24 гыйнварда көчле кар явуы сәбәпле эшендә өзеклек булган Истанбул һава аланы үз эшчәнлеген торгызуы турында игълан итте.
"Иминлек турында фикер йөртеп вакытлыча туктатылган очышларыбыз, Каракаска рейслар белән башланды һәм Хьюстенга рейс белән дәвам итәчәк. Барлык юлчыларыбызга сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерәсебез килә", диелгән һава аланының Twitter-дагы хәбәрендә.
Кичә Turkish Airlines һава ширкәте көчле буран аркасында Истанбулдагы барлык рейсларын туктатып торуы турында игълан иткән иде, буран нәтиҗәсендә 50 сантиметрдан артык кар яуган.
Һава аланы хезмәтләре очып китү-төшеп утыру юлын чистартып җитешә алмады. Шулай ук, һава аланына илтүче юллар ябылды. Барлыгы 700дән артык рейс кичектерелде.
Русия туроператорлары ассоциациясе мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта Истанбулда якынча 10-12 мең русияле (шул исәптән ике мең оештырылган тур туристлары) булырга мөмкин. Аларның 1,5 меңе шәһәр һава аланында калган булырга мөмкин, дип фаразлыйлар ассоциациядә.
Истанбулга рейслар башкаручы "Победа" һава ширкәте һава аланы хезмәтләренең эшенә зарланган һәм "русияләрдән мыскыл итүне туктатуларын" сораган.
"Европаның иң эре һава аланы" статуслы сезнең һава аланының чын хурлыгы - 7 сәгатьтән артык юлчыларны очычтан төшерә алмауда! Көчле кар явуы җирдәге хезмәт күрсәтү оешмасының тулысынча эшкә яраксыз булуын күрсәтте", дип язган "Победа" вәкилләре Instagram-да.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!