Accessibility links

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы "ЭпиВакКорона" сатып алуны туктатып тора


"ЭпиВакКорона" вакцинасы
"ЭпиВакКорона" вакцинасы

Күпчелек төбәкләрне сәламәтлек саклау министрлыгы "ЭпиВакКорона"ның соңгы партияләре белән 2021 елның ноябрь ахырында-декабрь башында тәэмин иткән.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан "ЭпиВакКорона" вакцинасын сатып алуны һәм аның белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тора, дип яза "Ведомости".

2022 ел башыннан төбәкләргә "ЭпиВакКорона" һәм "ЭпиВакКорона-Н" вакциналарының бер генә партиясе дә бүленмәгән, бу Русия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү хезмәтенең (Росздравнадзор) иммунобиологик даруларны халык әйләнешенә кертүгә рөхсәт реестрыннан күренә.

Төбәкләр әлеге вакцина белән күптән тәэмин ителми, дип белдергән басманың Русия думасындагы һәм фармацевтика ширкәтендәге чыганаклары.

"ЭпиВакКорона" белән тәэмин итүдәге авырлыклар турында Русиянең фәнни институтларының берсендәге хезмәткәр дә хәбәр иткән. Әлеге фәнни институтның икенче бер хезмәткәре әйтүенчә, "бу вакцинаны җитештерүне туктатулары турында әйтергә нигезләр бар".

Газета 85 төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыклары арасында сораштыру уздырган, күпчелек субъектларны сәламәтлек саклау министрлыгы "ЭпиВакКорона"ның соңгы партияләре белән 2021 елның ноябрь ахырында-декабрь башында тәэмин иткән.

Шул ук вакытта вакцина белән чираттагы мәртәбә кайчан тәэмин итәчәкләре билгеле түгел.

Роспотребнадзорның "Вектор" үзәге уйлап тапкан "ЭпиВакКорона" - "Спутник V"тән соң Русиядә коронавирустан теркәлгән икенче вакцина булды.

Алданрак Новосибирскиның "Санитас" клиникасы баш табибы Михаил Андрушкевич "ЭпиВакКорона" ярдәм итми дип белдергән иде, аның сүзләренчә, аны ясатканнан соң да кешеләр вакцина ясатмаганнар кебек үк авыр итеп чирли.

Узган елның сентябрендә Русия презиенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда, коронавирустан ышанычлы вакциналар дип "Спутник" һәм "КовиВак"ны санап узган иде, әмма "ЭпиВакКорона"ны телгә алмады.

2021 елның июнендә Коронавируска каршы "ЭпиВакКорона" вакцинасын ясаткан ихтыярыйларның яртысында вакцина кадатудан соң тугыз ай узгач антитәнчекләр табылмаганы билгеле булды. Бу турыда "Вектор" үзәге баш мөдире Ринат Максютов әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG