Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Навальныйны эзләүгә биргәннәр


Олег Навальный
Олег Навальный

Базадагы белешмәләргә күрә, эзләүгә бирүләре җинаять эше белән бәйле. Нинди җинаять эше булуы әйтелми.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның абыйсы Олегны эзләүгә биргәннәр. Бу Русия эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасыннан күренә, дип хәбәр итә ТАСС.

Базадагы белешмәләргә күрә, эзләүгә бирүләре җинаять эше белән бәйле. Нинди җинаять эше булуы әйтелми.

25 гыйнварда җинаять-башкару инспекциясе Мәскәүнең Люблин районы мәхкәмәсенә, Олег Навальныйның "санитар эш" нигезендә билгеләнгән шартлы мөддәтен иректән мәхрүм итүгә алыштыру таләбе белән, үтенеч мөрәҗәгате җибәргән иде.

Соңрак Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Олег Навальный исәпкә басмаган, шуңа күрә оешма аның шартлы рәвештә бирелгән җәза төрен иректән мәхрүм итүгә алыштыруны сорады, дип аңлатты.

2021 елның августында Олег Навальныйны "санитар эш" нигезендә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Эш фигурантларын 23 гыйнварда Алексей Навальныйны хуплап чараларга чыгарга өндәүдә гаепләделәр, бу өндәүләр сәбәпле кешеләр митингларга чыкты, әмма алар коронавирус әбәпле карантинда булырга тиеш иде диелде.

Олег Навальный "Ив Роше" эше нигезендә 3,5 ел колониядә тотылган иде, ул 2018 елның июнендә иреккә чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG