Дәүләт хезмәтләре порталын һәм ВКонтактены социаль әһәмияткә ия сайтлар исемлегенә керткәннәр. Бу хакта Русия хөкүмәтенең сайтында хәбәр ителә.
Әлеге карарны хөкүмәтнең, вице-премьер Дмитрий Чернышенко рәислегендәге, илнең социаль әһәмияткә ия мәгълүмат ресурслары исемлеген билгеләү комиссиясе кабул иткән.
ВКонтакте социаль әһәмияткә ия сайтлар таләбенә туры килә, аерым алганда биредә дәүләт оешмаларының, басма мәгълүмат чараларының һәм телеканалларның рәсми аккаунтлары бар, диелә.
Йорт интернеты һәм кәрәзле элемтә хисабында тискәре баланс булганда да, кулланучылар Госуслуги һәм ВКонтактедан куллана алачак, диелә. Сайтларга компьютер яки смартфон браузерлары аша, шулай ук рәсми әсбаплар аша керергә мөмкин булачак.
Әгәр ресурста дәүләт оешмаларының биш меңнән дә ким булмаган аккаунты (шул исәптән, дәүләт мәгълүмат чараларының һәм Беренче канал, "Россия 1", НТВ, һ.б. кебек һәркем карый ала торган каналларның аккаунтлары) булса һәм анда һәр көн биш миллионнан артык кеше керсә, ул социаль әһәмияткә ия дип таныла.
Роскомнадзор бер атна эчендә элемтә операторлары бушлай куллана алу мөмкинлеге бирергә тиешле ресурсларның белешмәләрен тапшырачак. 15 майга кадәр дигитал үсеш министрлыгы трафикны анализлаячак. Русияләр 2020 елдан социаль әһәмияткә ия сайтларга бушлай керә ала.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!