Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда экстремист оешмаларга катнашы булган затларга депутатлыкка сайлануны тыйдылар


Бу затларның әлеге оешмага катнашы булуын мәхкәмә ачыкларга тиеш диелә.

27 гыйнварда Башкортстанның Дәүләт җыены республиканың Сайлаулар турындагы кодексына үзгәртүләр кертте, аларга ярашлы "экстремист яки террорчы оешмалар эшчәнлегенә катнашы булган" затларның пассив сайлану хокукы чикләнә.

Документка күрә, моннан соң мәхкәмә ликвидацияләгән яки эшчәнлеген тыйган иҗтимагый, дини һәм башка оешмаларның эшчәнлегенә катнашы булган кешеләр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә оешмаларына сайланып куела алмаячак.

Төзәтмәләрдә әйтелгәнчә, бу тыюлар оешманың экстремист яки террорчы дип танылып һәм мәкхәмә тарафыннан ликвидацияләнүгә кадәр өч ел дәвамында оештыручыларга, анда җитәкче һәм җитәкче урынбасары булганнарга, коллегиаль оешмалары әгъзаларына кагыла. Тыю мәхкәмә карары чыгып биш ел узганчы гамәлдә кала.

Документта әйтелгәнчә, "әгъзаларының, хезмәткәрләренең һәм башка затларның" мондый оешмаларга катнашы булуын мәхкәмә ачыкларга тиеш.

Канун өлгесен кабул итү өчен 81 депутат тавыш биргән, биш кеше каршы чыккан, сигез депутат үз фикерен белдерүдән тыелып калган. Тавыш бирүләр фикер алышуларсыз гына узган.

Уфадагы Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә "экстремист оешмалар" дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элеккеге юристы Федор Телин Idel. Реалии-га әйтүенчә, "төбәк үзенчәлекләренә ярашлы" дискриминацияләүче төзәтмәләр Алексей Навальный көрәштәшләренә генә түгел, "Башкорт" тыелган оешмасы вәкилләренә дә кагылачак.

  • Экстремист дип танылган оешма тарафдарларына сайлауларда катнашуны тыючы канун (аны "ФБКга каршы канун" дип тә йөртәләр) Русия думасы тарафыннан ашыгыч төстә май ахырында кабул ителде. Яңа канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмага кагылышы булган кешеләр Русиядә сайлап куела торган теләсә-кайсы органга сайлана алмый. Бу тыю оешма җитәкчеләре, анда катнашучылар, волонтерларга гына түгел, гомумән, оешмага финанс, киңәш белән, матди яктан яки "башка төр" ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак. Аерым алганда, оешма эшчәнлегенә кагылышы бар дип саналу өчен кешегә аны хуплаган сүзләр әйтү дә җитә. Андыйларга өч ел дәвамында сайлауга намзәт булу тыелачак. Оешма җитәкчеләре исә биш елга мондый хокуктан мәхрүм ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG