Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Путин турында ролик чыгарган Чаллы активистын 6 ел һәм 7 айга ябуны сорый


Кәрим Ямадаевны гаепләүгә нигез булган видеодан күренеш

Активист Кәрим Ямадаев 2019 елда интернетта Путин, Песков һәм Сечинны хөкем итү турында тамаша видеосы чыгарган иде.

Дәүләт гаепләүчесе Чаллыда яшәүче активист Кәрим Ямадаевка 6 ел 7 ай төрмә җәзасы сорады. Бу турыда аның адвокаты Владимир Красиков хәбәр итә.

2019 елның декабрендә Ямадаев күкрәкләренә "Дмитрий Песков" һәм "Игорь Сечин" дигән язулар куелган кешеләргә бер хөкемдарның хөкем карары чыгарган видеосын интернетта чыгарган иде. Аннары хөкемдар җәзаны тормышка ашыра, бу өлеше кадрга кертелми. Хөкем ителүчеләр арасында "Владимир Путин" да бар, ләкин видеода аңа хөкем чыгарылмый. Автор әлеге хәлләр 2022 елда бара дип фаразлый.

Видеога аңлатмада аның бары сәнгати идея нигезендә булуы һәм бернинди дә көч куллануны пропагандалау яки кайсыдыр бер социаль төркемгә нәфрәт уяту максаты куелмавы әйтелә.

Ямадаев террорчылыкка чакыруда һәм хакимият вәкилен мыскыллауда гаепләнде. Икенче маддә нигезендә прокуратура хезмәт хакының 15 проценты дәүләт өчен тотылып калу шартларында тугыз ай төзәтү хезмәте җәзасы бирүне сорады.

Ямадаев үзенең гаепсез булуын белдерә һәм ямьсез булмаган иҗади фантазия өчен эзәрлекләргә ярамый ди.

Аңа каршы җинаять эшен ФСБның Татарстандагы идарәсе ачты. ФСБ идарәсенең өлкән хезмәткәре 2019 ел ахырында YouTube-та әлеге роликка тап булган. Эшне аеруча мөһим эшләр тикшерүчесе алып барган һәм гаепләү документын имзалаган.

Ямадаев 2019 елда Чаллы тикшерү комитеты бинасы янында Русия президенты Владимир Путин сурәте белән металдан ясалган "кабер ташы" урнаштырганнан соң киң танылды. Моның өчен аны 28 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG