Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 37 балага коронавирустан вакцина ясалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада коронавирус йоктыру очраклары балалар арасында да арткан, 27 гыйнвар иртәсенә булган мәгълүматка күрә, ДРКБ стационарында 80 бала бар.

Коронавирустан үсмерләрне вакциналауның беренче көнендә Татарстанда 37 балага вакцина ясатканнар. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Михаил Жаворонков хәбәр итте.

"Кичә барлыгы 37 бала вакциналанды. Әмма минемчә, ата-аналарга, укытучыларга барлык кирәкле мәгълүматны җиткерүебездән соң, һәм мәктәпләрдә эшли башлавыбыздан соң аларның саны шактый артачак. Әлегә бу безнең беренче карлыгачлар", дип белдерде Жаворонков республиканың коронавирус белән көрәш оператив штабының "Instagram"-дагы туры элемтәсе барышында.

"Спутник М" вакцинасын 12-17 яшьлек үсмерләр яшәү урыннарындагы поликлиникаларда ясата ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителүгә язылып, аларга үз педиатрларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, ата-аналар вакцинага ирекле ризалык бирүләре турында гариза тутырырга тиеш булачак.

Вакцинаның икенче дозасын ясатканнан соң, зурларга биргән кебек үк, үсмерләргә дә вакциналану турында сертификатлар тапшырылачак диелә.

Татарстанның республика балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) балалар пульмонологы, врач-педиатр Илнур Закиров туры эфирда әйтүенчә, коронавирус белән авырып, ДРКБга килүче балаларның саны моңа кадәр булмаганча арткан.

"Бу беркемгә дә сер түгелдер, дип уйлыйм – без хәзер авыруның иң югары ноктасында. Без инде ике еллап эшлибез һәм бу кадәр авыручылар агымы, бу кадәр "уңай" (тестлы) балалар бездә булмаган иде әле", диде Закиров.

Педиатр сүзләренчә, 27 гыйнвар иртәсенә ДРКБ стационарында 80 бала ята.

23 гыйнварда Татарстанга яшүсмерләр өчен әзерләнгән "Спутник М" вакцинасының беренче партиясе китерелүе хәбәр ителгән иде.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш педиатры Светлана Сенек белдергәнчә, хәзерге вакытта республикада балаларның коронавирус белән авыру очраклары артуы күзәтелә. Балалар авыруны күбесенчә җиңел кичерә, тик ковид белән бергә грипп йоктыру очрагында чир авыррак уза, ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG