Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Ольга Комлевадан Уфа полициясе былтыргы протестлар өчен тагын акча сораган


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Узган елның гыйнварында митингларда эшләгән өчен полициянең Комлевадан таләп иткән гомуми суммасы - 4,8 миллион сумга җиткән диелә.

Уфа активисты Ольга Комлева эчке эшләр министрлыгының үзенә алтынчы дәгъвасын белдерүен хәбәр итте. Бу хакта ул Facebook-та язды.

Дәгъвалар шулай ук Лилия Чанышевага һәм Илһам Янбердинга каршы бирелгән. Комлева Facebook-тагы сәхифәсендә язганча, узган елның 23 гыйнварында узган митинг өчен акчаларны хәзер Башкортстан эчке эшләр министрлыгының Уфа районы бүлекчәсе түләттеререгә тели. Бу юлы таләпләрнең гомуми күләме – 26 мең сум. Уфа районы полициясе 31 гыйнвардагы митинг өчен Комлеваның шәхсән үзеннән тагын 117 мең сум түләттермәкче.

Активист әйтүенчә, шул рәвешле куәт оешмасы вәкилләре аннан таләп иткән акчаларның гомуми күләме 4,8 миллион сумга җиткән.

Комлева әйтүенчә, полициянең митингларда эшләве өчен, 2021 елда куәт оешмалары аңа 4,6 миллион сумлык биш дәгъва белдергән. Ике очракта Уфаның Дим районы мәхкәмәсе активистны яклап чыккан – Росгвардиянең һәм Башкортстанның эчке эшләр министрлыгының 338 мең сумлык һәм 1,1 миллион сумлык дәгъваларын канәгатьләндермәгән.

23 һәм 31 гыйнварда Русиянең төрле шәһәрләрендә агуланганнан соң Германиядә дәваланган һәм Русиягә кайту белән тоткарланган Алексей Навальныйны хуплап чаралар оештырылды.

Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы мәхкәмә аша Лилия Чанышевадан, Ольга Комлевадан һәм Илһам Янбердиннан 2021 елның 23 гыйнварында полицияне өстәмә рәвештә эшләтүдән килгән зыянны түләттерүне таләп иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG