Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр тентү вакытында Илшат Гафуровның 12 миллион сумнан артык акчасын алган


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Илшат Гафуров үзенә белдерелгән "яллап үтерү" турындагы гаепләүләрне нигезсез дип саный. Ул гаебен танымаган.

Тикшерүчеләр тентү вакытында КФУның вакытлыча читләштерелгән ректоры Илшат Гафуровның 12 миллион сум күләмендә акчасын табып алган. Бу хакта 24 гыйнварда булган апелляция мәхкәмәсенең утырышында Русия тикшерү комитеты вәкиле хәбәр итте, дип яза "Бизнес Онлайн" газеты.

Мәхкәмә утырышында тикшерүче Гафуровны изоляторда калдыруны сораган, тикшерү фикеренчә, ул качарга һәм эштәге шаһитларга басым ясарга мөмкин.

"Гаепләнүче Гафуров шактый бай кеше. Ул һәм аның гаилә әгъзалары берничә торакка һәм бинага ия. Тентү вакытында гына да анда рубльдә һәм валютада 12 миллион сумнан артык акча табылды һәм тартып алынды. 2021 елның апреленнән ноябренә кадәр Гафуров 10 тапкырдан артык Русия чикләреннән чыккан. Соңгы 20 елда еш кына чит илгә барган", дип белдергән тикшерү комитеты вәкиле.

Гафуровның адвокатлары бу фикерне кире каккан. "21 елдан артык вакыт эчендә Гафуров качмаган һәм Исрафиловны үтерү белән бәйле җинаять эшен тикшерүләренә аяк чалмаган, чөнки моңа бернинди катнашы булмаган. Моның белән хәзер шөгыльләнәчәге турындагы фаразлар – нигезсез", дип белдергән мәхкәмәдә элекке ректорның яклаучысы Александр Нарышкин.

Шулай ук мәхкәмә утырышында тикшерүче, "29нчы комплекс" җинаятьчел төркеменең 2004 елда 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән киллеры – Фәрит Хисаметдиновның Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирүе турында сөйләгән. Хисаметдинов әйтүенчә, "алданрак Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирүе белән бәйле рәвештә", аның гаиләсенә "янаулар булган".

Тикшерүдә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) отставкадагы подполковнигы Юрий Удовенконың күрсәтмәләре дә бар – ул "29нчы комплекс" җинаятьчел төркемен тоткарлауда оператив күзәтүче булган. Күрсәтмәләрендә ул Гафуровның бу җинаятьчел төркемгә турыдан-туры катнашы бар дип белдергән.

Гафуровны 1999 елда Алабуга эшкуары Айдар Исрафиловны үтерүгә котыртуда гаепләп тоткарладылар. Ул 22 декабрьдә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карары белән кулга алынды.

Илшат Гафуров үзенә белдерелгән гаепләүләрне нигезсез дип саный. Ул гаебен танымый, җинаятькә катнашы барлыгы турында тикшерүнең төпле аңлатмалары юк ди. Бу хакта, вакытлыча читләштерелгән ректор, үзен сак астына алуларына апелляция тыңлаулары барышында белдергән.

"Мине тоткарлаулары студентлар бәйрәменнән соң булды. Минем өчен бу көтелмәгән иде. Бераз шок хәлендә булдым", дигән Гафуров үзен тоткарлауларына карата.

Аның сүзләренчә, җинаять кылуның мотивлары тикшерү тарафыннан берничек тә аңлатылмаган.

"1999 елда кылынган бу җинаятьтә минем катнашуымның дәлилләре буларак, ниндидер мотивларым булуы әйтелә. Алар икәү. Беренчесе – Алабугадагы төркемнәрнең берсенең җитәкчесе булган һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше миңа (район башлыгы сайлауларында - ред) көндәш була алыр иде. Тикшерү әйткән иде, башлыкка намзәт депутатларга карауга республика президенты тарафыннан кертелде дип. Бу хакта беркайда да әйтелми. Әмма республикада мондый вазифаларны беркайчан да җинаятьчел төркем әгъзалары алып тормады!", дип белдергән ул.

Тикшерү ачыклаган икенче мотив – Исрафиловны читләштергәннән соң, Гафуров үзенә нинди дә булса милек сатып алган булырга мөмкин. Гафуров үзе моны шулай ук нигезсез дигән, аның әйтүенчә барлык милек муниципаль оешма балансында булган.

"Гаепләүдә бөтен әйбер буталган – ак та, кара да. Миңа: "Ә сез таныш идегезме?" диләр. 1992 елда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәнгә, бу җинаятьчел төркем дә утырган бинада утырдык. Ул вакытта кемнең кем булуын беркем белми иде. Бу [офис] комплексын аренда шартларында бөтен эшмәкәрләр алып торды. Бөтенесе белән дә берникадәр дәрәҗәдә таныш идем. Бөтенесе исәнләшә, бөтен кеше эшләде, эшмәкәрлек белән шөгыльләнде. Беркем дә ниндидер төркемнең ниндидер канунсыз гамәлләр кылуы турында әйтмәде", дигән Гафуров.

"Миңа каршы күрсәтмәләр бирүчеләргә бернинди куркыныч тудырмыйм, тикшерүгә комачауламыйм. Ниндидер басым күрсәтердәй кеше түгелмен. Шул ук вакытта бу басымның ни өчен миңа күрсәтелүен аңлап бетермим. Бөтен яклап та мин гаепле булып чыгам, чөнки үз артларында кылынган җинаятьләре булган кешеләрнең шаһит күрсәтмәләре бар", дип белдергән ул соңгы сүзен әйткәндә.

Гафуровның, үзен сак астына алуларына шикаятен дә, йорт сагына күчерүләре үтенечен дә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе канәгатьләндермәгән. Хәзерге вакытта ул Мәскәүнең "Матросская тишина" тикшерү изоляторында тотыла. Ул 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астында калачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG