Accessibility links

Путинга "хөкем чыгарган" Кәрим Ямадаевка 510 мең сум штраф салынды


Кәрим Ямадаев.
Кәрим Ямадаев.

Чаллы активисты Самарда хәрби мәхкәмә каршына басты. Прокуратура аны 6,5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде.

Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Чаллы активисты Кәрим Ямадаевны интернетта Путин, Сечин һәм Песковка хөкем чыгаруны сурәтләгән видео өчен 510 мең сумлык штрафка хөкем итте. Әлеге видео өчен аңа террорчылыкка чакыруда гаеп белдерелгән иде. Хөкем карары турында Ямадаевның адвокаты Владимир Красиков хәбәр итте.

Террорчылыкка чакыру эше нигезендә Ямадаевны 500 мең сумга, хакимият вәкилен мыскыллау турында эш нигезендә 30 мең сумга штрафка тартканнар. Ике штрафны кушып, аның гомум күләме 510 мең сумга калдырылган. Ямадаев мәхкәмә залыннан иреккә җибәрелгән. Моннан тыш, аңа 2,5 елга сайтлар белән идарә итү тыелган.

Прокуратура Ямадаевка 6,7 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган иде. Хакимият вәкилен мыскыллау маддәсе нигезендә аны тугыз ай мәҗбүри эшкә хөкем итеп, 15 процент хезмәт хакын тотып калып барырга тәкъдим ителде.

Узган ел башында Кәрим Ямадаев "Грэмм хөкемдар" исемле веб-сериалның беренче һәм бердәнбер сериясен чыгарган иде. Видеоязмада карадан киенгән һәм башына капчык кидерелгән өч кеше, аларның түшләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дигән язулар эленгән. Ямадаев Сечин һәм Песковка "җинаятьләре өчен" "үлем карары" чыгара һәм шунда ук бу карарларны "тормышка ашыра". Владимир Путинга "хөкем карарын" киләсе серияләрдә чыгарырга ниятләделәр, әмма ул серияләр чыкмады.

Видео башында күрсәтелгән язуда "веб-сериалның авторлары һәм актерлары — иҗат кешеләре төркеме, алар бары сәнгать идеясе белән генә тупланган һәм көч куллануны пропагандалауны яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт уятуны максат итеп куймый диелә.

Ямадаевны 2020 елның 11 гыйнварында кулга алдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG