне яклап петиция әзерләнә", диде Алсу Мякушева.

Шулай ук ул Стрельниковтан зарланып Русия һәм республика ФСБсына шикаять язуларын әйтте.

Хәзерге вакытта Мордовиядә өч мөфтият эшли: Фәһим Шәфиев мөфтияте, Равил Гайнетдинга караган Илдус Исхаков мөфтияте һәм Тәлгать Таҗетдин рәислегендәге Зәки Айзатуллин мөфтияте. Август аенда Айзатуллин мөфтияте Таҗетдин мөфтиятеннән чыгу турында карар кылса да, республикада бу хакта документларны кабул итәргә теләмиләр.

Алар шулай итеп "курчак мөфтият" ясамакчылар

"Хакимият ахыр чиктә бөтен мөфтиятләрне кушып Фәһим Шәфиевне бер мөфти итеп калдырырга тели. Ә Шәфиевнең курчак мөфтиятен барысы да яхшы белә. Шуңа алар хәзер Манюровны куеп торып аннары аны да Шәфиевка кушачаклар. Шәфиев һәм Манюров бер дулкындагы кешеләр. Шәфиевнең мөфтиятен без "хакимият мөфтияте" дип йөртәбез. Алар шулай итеп "курчак мөфтият" ясамакчылар. Яулыкларны салсыннар диләр икән, мөфти бу эшкә ярдәм итәчәк булып чыга. Ә 2013 елда Зәки хәзрәткә хакимият вәкилләре: "Азюркага барып яулыклы кызларга яулыкларын салсыннар дип әйт дигәч, мөфти үземнең дә хатыным, кызларым яулыктан йөри, алай эшли алмыйм", диде. Шулай ук җомга вәгазьләрендә дә мөфтигә алдан әзерләп биргән текстның гына сөйләвен теләделәр, Зәки хәзрәт моңа да игътибар итмәде. Заманында финанс яктан кыстылар, тиешле грантларны бирмәделәр", ди Мякушева.

Аның әйтүенчә, алар Манюров өчен дүртенче мөфтият булдыруны тәкъдим иткән булганнар.

"Аларга нәкъ Зәки хәзрәт мөфтияте кирәк, чөнки безнең мәчетебез бар. Барысы да әзер. 20 ел дәвамында барысы да эшләнгән. Зәки хәзрәт динне дәүләттән аерып яшәүче кеше. Ул дәүләт белән хезмәттәшлек итә, әмма дин аерым торырга тиеш дип саный", ди Мордовия төбәк диния нәзарәте юристы Алсу Мякушева.

Әлеге диния нәзарәтенә 17 мәхәллә керә.

XS
SM
MD
LG