Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык университетта татар теле укытучылары өчен икенче курс чыкты


Видеокурстан күренеш
Видеокурстан күренеш

Курсны университет сайтында узып була. Чыгышлар татар теле укытучылары өчен Казан мэриясе семинарларында төшерелде.

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар" дип аталган курс барлыкка килде. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала.

Курс чыгышлары октябрь-декабрь айларында Казан мэриясе һәм мәгариф идарәсе оештырган татар теле укытучылары семинарларында төшерелде. Аларны киңрәк аудиториягә карарга мөмкинлек булсын өчен чыгышлар төшерелде һәм Ачык университет сайтына урнаштырылды, дип аңлатты Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

Курс 3 модульгә бүленгән, һәр модульда татар теле укытучылары, чит тел укыту тәҗрибәсе, психология һәм гомум педагогика чыгышлары бар. Темалар арасында татар телен укытуда заманча дигитал ресурслар, телгә мәхәббәт уяту юллары, дәрестә уен технологияләрен куллану, тел өйрәнүгә мотивация, татар теле укытучыларына һөнәрдән ничек сүрелмәскә кебек мәсьәләләр тәкъдим ителә.

Моннан тыш укытучылар өчен курста чит илләрдә татар телен онлайн укыткан "Alima Academy" җитәкчесе Алимә Сәлахетдинова, Токио университеты аспиранты Юто Һишияма тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Моңарчы 2019 елда "Ачык университет"та татар теле укытучылары өчен "Мөгаллим" дип аталган курс оештырылган иде инде. Вилданова сүзләренчә, ул платформада иң популяр курсларның берсе булып тора.

2021 ел азагында Казан мэриясе туган телләр елы уңаеннан татар теле мөгалимнәре өчен телне һәм әдәбиятны заманча һәм нәтиҗәле укыту турында семинарлар циклын оештырган иде. Чараларда Казанның күпчелек татар теле укытучылары катнашты.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер 18 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, акча белеме, татар дизайны, PR-менеджмент нигезләре һәм башка темаларга курслар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG