Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең күпчелеге Путин вәгъдә иткән "түләүсез сайтлар"ны файдаланырга җыенмый


Өйләрендә интернет кулланучы русияләрнең 21 проценты гына дәүләт тәкъдим иткән түләүсез сайтларга керәчәген белдергән.

Русияләрнең 79 проценты социаль әһәмиятле дип танылган түләүсез сайтларны файдаланырга җыенмый. Моны AC&M Consulting уздырган сораштыру күрсәткән. Бу турыда Коммерсантъ яза.

Респондентларның өчтән бере үзләренең чикләүләрсез интернетка тоташтырылган булуын, шул сәбәпле бушлай ресурслар белән кызыксынмавын әйткән. Дүрттән бере интернетка түләмәгән очракта да оператор аны өзми дип белдергән. Сайтларга бушлай керү мөмкинлегеннән 21 процент кына файдаланырга җыена.
Сораштыруда катнашканнарның бер өлеше дәүләт исемелегендә тәкъдим ителгән сайтларга караганда, онлайн-кинотеатрларга һәм WhatsApp мессенджерына бушлай керү булса, әйбәтрәк булыр иде дигән.

7 апрельдә Русия элемтә министрлыгы “бушлай интернет” проекты кысаларында тәкъдим ителгән 391 сайт исемлеген чыгарды. Алар арасында ВКонтакте, Одноклассники, Mail.ru, Яндекс, Тамтам мессенджеры, шулай ук православ динен пропагандалаучы, дәүләт сәясәтен алга сөрүче сайтлар да бар.

Русияләр өчен кайбер “социаль әһәмияткә ия булган” интернет-ресурслардан куллануны түләсез итү турында Федераль җыенга еллык юлламасында президент Владимир Путин белдергән иде. Проект марттан гамәлгә кертелер дип игълан ителде. Соңрак, интернет хезмәте күрсәтүче ширкәтләр белән килешүләр әзер булмау сәбәпле, аның вакыты 1 июльгә күчерелде.

XS
SM
MD
LG