Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Зеленский: "Паникага сәбәпләр юк"


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина хакимиятләре фикеренчә, "әгәр кешеләр паника хәленә күчсә - бу ил өчен куркыныч вазгыять, шуңа күрә алга таба манипуляцияләргә җиңелрәк булачак, ә бу – Русиянең бурычы".

Украина президенты Владимир Зеленский, Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы (СНБО) утырышыннан соң ясаган мөрәҗәгатендә, Киев Донбасстагы вазгыятьне җайга салу өстендә эшли һәм илнең көнчыгышындагы киеренкелек паникага сәбәп булырга тиеш түгел дип белдерде.

"Бар да контрольдә. Паникага сәбәпләр юк", дип белдерде Зеленский.

Украина президенты сүзләренчә, Украина көнчыгышындагы вазгыять киеренкелеген бетерү өчен хакимиятләр "партнёрлары, дипломатлары һәм хәрбиләре" белән "барысын да" эшли.

Зеленский ватандашларын "тыныч булырга, һәм беттек инде дип кычкырмаска" чакырды.

Алданрак СНБО секретаре Алексей Данилов, ВВС-ның Украина хезмәте белән әңгәмәсендә, "әгәр кешеләр паника хәленә күчсә - бу ил өчен куркыныч вазгыять, шуңа күрә алга таба манипуляцияләргә җиңелрәк булачак, ә бу – Русиянең бурычы" дип белдергән иде.

Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель фикеренчә, бүгенге көндә Русиянең Украинага ашыгыч һөҗүме куркынычы юк.

Бу хакта ул АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән сөйләшүләрдән соң хәбәр иткән, дип яза Reuters.

Үз чиратында Франция президенты Эммануэль Макрон якын арада Русия һәм Украинаның президентлары Владимир Путин һәм Владимир Зеленский белән сөйләшүләр уздырачагын белдерде.

Елисей сараеның сайтында әйтелгәнчә, Франция президенты элеккегечә Европада тотрыклылыкны саклау, шулай ук Европа берлегенең үз иминлеге турында борчылган илләрен хупларга әзер булуын һәм аларга теләктәшлек белдерүен күрсәтү өчен, дипломатиянең бөтен чыганакларын кулланырга әзер.

Макронның белдерүе АКШ, Германия, Британия, Италия, Польша, Европа берлеге, Европа комиссиясе һәм НАТО башлыклары белән сөйләшүләрдән соң чыкты. Сөйләшүдә катнашучылар Украина чикләре янындагы киеренкелек турында фикер алышты.

АКШ президенты Джо Байден, видеоконференция турында фикер белдереп, барлык Европа лидерлары белән тулысынча бердәм фикердә булуын әйтте.

Сөйләшүләрдән соң НАТО башлыгы Йенс Столтенберг Русияне Украинага каршы агрессиянең кыйммәткә төшәчәге турында кисәтте, Британия премьеры Борис Джонсон "Русиянең артып килгән дошманлыгы каршында халыкара бердәмлекнең мөһим булуын" искәртте, ә Германия канцлеры Олаф Шольц Русияне ызгышны бетерү өчен күзгә күренгән адымнар ясарга өндәде.

Узган елның көзеннән АКШ Украина белән чиктә Русия гаскәрләре туплануын белдереп килә. Соңгы атналарда Көнбатыш илләре ачыктан-ачык Русиянең бу илгә бәреп керү куркынычы булуы турында әйтә, һәм бу хәл килеп чыккан очракта, Мәскәүгә карата "моңарчы булмаган" санкцияләр кертеләчәген белдерә.

Бу вазгыятьтә НАТО Көнчыгыш Европага өстәмә көчләрен күчерүе турында игълан итте, ә АКШ һәм Британия Киевтан үз дипломатларының гаиләләрен эвакуацияли башлады.

Мәскәүдә һөҗүмгә әзерләнүне катгый рәвештә кире кагалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG