Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икмәк җитештерүчеләр февральдән бәяләрнең кисәк артачагы турында кисәтә


РБК басмасы бәяләрнең 16,5-30 процентка артачагын хәбәр итә.

Февральдән башлап Русиядә җитештереп чыгарылган икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәя артачак дип кисәтә җитештерүчеләр.

Русиядә иң эре икмәк җитештерүчеләрнең берсе булган "Фацер" ширкәтенең сатулар мөдиренә сылтама белән, РБК басмасы бәяләрнең 16,5-30 процентка артачагын хәбәр итә.

Бәяләрне кыйммәтләндерү чимал, төрү материаллары, транспорт һәм продукцияне акчага әйләндерү чыгымнарының артуы сәбәпле кирәк дип аңлатканнар.

Бәяләр артуын "Коломенский" күмәч-кондитер холдингының баш мөдире Дмитрий Козлов һәм Иркутски ипи заводы вәкилләре дә раслаган.

Үз чиратында Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгында ипи кыйммәтләнү өчен алшартлар күрмибез дип белдергәннәр, ә "бәяләрне яңадан карауның аерым очракларын" "җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең стандарт тәҗрибәсе" дип атаганнар.

Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматына күрә, узган ел ахырында азык-төлек инфляциясе 10 процентка кадәр арткан.

Росстат мәгълүматына күрә, Русиядә 2021 елда инфляция 8,39 процентка җиткән, бу соңгы алты елда иң зур күрсәткеч. 2020 елда инфляция 4,9 процент булган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG