Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция рейтингында Русия 136нчы урында


Transparency international чыгарган харита
Transparency international чыгарган харита

Бер ел элек Русия 129нчы урында тора иде. Transparency International оешмасы искәртүенчә, Русиядәге "ят агентлар турындагы" канун коррупция фактларын тикшерүне "тагын да куркынычрак һөнәр" итте.

Transparency International халыкара оешмасы ел саен ачыклана торган Коррупцияне тою индексын тәкъдим итте. Бу юлы Русия анда 100 баллдан 29 балл җыеп, 136нчы урынга чыккан. Ангола, Либерия һәм Малиның да нәтиҗәләре шундый ук.

Бер ел элек 30 балл җыеп, Русия 129нчы урынны алган иде. Рейтингны төзүчеләр дөньяның барлыгы 180 илендә коррупцияне кабул итү дәрәҗәсенә бәя биргән.

Transparency International искәртүенчә, Русиядә гамәлдә булган "ят агентлар турындагы" канун коррупция фактларын тикшерү һәм халыкка чыгаруны "тагын да куркынычрак һөнәр" итте.

Хакимиятләр дәүләт идарәсендә коррупцияне тикшергән журналистларның һәм активистларның фатирларында һәм офисларында тентүләр үткәрде, язмалар чыгару мөмкинлеген чикләп һәм финанс хисабы тапшыру турында артык мәшәкатьле бурычлар йөкләп, аларны "ят агентлар" дип игълан итте диелә.

Шулай ук рейтингны төзүчеләр аеруча, Русия хакимиятләренең 2021 елда коронавирус чикләүләрен теләсә нинди киңкүләм чараларны тыю һәм ялгыз пикетларны чикләү өчен куллануын искәрткән.

Күзәтүдә шулай ук Алексей Навальныйның кулга алынуы һәм аның көрәштәшләренең эзәрлекләнүче, шулай ук "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратовка дөньяның Нобель премиясе бирүләре телгә алынган.

2021 ел өчен рейтингта лидерлар булып Дания, Финляндия һәм Яңа Зеландия тора, алар 100 баллдан 88әр балл җыйган. Иң начар нәтиҗәләр Көньяк Суданда – 11 балл, шулай ук Сүрия һәм Сомалида – 13әр балл.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG