Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе активист Ольга Комлевадан полициягә 1,1 миллион сум түләтү карары чыгарды


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Алданрак Уфаның Дим районы мәхкәмәсе Башкортстан эчке эшләр министрлыгының бу таләбен канәгатьләндермәгән иде.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгының Уфадагы Навальный штабы (штаблар Русиядә экстремист дип танылды һәм тыелды) волонтеры Ольга Комлевага дәгъвасы нигезендә Уфаның Дим район мәхкәмәсе карарын 27 гыйнварда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы 2021 елның 31 гыйнварында полиция хезмәткәрләре митингта эшләгән өчен активисттан компенсация түләттерү таләбе белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә Комлеваны министрлыкка 1,1 миллион сум түләргә тиеш дип тапкан.

Сентябрьдә Дим районы мәхкәмәсе бу таләпләрне канәгатьләндермәде, полиция хезмәткәрләренең эш көне булмаган көндә эшләүләреннән килгән чыгымны Русиянең эчке эшләр министрлыгы каплау сәбәпле, төбәктәге министрлык дәгъвачы булырга тиеш түгел, диде.

Шулай да дәгъвачы моның белән риза булмыйча, карарны Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Комлева журналистларга Югары мәхкәмә карарына кассация шикаяте бирәчәген әйтте. Активист әлегә акчаларны ничек түләячәген белми.

Куәт оешмалары Ольга Комлевага, активист Илһам Янбердинга һәм Навальныйның Уфадагы штабының* элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышевага карата мәхкәмәгә барлыгы 4,7 миллион сумлык алты шикаять бирде.

Хокук саклаучылар фикеренчә, активистлар 2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында полициянең эшләве өчен түләүләрне, туклануга һәм бензинга чыгымнарны капларга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG