Татарстанга яшүсмерләр өчен әзерләнгән "Спутник М" вакцинасының беренче партиясе китертелде. Бу хакта коронавирус белән көрәш штабы хәбәр итә.
Азатлыкка билгеле булганча, Татарстан мәктәпләрендә уку елының өченче чиреге башыннан балаларына вакцина кадатырга риза булган ата-аналардан рөхсәтләр җыела башлады, укучыларның беренчел исемлеге төзелде. Яшүсмерләргә вакцина кадау ихтыяри булачак, балага вакцинаны бары тик аның әти-әнисенең язма рөхсәтеннән соң гына кадый алачаклар, дип көтелә.
Татарстанга 2 880 вакцина килгән, дип хәбәр итте "Реальное время" басмасына Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. Шул ук вакытта республика яшүсмерләр өчен 200 мең вакцина сораган булган. Бу Татарстанда 12-17 яшьтәге балаларның 80%-ын тәшкил итә.
Алдагы көннәрдә вакцина Татарстан медицина оешмаларына таратылачак. Яшүсмерләр вакцинациясе атна уртасыннан башланыр дип көтелә.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш педиатры Светлана Сенек белдергәнчә, хәзерге вакытта республикада балаларның коронавирус белән авыру очраклары артуы күзәтелә. Балалар авыруны күбесенчә җиңел кичерә, тик ковид белән бергә грипп йоктыру очрагында чир авыррак уза, ди ул.
Рәсми хакимиятнең соңгы мәгълүматына күрә, Татарстанда ковидтан авыручылар саны 45 228гә җиткән. 23 гыйнвар көненә авырудан барлыгы 1 556 татарстанлы вафат булган, диелә. Белгечләр бу статистиканың нык киметелгәнен белдерә.
Гыйнвар аенда рәсмиләр Русиягә COVID-19-ның омикрон штаммы килүен белдерде. "Соңгы көннәрдә авыручылар кисәк артты, ләкин хастаханәләрдә авыручылар үсеше күзәтелми. Безгә хәзер беренче ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кирәк. Һоспитальдә буш ятаклар бар. Кирәк булса, аларны өч тапкырга арттыра алабыз", дип белдерде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!